Гасырларны тоташтыручы галим, мөгаллим

Индира Илдар кызы САФИУЛЛИНА,

Апас районы Апас урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Педагогик стажы – 34 ел

Танылган әдәбият галиме, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Казан  федераль университетының мактаулы профессоры, күпсанлы дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче… Сүзем – татар иленең горурлыгы, милли рухы сакчысы, яклаучысы, тарихи хәтеребезне йокысыннан уятып, үткәннәр белән бүгенгене ялгаучы, төгәл, кешелекле, ягымлы Хатыйп Миңнегулов турында .

«Ак алъяпкычларда ак канат,

Күңел оча гүя акчарлак…»

Бу җырны ишеткән саен, хәтердә 35 ел йөргән истәлекләр яңара … Җәй. Игенчеләрнең тырыш хезмәтен зурлагандай, кояш елмая, нурлары белән иркәли. Юлның ике ягыннан тезелеп киткән агач-куаклар тырыш халкыма һәйкәл булып үскән һәм туган ягым табигатенә ямь биреп тора. Соңгы кыңгырауның моңлы җыр төсле тавышы, мәктәп эченә генә сыя алмыйча, ерак-еракларга таралганнан соң, дәфтәдәреслекләр, кара такта, парталар, сыйныфташлар белән саубуллашып,  имтихан тапшырырга баруым минем. Хыял диңгезендә йөзәм. Казан, университет дигән сүзләр  күңелемне кытыклый.

…Шөкер, хыялымда йөрткән уку йортында белем алу; югарыда телгә алынган Хатыйп Йосыф углы Миңнегуловтан дәресләр тыңлау бәхетенә ирештем. (Алга таба Хатыйп абый дип кенә язармын, чөнки ул үзенә шулай эндәшкәнне ярата иде. «Әгәр дә укучыларыгыз абый, апа дип дәшә икән- шатланыгыз, татар балалары якын күргән мөгаллимгә шулай дип әйтә», –дигән сүзләре бүген дә колагымда яңгырый.)

Остазымның бөтен эшчәнлеге халыкка хезмәт итүгә юнәлтелгән. Аның рәсми, гыйльми дәрәҗәләре, мактаулы исемнәре санап бетергесез: филология фәннәре докторы; “Казан университетының атказанган профессоры”; Фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның дәүләт бүләге иясе; Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе; Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы); Кол Гали, Гаяз Исхакый, Җәмал Вәлиди, Сөббух Рәфыйков, Һади Атласи, Шиһабеддин Мәрҗани исемендәге премияләр лауреаты;“Халыкара ел кешесе” (Кембридж, 1998); Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы; Халыкара казакъ-төрек университетының “шәрәфле профессоры”; «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе… Эшчәнлеге күпкырлы: филолог, әдәбиятчы, тәнкыйтьче, тюрколог, ориенталист, педагог, текстолог, дәреслекләр авторы; Казан дәүләт университетында һәм Татарстан укытучылар белемен камилләштерү институтында гыйльми совет әгъзасы , Россиянең Мәгариф һәм Фән министрлыгы каршындагы «Россия халыклары телләрен һәм әдәбиятларын федерация югары уку йортларында укыту секциясе»нең рәисе, Бөтендөнья тюркологлары ассоциациясенең президиум әгъзасы, Казан дәүләт университетында докторлык диссертацияләре яклау советының рәис урынбасары… Ул – меңәрләгән укытучыларны, журналистларны, фән һәм иҗат әһелләрен тәрбияләүдә турыдан-туры катнашкан мөгаллим-остаз да. Аның җитәкчелегендә ике дистәдән артык фән кандидаты һәм докторы әзерләнгән. Күпләгән фәнни хезмәтләрнең гыйльми мөхәррире, дистәләгән халыкара, шулай ук ил,  республика күләмендәге басмаларның,  журналларның редколлегия әгъзасы да  Хатыйп абыебыз.

Көр тавыш белән үтемле, җанлы, образлы итеп сөйләү осталыгы бөтен кешегә дә бирелми.  Профессорның исеме җисеменә туры килә.”Хатыйп” гарәпчәдән “ вәгазь сөйләүче”, “яхшы оратор” мәгънәләрен аңлата. Теләсә кайсы аудиториядә  үзен иркен хис итә. Әгәр дә әдәбият тарихы, берәр әдәби күренеш яисә гыйлем-мәгърифәт турында сөйли башласа, теләсә кайсы  тыңлаучыны үзенә әсир итә; илһамлана-илһамлана үзе сөйли торган күренешне төрле яктан характерлый, аны тарихи яктан да, хәзерге күзлектән чыгып та сыйфатлый. Аның һәр чыгышы халкыбызга тирән мәхәббәт, хөрмәт белән сугарылган һәм ул хөрмәт тыңлаучыларга да күчә. Тикмәгә генә  берничә тапкыр “Иң яхшы укытучы-лектор” дигән исеменә лаек булмаган инде ул.

“Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер”, ди татар халык мәкале. Хатыйп абый  бертуктаусыз хәрәкәттә: ул илебездәге һәм чит илләрдәге  фәнни оешмалар, галимнәр, вузлар белән тыгыз элемтәдә тора. Һәрвакыт юлда: Мәскәү, Санкт-Петербург, Истанбул, Әнкара, Хельсинки, Киев, Ташкент, Дүшәнбе, Алматы, Уфа, Ашхабад, Нурсолтан, Җаек, Пекин һәм Евразиянең башка  шәһәрләрендә уздырылган гыйльми симпозиум-форумнарга бара, аларда даими катнаша, фәнни докладлар белән чыгыш ясый. Шуның белән дөнья җәмәгатьчелеген халкыбызның әдәбият һәм мәдәният өлкәләрендә ирешкән казанышлары белән таныштыра, еш кына андый форумнарда татар халкының бердәнбер вәкиле булып катнаша.. Шунысы да мөһим: чит илгә һәр сәяхәтеннән соң, юл хатирәләре язып,  вакытлы мабугатта бастыра, ягъни укучыларны да  чит илләрдәге яңалыклар, галимнәрнең хезмәтләре, мәдәният яңалыклары белән таныштырып барырга вакыт таба олуг галим. Сокланмый мөмкин түгел: соңгы ун елда гына да  халыкара конференцияләрдә йөздән артык (әйтүе генә җиңел – йөздән артык!) доклад белән чыгыш ясаган.

Дөресен әйткәндә, бу кадәр хезмәтне бер генә зат башкарганлыгына ышанып бетеп тә булмый. Каян килә бу кадәр эшлеклелек,  максатка тугрылык?  Хатыйп абый шундый кешелекле, белемле булып үсүенә этәргеч, көч, өмет биргән кеше дип иң беренче чиратта әнисе Гайнелхәят апаны атый: “ Әнкәй безнең өчен гадәти ана гына түгел, ата да (әтисе Йосыф фронтта һәлак була), президент та, прокурор да булды. Аның һәр сүзе, һәр ым- карашы безнең өчен катгый закон иде.Ул безне бик кыен елларда да ашатты, киендерде, хезмәтебез белән көн күрергә, кешеләрне рәнҗетмәскә, тыйнаклыкка, туганлыкның кадерен белергә өйрәтте. Безнең өчен олы, абруйлы зат, рухи терәк булды.”

Һәм Хатыйп абыйның ихтыяр көченә сокланмый мөмкин түгел.Студент чагында ул йокларга иртә ята да, иртәгәсен сәгать 4 – 5тән торып (ул вакытта тулай торакта тыныч, әле барысы да йоклый), фән белән шөгыльләнә башлый. Соңгы елларда ул, ишетүемчә, хәтта төнге сәгать ике-өчләрдә үк торып эшкә утыра икән. Мондый яшәү рәвеше аңа гаҗәеп зур, продуктив иҗат җимешләре китерә: сиксән яшьлек юбилеен ул җитмешкә якын китап-монография, меңнән артык фәнни мәкалә белән каршылый. Шөкер,татар халкының олпат галиме бүген дә хәрәкәттә һәм актив иҗатын, фәнни эзләнүләрен туктатмый.

Татарның да иң-иң затлысы ул,

Гаделлекнең олы үрнәге.

Хатыйп абыебыздан белем алу –

Ул бит безгә язмыш бүләге!

Хатыйп Йосыф улы – ярты гасырдан артык  Казан университетында студентларга белем биргән олуг мөгаллим,татар әдәбиятының бай мирасын бөртекләп-бөртекләп яшь буынга тапшыручы, гомере буе җыйган байлыгын түкми-чәчми студентларга җиткерә баручы. Борынгы чордан алып, бүгенге көнгә кадәрге меңъеллык татар әдәбиятының бөтен чорларын бертигез дәрәҗәдә өйрәнгән шәхесләребез бармак белән генә санарлык! ( Ә остазыбыз Кол Галине дә, Тукайны да, Исхакыйны да, Рәдиф абый Гаташ белән Клара апа Булатоваларны да менә дигән белә, һәрберсе турында язып чыкты.)

“Һәр сандугач үз алмагачын мактый” дигәндәй, үз  укытучың хезмәтенә бәя бирү җиңел түгел. Ләкин шунысы бәхәссез: мөгаллим, галим дигән бөек исемне  һәрбер кеше дә лаеклы йөртә алмый. Аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч, ныклы иман һәм аңа тугрылык кирәк. Күп сынаулар үтеп, тормышның гүзәллеген , яшәү мәгънәсен аңлап, чын кеше булып , нинди генә авырлыклар кичерсә дә, кешелек сыйфатларын югалтмыйча, шатланган чагында кемнеңдер борчулы икәнен һәрчак истә тотып, кайгы килгәндә  үзенекенә караганда күп мәртәбә зуррак кайгылы кешеләр барлыгын онытмыйча, яшәеше, эш –гамәле белән Укытучы, Галим исемен аклап, гасырларны гасырларга тоташтырып, гомер елларын барлаучы Хатыйп абый Миңнегулов  шундый бөек шәхесләрнең берсе.

Добавить комментарий