Геометрия – бик тә кирәкле фән, минемчә

Земфира Рәис кызы МУЛЛАНУРОВА,

Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле математика укытучысы. Педагогик стажы – 25 ел.

XXI гасыр фән һәм технологиянең ашкынып үсүе белән характерлана. Безнең тормышны фән һәм аның казанышларыннан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Борынгы кешеләр табигатькә бик нык бәйле булсалар, хәзерге заман кешелеге исә яңа, ясалма, үзе өчен кулайрак булган «табигать» тудыра һәм аны тагын да камилләштерә. Яңа технологияләр, казанышлар кешеләрнең яшәү рәвешен, материаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен файдаланыла. Бу – шулай булырга тиеш тә, чөнки борынгы заманнардан ук һәрбер ачышны ниндидер практик ихтыяҗ тудырган (мәсәлән, геометрия җир үлчәү дигәнне аңлата, ягъни җир үлчәү ихтыяҗыннан барлыкка килгән фән). Төгәл фәннәрнең тормышта кулланылышын без сизмибез дә, әйтерсең, гел шулай булган һәм булачак. Һәрбер фәннең әһәмияте бик зур. Алар үзара хезмәттәшлек итеп кенә яңа казанышларга ирешә ала, ягъни симбиоз барлыкка китерәләр. Шулай да, төгәл фәннәр арасында иң әһәмиятлесе – минемчә, математика. Бу фән тирә-ягыбызны өйрәнү, аңлау теле булып тора. Ул безнең тормышыбызны тәртипкә сала, әйләнә-тирә дөньяның күптөрле күренеш, вакыйгаларын аңларга, аңлатырга ярдәм итә. Башка фәннәр исә (физика, химия, биология, география, астрономия һ.б.) барысы да математик фактларга таяна, аның кагыйдәләрен, методларын файдалана. Кыскасы, һәр фәннең нигезендә математика ята. Ул барлык фәннәрне бер системага берләштерә һәм шуның белән кешелекнең үсешен тәэмин итә. Дистә еллар элек «Кеше математикадан башка ничек яши?» дигән темага сочинение өчен премия игълан ителгән. Ләкин бүгенге көндә дә аны беркем алмаган, чөнки бу теманы ачучы, аны исбатлап күрсәтүче табылмаган һәм табылмаячак та.

Укытучы буларак, мин яшь буынга дөрес тәрбия һәм белем бирү проблемасына туктамый кала алмыйм. ФДББС укучыларга белем бирүне генә түгел, аларны мөстәкыйль белем алырга өйрәтүне алгы планга чыгарды. Шулай ук укучы алган белемнәрен практикада дөрес кулланырга, үз алдына максат куеп аңа ирешергә тиеш. Моның өчен гипотезаны факттан аера алырга, үз фикереңне төгәл аңлатырга, куелган максатларга ирешүнең оптималь юлларын алдан күрә белергә кирәк. Балаларның тормыш тәҗрибәсе җитәрлек булмау сәбәпле, алар күп кенә фәннәрне кирәксез дип саный. Мәсәлән, геометрияне. Мәйдан, күләм формулаларын нигә өйрәнеп торырга? Кирәк булган очракта кибеттәге консультантлар барысын да исәпләп, бәяне чыгарып бирә бит. Ләкин француз архитекторы Ле Корбюзье әйткәнчә: «Все вокруг – геометрия». Геометрик фигуралар тирә-ягыбызны әйләндереп алуын әйтеп торасы да юк. Аннан тыш, геометрия  анализларга, исбатларга өйрәтә. Мондый сәләткә ия кешеләр һәрвакыт төгәл, дөрес фикер йөртә, аларны алдау мөмкин түгел. Укыту фәне буларак, геометрия укучыларның танып белү активлыгын, кызыксынучанлыгын, логик фикерләү һәм пространство күзаллавын үстерергә тиеш. Бу сәләтләр аларга киләчәктә инженер, икътисадчы, юрист яки программист һ.б. һөнәр ияләре булырга мөмкинлек бирә. Геометриянең нигезендә исбатлау ята, нәкъ менә ул юриспруденциянең  нигезен тәшкил итә. Геометрия интуиция һәм күзаллауны, димәк, иҗади сәләтләрне дә үстерә.

Ләкин укучыларга геометрия фәнен укыту авыр, чөнки заман балаларының күбесенең логик фикерләү сәләте, пространство күзаллавы түбән – кирәкле информацияне эзләп торасы юк, чөнки ул интернетта әзер. Бу – бигрәк тә азкомплектлы авыл мәктәпләрендә сизелә – балалар саны аз, араларында сәләтлеләрнең «концентрациясе» елдан-ел кими: глобаль шәһәрләшү шаукымы. Шулай ук китап укымау да геометрия укытуга тискәре йогынты ясый, дип исәплим мин: әсәрләр укыганда укучы анда сурәтләнгәнне укый, анализлый, күз алдына китерә, үзенчә урнаштыра, бизи. Баш мие күпме «эш» башкара, укучының пространство күзаллавы да үсә. Ә балалар нинди дә булса әсәрне укуга караганда аның буенча төшерелгән фильм карауга өстенлек бирә. Чыгарылыш сыйныф укучыларын БДИга «куу»ның да тискәре йогынтысы бар: анда геометрик биремнәр чагыштырмача азрак баллар бирә (икенче бүлектә), ә әзерлек өчен күбрәк көч таләп итәләр. Шулай да балалар геометрия дәресләренә теләп йөрсеннәр, хәтта өстәмә дә шөгыльләнсеннәр өчен нишләргә соң? Минемчә, мөмкинлекләр булган очракларда, дәресләрне мәктәп стеналарыннан алып чыгарга, күбрәк практик дәресләр оештырырга кирәк. Мондый дәресләр нәтиҗәлерәк була. (Мәсәлән, өчпочмаклар охшашлыгын кулланып, биек обьектларны үлчәү дәресе). ФДББС мөмкинлек биргән  дәрестән тыш өстәмә сәгатьләрне мин авторлык программасы буенча Я.И.Перельманның «Занимательная геометрия» китабын файдаланып үткәрәм. Шулай ук авторлык программасы нигезендә (рецензент – Сафина Р.Н.) «V – VI сыйныфларда геометрия фәненә кереш» курсын алып барам. Укучылар мондый дәресләрдә актив катнаша һәм алар вакытның узганын сизмиләр дә. Математикадан БДИ биремнәре арсындагы стереометрик С2 биремен укучылар өйрәнергә теләми, чөнки дөрес күз алдына китерә алмыйлар. Шуңа күрә чишүнең аналитик ысулын өйрәтү – кайбер укучылар өчен отышлы вариант. Берничә ел элек координаталар методына карата материаллар интернетта юк дәрәҗәсендә иде, шуңа күрә мин үзем «С2 биремнәрен координаталар методы белән чишү» дигән презентация эшләдем, хәзер дә аны уңышлы файдаланам.

Язмамның ахырында шуны искәртәсем килә: кешелек һәрвакыт төгәллеккә, тәртипкә һәм гармониягә омтылган һәм омтылачак.  Ходай тәгалә үзе үк һәр җан иясен симметрик формада яраткан. Төгәл фәннәрнең тормыштагы роле бик зур. Дәүләтнең үсеше югарырак булган саен аның фәннәр үсешенә игътибары зуррак була. Татарстанда да фәнне үстерүгә, кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелә, ягъни киләчәккә инвестиция салына.  Мисал итеп халык теленә «Шәймиев мәктәбе буларак кергән яңа полилингваль белем бирү комплексын китерергә мөмкин. Анда заманча алымнар белән белем биреләчәк. Мәктәпнең максатлары бик изге: бүгенге көндә татарча белем алып, тиешле югарылыкка үсеп җитү авыр дигән фикерләрне үзгәртү, берничә телне камил белгән зыялылар буыны  тәрбияләү. Аның нәтиҗәләрен без берничә елдан соң тагын да ачыграк күрәчәкбез.

 

Добавить комментарий