Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаджетлар...

 Тема: Гаджетлар: яманнан яхшыгаӘдилә МИНХУЗОВА, Әгерҗе районының Кичкетаң урта мәктәбе инглиз теле укытучысы, эш стажы – 9 елХәзерге чорда тормышыбызны гаджетлардан башка куз алдына китерү мөмкин түг...

 Тема: Гаджетлар: яманнан яхшыга


Әдилә МИНХУЗОВА,
Әгерҗе районының Кичкетаң урта мәктәбе инглиз теле укытучысы, эш стажы – 9 ел

Хәзерге чорда тормышыбызны гаджетлардан башка куз алдына китерү мөмкин түгел: алар төрле өлкәләрдә эшчәнлек алып баручыларга да, көнкүрештә дә ярдәм итәләр. Нинди эшкә тотынсаң да, кунел ачсаң да, күңелеңне сагыш басканда яраткан җырыңны ачып тыңласаң гына да күңелгә тынычлык, җан рәхәте аласын.


Бездән өлкәнрәкләр гаҗәпләнәләр: без кечкенәрәк вакытларда калькуляторлар да гаҗәеп бер могҗиза булып тоела иде, бүгенге тормышыбызны гаджетлар чорнап алганын сизми дә калганбыз. Хәзер инде чыбыксыз телефоннар да, компьютер, планшет ише нәрсәләр дә көндәлек җайланмаларның бер өлеше, хәтта бала-чага кулында курсәк тә гаҗәпләнмибез, гадәти бер нәрсә итеп күрәбез.


Бугенге көндә фән-техника зур үсеш алды. Һәр  өй акыллы җайланмалар белән шыгрым тулы: кер юу, савыт юу машиналары, тузан суырткычы, микродулкынлы мичләр, телевизорлар, мультиваркалар дисеңме. Һәр көнне яңадан яңа җайланмалар уйлап табыла яки искеләре камилләштерелә. Бу җайланмалар кеше тормышын тамырдан үзгәртте.  Алар йорт эшләрен җиңеләйтә: барлык төр шакшы һәм авыр эшләрне (әйтик җыештыру, кер юу, савыт юу һәм башкалар) башкаруда ярдәм итә.


Берничә дистә еллар элек кешеләр смартфон, планшет, айфон кебек төшенчәләр белән таныш та түгел иде, ә хәзер исә һәркем диярлек шулар белән куллана. Һичшиксез, болар иң яхшы һәм кызыклы приборлар, алар ерактагы дус-туганнар белән элемтәдә торырга ярдәм итә, хәтта скайп аркылы бушлай күзгә-күз карап сөйләшергә дә була.


Бу унайлы гаджетлардан башка бер көн дә тору мөмкин тугелдер. Ләкин, ныклап уйлап карасаң, әлеге технологияләрнең җитешсез яклары да бар.


Беренчедән, табиблар раславынча, бөтен электрон гаджетлар да  сәламәтлек өчен куркыныч. Мәсәлән, компьютерлар каршында озаклап  утыру, күз күреме начарлануга, баш авыртуына, скалиоз, остеохандроз һәм башка авыруларга китерә. Шулай ук, кәрәзле телефоннар да үзләренең электромагнитлы нурланышлары белән баш миенә бик зыянлы икән.


Икенчедән, барлык замана приборлары безне ялкаулар һәм пошмасҗаннар итеп  “тәрбияли”. Бу артык авырлык җыюга, ягъни, симезлеккә китерә.


Ни генә булмасын, тормыштан артта калып булмый бит, замана белән бергә атларга кирәк. Шуңа күрә, компьютер, планшет, интерактив такта, телефон кебек кайбер җайланмаларны үземнең дәресләремдә кулланам: компьютердан кинофильмнар, видеолар карыйбыз, телефоннан башка ил кешеләре белән аралашабыз. Шушы кулланмалар дәресләрне күпкә кызыклырак итә, минемчә.


Йомгаклап шуны әйтәсе килә, бу җайланмаларның өстенлеге күбрәк, чөнки алар тормышыбызда мөһим урын алып торалар.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ