Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаджетлар: яманнан – яхшыга    

                                                                                  Тема: Гаджетлар: яманнан – яхшыга Альбина ТУЛБАЕВА,Әгерҗе районы Үтәгән башлангыч-балалар бакчасының I квалификация ка...

                                                                                  Тема: Гаджетлар: яманнан – яхшыга 


Альбина ТУЛБАЕВА,

Әгерҗе районы Үтәгән башлангыч-балалар бакчасының I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 17 ел.


XXI гасырны электрон гаджетлар һәм Интернеттан башка күз алдына китереп тә булмый. Хәзерге заманда челтәрле телефон, планшет, нетбук, смартфон, МРЗ-плеер, электрон китап балалар өчен бердәнбер канәгатьләндерү хисе тудыручы чыганаклар булып тора. Хәтта алар белән балалар өлкән буын кешеләренә караганда да остарак эш итә белә. Россиядә яшәүче 67% халык гаджетларга югары бәя бирә: бер-берең белән бик тиз арада аралашырга, кирәкле информацияне тиз арада үзеңә эзләп табарга була, дип саный. Ләкин начар ягын да искәртәләр: алар сәламәтлеккә зыянлы һәм балаларда бәйлелек тудырырга мөмкиннәр. Бүгенге көндә мондый төр бәйлелеккә хәтта психологлар аерым термин да уйлап тапканнар –номофобия.


Язмам башында «Гаджетлар: яманнан – яхшыга» дип торса да, минем әкрен-әкрен генә гаджетларның яхшыдан яманга таба тәгәрәве турында язасым килә. Дөрес, мин – укытучы, шуңа да мин, заманнан калышмыйча, барлык яңалыкларга ияреп алга барырга тиеш. Укыту-тәрбия процессында яңа алымнар кулланып, төрле электрон ресурсларга мөрәҗәгать итеп, бүгенге көндә үз-үзен югалтмыйча, үз сүзендә торучан, үз-үзенә ышанучан, креатив фикер йөртә белүче укучы тәрбияләргә бурычлыбыз. Ә бу электрон ресурслар исә үз чиратында балалар өчен бик тә файдалы булган логик уеннар уйнарга, фотога һәм видеога төшерергә өйрәнергә, шунда ук аларны бер роликка җыярга, музыка өстәргә мөмкинлек бирә. Гади китап кына укымыйсын, электрон китапка мөрәҗәгать итәсең. Соңгы модельләрдә хәтта әсәрне тыңлап та, видеосын карап та була. Саный китсәң – искитәрлек! Ләкин күзебезне ачыйк, уяныйк, җәмәгать!


Китапханәләргә йөрүче, китап укучы юк дип зарланабыз, балаларыбыз кешеләр белән матур итеп аралаша белми дибез, мәктәпкә парта араларына утырганчы ук балаларыбыз авыру, күзләре начар күрә дип лаф орабыз, кешеләрнең бер-берсенә карата битарафлыгын күреп шаккатабыз. Нигә, ни сәбәпле дип баш ватабыз. Җавап гади һәм җавап бер – гаджетлар.


Бу тема буенча төрле тармакларда эшләүче һөнәр ияләренең фикерләрен белергә теләп, берничә кеше белән әңгәмә кордым. Гомер буе башлангыч сыйныфларда укыткан укытучы гаджетларның укыту процессында кулланылуы каллиграфиягэ начар яктан йогынты ясавын, шулай ук грамоталылыкның да түбәнәюенә китерүен әйтте. Ә менә татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыларның электрон китаплар һәм смартфоннардан кирәкле чыганакларны табып файдалана белүен  киресенчә уңай бәяләде. Чөнки күп кенә авылларда китапханәләр юклыгы укучы балаларга әдәби әсәрләр табып укуда зур кыенлыклар тудыра. Ә гаджетлар исә – бу авыр ситуациядән чыгуның менә дигән ысулы. Шул ук вакытта ул кечкенә чагында кулына әдәби китап алып укыганына сөенүен белдерде. Күп кенә фән ияләре исә гаджетларны еш куллану аркасында дәресләрдә игътибарлылык кимүенә, балаларның мөстәкыйль фикер йөртү сәләтләренең тоткарлануына һәм сөйләм телләренең фәкыйрьләнүенә басым ясады.


Ә менә көллияттә белем бирүче укытучыларның фикере башкачарак: алар гаджетларга карата уңай фикердә. «Замана баласы һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга, үзенә кирәкле материалны тиз генә эзләп таба белергә тиеш. Ә укытучы исә аларга бары тик юнәлеш кенә бирүче», – диләр.


Әти-әниләр балаларының мәктәптә дә,өйдә дә планшет, телефон, смартфон куллануларын бары тик тискәре яктан гына билгеләп үтәләр. Алар фикеренчә, балалар гаджетларны күбрәк күңел ачу өчен генә куллана. Гаиләләрдә гәүдә төзелеше үзгәрү, күз күреме начараю очраклары арта, телефоннарга карата бәйлелек барлыкка килә, бер сәбәпсезгә тиз арада  ярсып китү очраклары күбәя диләр.


Ата-аналардан югарыда санап үтелгән фикерләрне ишеткәч, озак еллар балалар табибы булып эшләгән ханымның гаджетларга карата ни уйлавын беләсем килде һәм әти-әниләрнең балаларда барлыкка килгән үзгәрешләрне күреп борчылулары мине шаккаттырды. Чынлап та, планшет, телефоннарны озак вакытлар куллану күз күременә тискәре йогынты ясый, күзләрнең даими рәвештә көчәнүе аларның кибүенә китерә икән. Башны түбән иеп, бертөрле позада утыру умыртка сөягенең кәкерәюенә, кешенең артык симереп китүенә, баш миендәге нейроннарның эшчәнлеге бозылуга, телефоннарга бәйлелек, йокы сыйфатының начараюына, игътибарлылык, хәтер һәм күз алдына китерү кебек сәләтләрнең түбәнәюенә сәбәпче була икән. Шуны искәртеп үтәсем килә: Америка Кушма Штатларының эшмәкәре, танылган уйлап табучы, IT-технологияләренең пионеры Сти́вен Джобс та балаларга гаджетлар кулланырга рөхсәт бирмәгән.


Язмам ахырында шуны әйтәсем килә: заманча укыту-тәрбия процессында икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп яңа технологияләр кулланып укыту – һәр укытучының төп бурычы. Дөрес, дәресләрдә интерактив такталар, смартфоннар, планшет һәм башкалар, һичшиксез, кулланылырга тиеш, ләкин чама белән. Хәзерге яшь буынны гаджетлар кулланудан берничек тә тыеп булмый. Безгә ничек тә барыбыз бер булып, бердәм булып, балаларны бу ресурслардан дөрес итеп файдаланырга өйрәтергә генә кирәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ