Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң матур тел- туган тел!

Тема: Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасыЭнҗе ЗАҺИДУЛЛИНА, шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы, педагогик стажы 22 елТатар теле. Туган...

Тема: Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы


Энҗе ЗАҺИДУЛЛИНА,


шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы, педагогик стажы 22 ел


Татар теле. Туган тел. Бу сүзләр күп мәгънәгә ия. Ә татар теленең мәктәп программасындагы бүгенге хәлен актуаль проблема дип саныйм. Чөнки бу көннәрдә  татар мәктәбенең язмышы, татар теленең киләчәге турында күп сөйләнде. Шуңа да, бирелгән темалардан “Замана шартларында татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы” дигәнен сайладым.  Туган тел дәресләрендә укучыларымда телебезне өйрәнүгә һәм саклап калуга омтылыш булдыру максатыннан, дәресләремдә кулланган эш алымнары белән уртаклашырга булдым.


Язмамны башлар алдыннан, балачагым, мәктәп укучысы булган елларым хәтеремдә яңарды. Татар мохитендә үссәм дә, туган телебезгә аеруча мәхәббәт уяткан берничә шәхесне атап китим әле. Татар авылы мәктәбендә башлангыч белемне биргән беренче укытучым Анна Николаевна Афанасьеваның саф татар телендә камил сөйләшүенә сокланып үстем. Әниемнең апасы, күп еллар татар теле һәм әдәбияты укыткан Фәүзия Мөхәммәтхан кызы Касыймова һәм туганнан туган абыебыз, Казан шәһәрендә туып үскән, күп еллар медицина академиясендә студентларга рус телендә белем биргән,  профессор, Татарстан фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Марат Минһаҗ улы Гимадеевларның әдәби телдә сөйләшүләре әсир итә иде мине. Димәк, без - башлангыч сыйныф укытучылары - туган телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен аны үзебез камил белергә, матур итеп сөйләшергә һәм алдынгы технологияләрдән артта калмыйча укытырга, укучыларыбызга үрнәк булырга  тиешбез.


Туган тел - белем һәм тәрбия алуга ачкыч ул. Чөнки, баланың аң үсеше, чынбарлыкны танып белү тирәлеге киңәюе, фикерли белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе туган телен яхшы белүенә бәйле. Татар халкының милли мирасы аша милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләп, башлангыч сыйныф укучыларының телне яхшы үзләштерүләренә ирешергә мөмкин.


Хәзерге вакытта татар теле дәресләрендә уңышлы кулланыла торган ме­тодлар: аңлату, сөйләү-лекция, әңгәмә, өлешчә эзләнү яки эвристик, дәреслек өстендә эшләү, күнегүләр, мөстәкыйль эш методлары. Бу методлар белән эшләгәндә,  төрле алымнар кулланам.


Аңлату. Бу - таралган методларның берсе.   Күрсәтмә әсбаплардан (таблица, схема, рәсемнәр һ.б.) фай­даланып, төрле мисаллар өстендә өйрәнә торган материалны укучыларга аңлатам, шул ук вакытта укучыларның танып белү эшчәнлеген активлашты­руны да күздә тотам. Әдәби уку дәресләрендә әдипләребезнең китапларыннан күргәзмә төзеп, әсәрләрнең  кызыклы өлешләрен укып, балаларда китап укуга кызыксыну уяна. Шулай ук дәресләрдә, үзем иҗат иткән шигырьләрне укыйм, язучылар иҗатын өйрәнгәндә аларның шигырьләренә язылган җырларны башкарам. Балалар күңеленә үтеп керү юлларын табам. Моның өчен тәнкыйти фикер йөртү технологияләрен кулланам.


Сөйләү – лекция методын кулланганда укучыларның игътибарын җәлеп итү, уйлау һәм кабул итү сәләтләрен үстерү максаты белән, дәресләрдә танып белү бурычын, танып белү сорауларын кую, проблемалы ситуация тудыру кебек алымнарны да файдаланам, мисалларны алда өйрәнгәннәр белән чагыштырып бирү алымын кул­ланам. Ләкин сөйләм аңлаешлы, эмоциональ, эзлекле һәм мисаллар ярдәмендә исбатланган булырга тиеш.


Әңгәмә балаларга аеруча ошый. Бу метод укучыларның танып белү мөстәкыйльлекләрен активлашты­рырга, уйлау сәләтләрен үстерергә, сыйныфтагы барлык укучыны да эшлә­тергә ярдәм итә. Ул төрле тип дәресләрдә һәм дәресләрнең төрле этабында, ягъни яңа материалны өйрәткәндә дә, аны ка­батлаганда, гомумиләштергәндә һәм укучыларның белемнәрен бәяләгәндә  дә кулланыла ала. Шуңа күрә аны,  сорау-җавап рәвешендә дә, фикер алы­шу, дәлилләү, төрлечә фараз итү рәвешендә дә үткәреп була. Фикер йөртү нәтиҗәсендә, сорауларга җаваплар табалар, шуны нигезлиләр һәм исбат итәләр. Шул итеп өйрәнә торган грамматик күренешләрне, аларның төп билгеләрен ачыклыйлар һәм гому­ми нәтиҗәгә киләләр, нәтиҗәне дә укучылар үзләре ясарга тырышалар.


 Дәреснең уңышлы үтүе өчен, әңгәмә вакытыңда мин укучылар алдына сорауларны дөрес куюга игътибар итәм: сорауны укучыларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштырырлык, фикер­ләрен үстерерлек, өйрәнә тор­ган тел күренешләрен таба һәм аларны анализлый алырлык итеп куярга кирәк. Сорау өч төрле була ала: төп сораулар, өстәмә һәм ярдәмче сораулар. В.А. Сухомлинскийның “Уен - кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган бер очкын ул”, - дигән сүзләрен истә тотып, әңгәмә барышында уен элеменлары кертәм. Әсәрләрне сәхнәләштерү укучыларым өчен бик тә кызыклы.


Өлешчә эзләнү яки эвристик метод белән эшләгәндә, укучыларның эзләнүе, сораулар бирүе,  куелган сорауларга җавап табып, нәтиҗә чыгаруы тора. Монда эвристик әңгәмә проблемалы мәсьәләләр ку­елу белән бергә алмашып алып барыла. Проблеманы мөстәкыйль чишү максат итеп куела. Логик эзлеклелектәге өлешләргә бүленгән, укучыларга авыр­рак бирелә торган материалның бер өлеше, күрсәтмәлелектән файдаланып, аңлату - әңгәмә методлары ярдәмендә бирелсә, икенче бер өлешен исә укучылар үзләре чишәргә тиеш булалар, белемне алар мөстәкыйль рәвештә үзләштерәләр.


Сүз төркемнәрен кабатлаганда, “Алтын сүзләр” тапканда  Кластер төзүне уңышлы саныйм. Белемнәрне тикшергәндә Plickers программасы ярдәмгә килә, кодлар ярдәмендә балалар  җавапларны билгелиләр, ә программа мизгел эчендә тикшереп тә бирә.


Күрсәтелгән методлар белән эшләү уңай нәтиҗәләр бирә дип саныйм. Бу методлар балаларның уку сәләтен арттыра, һәм югары сыйфат күрсәткече алырга ярдәм итә. Укучылар  дәресләрдә актив катнашалар, кызыксыналар, эзләнәләр.


 Тырышлыгыбызның нәтиҗәсе: укучыларым белән конкурс, олимпиадаларда катнашабыз. Быел 2 сыйныфта укучы укучыларым белән “ТатарТеле.ИНФО” һәм “Беренчелек” халыкара олимпиадаларында катнашып җиңүче таныклыкларына ия булдык. Укучыларга белем бирүдән тыш, безнең гимназия тәҗрибә мәйданчыгы да булып тора. Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә белемнәрен күтәрүче башлангыч сыйныф укытучылары өчен туган тел һәм әдәби уку дәресләреннән  ачык дәресләр, мастер-класслар тәкъдим итәбез.


“Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала”, - дип яза Роберт Кеннеди. Укытучы эшчәнлегендә уңышсызлыклар булмый тормый, бары тик алардан курыкмаска, вакытында күрә һәм төзәтә белергә кирәк. Киләчәктә үземә тагын да укыту алымнары үзләштерү  һәм яңа методлар белән эшләүне максат итеп куям.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ