Г.Тукай иҗатын өйрәнүдә методик традицияләр hәм заманчалык

(Г.Тукай иҗатына багышланган дәрес эшкәртмәсе)

ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Рәзимә ӘМИРОВА,

Алабугадагы 4 нче гимназиянең I квалификация категорияле туган тел укытучысы

Кадерле Тукай бабабыз

Халкы өчен яшәгән ул,

Әрнегән, янган, көйгән;

Киләчәк буынны кайгырткан,

Үз туган телен сөйгән…

ФДББС шартларында татар теле hәм әдәбияты дәресләрендә Г.Тукай иҗатын өйрәнүдә барыбер дә кайбер методик традицияләргә нигезләнеп эшләргә туры килә. Мин дә шундыйларның берсен – “Укучыларның проект эшчәнлеге”н кулланып эшләргә тырышам. Бу, үз чиратында, укучыларны иҗади эшчәнлеккә этәрә. Мисал өчен, 5 нче сыйныфта Г.Тукайның иҗатын тирәнрәк өйрәнгәндә, без башта алдагы сыйныфларда үткән материалны кабатлыйбыз, искә төшереп узабыз. Балалар әкият яисә шигырь геройларына характеристика бирәләр, эчтәлеген сөйләп күрсәтәләр. Ниhаять, «Шүрәле» поэмасына тукталабыз. Бергәләп мультфильмын да карап үтәбез. Укучылар барсы да проект эшенә үз өлешен кертсен, иҗади эш белән шөгыльләнә алсын өчен, мин аларны командаларга бүләм (шулай иткәндә, балаларда ярышу, алдынгы булу теләге барлыкка килә). Командаларда биш-алты укучы туры килә. Проект эшенең темасын игълан иткәч, укучыларга, алардан нинди мәгълүматлар табу таләп ителәчәген аңлатам. Командалар, үзлекләреннән интернет ресурсларны, китапханәләрдә тупланган материалларны кулланып, үзләренең проект эшләрен башкарырга тиеш булалар. Инде дә аларга тулырак аңлаешлы булсын өчен, өстәмә, юнәлешле сораулар бирүем белән дә ярдәм итәргә тырышам, чөнки мин биргән сораулар, укучыларга проект эшен җиңелрәк башлап җибәрергә этәргеч булып торачак. Мәсәлән:

– Әкияттәге Шүрәле нинди булган? (Укучылар характеристика бирә.)

– Шүрәле нинди образ: уңаймы, тискәреме?

– Шүрәле яшәгән урманны сурәтлә.

– Былтыр нинди образ: уңаймы, тискәреме?

       Проет эшенең темасы: «Бүгенге көн Шүрәлесен сез ничек күз алдына китерәсез? Әгәр дә ки, җир йөзендә бердәнбер Шүрәле генә калган булса, сез нишләр идегез?

Максат:

  1. Укучыларны Г.Тукай иҗаты белән якыннанрак таныштыру.
  2. Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен hәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
  3. Табигатькә хөрмәт, мәрхәмәт, игътибарлылык тәрбияләү.

Җиhазлау: Г.Тукай портреты, китапларыннан күргәзмә, компьютер презентациясе, проектор, музыкаль үзәк, кереш сүз, Г.Тукайның төрле әсәрләреннән рәсемнәр, фотосурәтләр.

Дәрес барышы

Презентациядә Г.Тукай тормышына кагылышлы фотосурәтләрне карап узабыз. 1 нче слайд – Габдулла Тукай сурәте.

Укытучы.         

Язмышың да бик кыскадыр hәм аяныч,

Синең мирас халкың өчен зур таяныч;

Улын зурлап, халкың сиңа: «Тукаем» – ди,

Беркайчан да исемеңә тап төшерми.

Алга таба әдипнең гаиләсен, тормышын чагылдырган фотосурәтләр күрсәтелә. Укытучы, аларга кагылышлы шигырь юллары укып, бер-бер артлы кадрларны күрсәтеп уза:

 

Хак Тагалә бәхетебезгә

Безгә Тукайны биргән;

Алай гына да түгел, ул аны

Татар итеп иңдергән.

Халкының шатлык-кайгысын ул

Йөрәгенә сыйдырган;

Аның тугры хезмәтчесе,

Илаhи бер зат булган.

Язмыш нәни Габдулланы

Әз генә дә аямый;

Яклаучысыз, ятим бала,

Ач тамагы – бер сабый.

Бабасында артык тамак,

Чит ул үги әбигә;

Яланаяклы үксезнең

Кирәге юк беркемгә.

Шагыйрь бик төгәл тасвирлый

Моңлы балачакларын;

Еламый укый алмыйсың,

«Исемдә  калганнар»ын.

«Яшәргә» – диеп ашкынган,

Шагыйрьнең  яшь йөрәге;

Егерме биш яшьтән узгач,

Калган санаулы көннәре.

Гомере кыска булса да,

Бик бай истәлекләргә;

Язмышы Тукайны йөрткән

Төрле-төрле җирләрдә.

Кушлавыч, Өчиле, Сасна,

Уральский, Казанда,

Туган җиргә тарткан күңле,

Кайда гына булса да.

Бөтен җаны-тәне белән

Бирелгән ул халкына;

Иң соңгы сулышында да

Тугры калган антына.

Ике мең дә унберенче –

Габдулла Тукай елы!

Күңелләрдә мәңге яшәр

Халкымның сөйгән улы!

Быел менә йөз утыз ел

Булды Тукаебызга;

Ул – бетмәс-төкәнмәс мирас

Киләчәк буыныбызга!

 

Дәресне дәвам итеп, укытучы укучыларга Г.Тукай шигырендәге Кырлай табигатен сурәтләгән слайдларны карап узарга тәкъдим итә. Укучылар, hәрбер слайдка телдән характеристика биреп, сөйләп узалар. Аннары укучыларга әсәргә кагылышлы берничә сорау бирелә, ул сорауларга җавапларны бергәләп ачыклау уздырыла. Моны «Акыл штурмы»  дип атарга мөмкин:

– Үзен Былтыр дип атаган егетнең нинди күркәм сыйфатлары бар? Атагыз әле. (Тырыш, эшчән, кыю, батыр йөрәкле, үзе хәйләкәр дә, зирәк, акыллы егет.)

– Әйтегез әле, борынгы бабаларыбыз ни өчен урманның хуҗасы бар дип ышанганнар. Сезнеңчә, ни өчен урманга хуҗа кирәк булган соң? (Җаваплар тыңлана.)

Укытучы. Әйе, безнең борынгы бабаларыбыз табигатьне үз итеп, якын итеп, саклап яшәгәннәр. Алар тормышның бер бик яхшы кагыйдәсен бервакытта да онытмаган: «Без бит үзебез дә – Табигатьнең бер өлеше, без –Табигать балалары». Шуңа да яшәү чыганагы булган суны, азык-төлек чыганагы булган урманны алар бик тә кадерләгәннәр. Кирәгеннән артыгын әрәм итмичә, саклык белән кулланганнар, рәхмәтле була белгәннәр. Шулай итеп, урманның сакчысы Шүрәлене хөрмәтләп, ул урманны явызлардан саклый дип ышанганнар. Уйлап карагыз әле, бүгенгесе көндә урманның хәле ничек? Аны кем саклый? Табигатьне кешеләр кадерлиләрме? Бүгенгесе көндә урманнарыбызның сакчысы – Шүрәлесе бармы икән? Бүгенгесе көндә урманның агачларын кисәргә, үз мәнфәгатенә файдаланырга теләгән Былтыр кебекләрнең холкы ниндирәк икән?

Шундый төр сораулар ярдәмендә укучыларга киләсе дәрескә проект эшенә этәргеч ясала. Әдәбият дәресе атнага бер генә дәрес булганлыктан, укучыларга проект эшен башкаруга бер атна вакыт бирелә. Укучылар үз чиратларында, интернет ресурсларны, китапханәдә тупланган материалларны кулланып, hәр команда бердәм булып проект эше әзерләп килә.

Киләсе дәрестә hәр команда үз проектын яклап чыга. Чиратлашып hәр укучы үзе әзерләгән материал белән чыгыш ясый. Командалар бер-берсенең эшенә (чыгышына) бәя бирә.

 

Добавить комментарий