Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаджетларсыз тормыш була аламы?

Гаджетлар: яманнан яхшыгаЧулпан ГЫЙЛЬМУЛЛИНА,Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбенең I квалификация категорияле информатика һәм математика укытучысы. Педагогик стажы – 25 ел.Соңгы елларда кешеләргә игьти...

Гаджетлар: яманнан яхшыга


Чулпан ГЫЙЛЬМУЛЛИНА,


Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбенең I квалификация категорияле информатика һәм математика укытучысы. Педагогик стажы – 25 ел.


Соңгы елларда кешеләргә игьтибар иткәнегез бармы сезнең? Кая гына карама: ниндидер чираттамы ул, метродамы, парктагы утыргычтамы – бер үк картина күзгә ташлана. Кешеләр телефон, планшет, ноутбукларының экраннарына текәлгәннәр дә, бөтенләй башка дөньяга чумганнар. Алар нәрсәдер карыйлар, укыйлар, кемгәдер җавап бирәләр. Кыяфәтләренә үк нәрсәгәдер борчылу чыккан, кайберләрендә битарафлык чагыла. Яшьләр кампаниясендәгеләрнең дә бер-берсе белән шатланып-көлешеп аралашасы урынга телефоннан аерыла алмыйча утырулары кызганыч, әлбәттә. Җәмәгать транспортында барганда да наушниксыз кешеләр сирәк. Урамдагы кешеләр дә телефоннан сөйләшеп баралар. Кешеләр әйләнә-тирәләрендә нәрсә булганына да игътибар итми башладылар. Хәтта кайберәүләрнең уйларга да вакытлары юк... Менә шудый заманда яшибез!


Бөтен тормышыбызны биләп алган гаджетларга википедиядә нинди билгеләмә бирелгәнен карыйк әле. Менә үзем дә сизмәстән Интернетка кереп киттем, бер дә сүзлек актарып утырмыйм!


«Гаджет – кешенең тормышын җиңеләйтү һәм камилләштерү өчен кулланыла торган зур булмаган җайланма».


Бу – чынлап та шулаймы соң? Чынлап та, гаджетлар безнең тормышны камилләштерәме? Гаджетларның безнең тормышка тәэсирен билгеләү өчен аларны төрле яклап тикшереп карыйк әле. Бу хакта без информатика дәресләрендә укучылар белән бик күп сөйләшәбез, фикерләшәбез, кайвакыт бәхәсләшеп тә алабыз. Менә без укучылар белән бергәләп нинди нәтиҗәләргә килдек.


Башта тискәре якларына тукталыйк. Алда күрсәтеп киткәнемчә, иң беренче чиратта, кулланучыларда гаджетлардан бәйлелек барлыкка килә. Йөз дә беренче тапкыр электрон почтаны ачып карау, тиз генә социаль челтәрдәге яңалыклар битенә кереп чыгу, Инстаграммда фотолар карау, лайклар кую, комментарийлар язу. Я булмаса киресенчә, ниндидер бер фотоны челтәргә куйганнан соң кемнәргә ошады икән, кемнәр комментарий язды икән дип минут саен кереп карап торулар... Шушыларның бөтенесен бергә санасаң, кешеләрнең көнгә ничә сәгате бушка уза, бәйлелеккә әрәм була. Ә вакыт бит чиксез түгел...


Икенчедән, без кешеләр белән шәхси очрашып аралашуларны скайп аша, челтәрләр аша аралашуга алмаштыра барабыз. Виртуаль дөнья безнең бөтен вакытыбызны тартып ала бара. Элегрәк без моны укудан, эштән  соң вакытта гына эшләсәк, хәзер һәрбер минутта без Интернеттан аерылып тора алмыйбыз. Интернет кына «тотсын» да, гаджетлар гына кул астында булсын!


Яңа гаджетлар артыннан куучыларның күп булуыннан җитештерүчеләр бик оста файдалана. Вакыт узган саен яңадан-яңа модельләр уйлап табып торалар. Һәр яңасы алдагысыннан уңайлырак, күбрәк функцияләр башкара, камилрәк. Бәяләрне дә куя белә алар. Искеләре модадан чыга бара, сатудан төшеп кала, яңаларын көн саен телевизордан рекламалап торалар. Күпләр кызыга инде, әлбәттә. Һәм акчалар, кайвакыт соңгылары да шушы яңа гаджетларны сатып алуга китә.


Уеннарның күбесе логик фикерләүне үстерүгә түгел, ә вакыт уздыруга гына корылган. Ә кулланучылар бит бихисап! Спорт белән шөгыльләнәсе, интеллектларын үстерү өстендә эшләү урынына «баскыч» арты «баскыч»ка күтәрелү, шул уңышлары белән мактану...


Ә хәзер укучылар күрсәткән уңай якларны карап китик. Беренчедән, гаджетлар кирәкле информацияне тиз һәм җиңел генә табарга ярдәм итә. Элек моның өчен китапханәләргә барырга кирәк булса, хәзер кул астыңда телефоның булса – шул җитә. Икенчедән, бу – вакытка да күп экономия ясый.


Өченчедән, камилләшү һәм үз өстеңдә эшләү мөмкинлеге. Теләсә нинди лекцияне ачып укыйсыңмы, ютубта дәрес карыйсыңмы, китап укыйсыңмы, яңа шөгыль өйрәнәсеңме – әллә кая барырга кирәкми. Барысы да хәзерге моментта һәм теләсә кайсы урында! Берничә сәгать  буе «бөке»ләрдә утыручылар яки юлда булучылар өчен бу мөмкинлек бик тә уңайлы.


Тормышыңның теләсә кайсы моментын тарихка кертеп калдырасың килсә, фотога  яки видеога төшәргә дә гаджетлар ярдәмгә килә.


Гаджетларның тиз аралашу чарасы буларак та роле бик зур.Теләсә кайсы вакытта, җирнең теләсә кайсы почмагындагы кеше белән дә тиз арада элемтәгә кереп була. Укытучы эшен дә без хәзер ватсаптагы группалардан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Тиз арада кирәк булган отчетны тагын кайдан  секундлар эчендә җибәреп була, язарга теләмәсәң сөйләп кенә җибәрәсең...


Берәү дә каршы килмәс – гаджетларның безнең тормышыбызга тәэсире бик зур. Алда без аларның кайберләренә генә тукталып киттек. Ләкин менә бу тәэсир уңаймы, тискәреме? – безнең бары тик үзебездән генә тора. Аларның безнең үсешне, балаларыбызның үсешен тоткарлаячакмы, әллә үсешенә ярдәм итәчәкме икәне дә үзебездән тора. Һәр кешенең үз тормышы үз кулларында! Дөрес юлны сайлыйк һәм балаларыбызны да шул юлдан алып китик!



 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ