Логотип Магариф уку
Цитата:

Абруй казану укытучының үзеннән тора

Тема: Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?Мөнирә ХАҖИПОВА,Лениногорск районы Иске Иштерәк төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стажы – 35...

Тема: Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?


Мөнирә ХАҖИПОВА,
Лениногорск районы Иске Иштерәк төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стажы – 35 ел
Укытучы абруе, абруйлы укытучы – шактый киң кырлы төшенчәләр. Беренче чиратта, бу – балалар, ата-аналар алдында, авылдашлар арасында абруй казану, ягъни үзеңнең тырыш хезмәтең, кешеләргә, укучыларга булган мөнәсәбәтең аркылы хөрмәткә ия булу. Бу төр абруй, беренче чиратта, укытучының үзеннән тора.
Абруйлы укытучы диюгә, күз алдыма минем беренче укытучым – Татарстанның атказанган укытучысы Зәки абый Ханов килеп баса. Бала чакның иң якты истәлекләре шушы шәхес, без белем алган башлангыч мәктәп белән бәйләнгән. Бик күп яхшы укытучылар, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән остазлар очрады минем тормыш һәм хезмәт юлымда. Шулай да үз хезмәтенә тугрылык, балаларны ярату, аларны белем алырга һәм хезмәт сөяргә өйрәтү ягыннан Зәки абыйга тиңнәре булмагандыр.
Чын мәгънәсендә абруйлы укытучы иде ул. Шулай булмаса, Минзәлә районының иң ерак бер почмагында урнашкан кечкенә генә авылга, ике генә бүлмәдән гыйбарәт булган агач мәктәпкә ул вакытта Татарстанның мәгариф министры Мирза Мәхмүтов килер идеме икән? Мин ул вакытта шушы мәктәпнең икенче сыйныфында укый идем. Абруй ул матди байлык кына түгел, ул - хезмәтең белән яулап алынган танылу. Чын укытучының абруе укучылар, халык алдында беркайчан да түбән төшмәде дип әйтәсем килә.
Бүгенге көндә дә укытучының абруе юк дип әйтмәс идем мин. Бу, бигрәк тә, авыл җирендә нык тоемлана, чөнки монда һәр кеше, аның һәр кылган гамәле күз алдында, шуңа күрә укытучы абруй яулауны үз хезмәтенә намуслы мөнәсәбәттән башларга тиеш. Авылда укытучы күз өстендәге каш кебек, бар яктан да үрнәк булып торучы шәхес. Аның тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы, гаилә хәлләре, күршеләре белән мөнәсәбәте дә абруена йогынты ясамый калмый.
Абруй казану өчен болар гына җитми, әлбәттә. Моның өчен мөгаллим, беренче чиратта, үз эшенең чын остасы булырга, үз фәне белән укучыларны кызыксындыра алырга, үзенә алмаш булырдай укучылар әзерләргә, балаларны хөрмәт итәргә тиеш.
Укытучы һөнәрен сайлавыма, беренче чиратта, остазларымның матур үрнәкләре сәбәпче. Бүгенге көндә 30 дан артык укучым минем һөнәремне дәвам итә икән, димәк, мин дә аларның күңелендә үз фәнемә, һөнәремә мәхәббәт тәрбияли алганмын дигән сүз. Мәктәптә 35 ел эшләү дәверендә мин үземнең укучыларым, аларның әти-әниләре, авылдашлар тарафыннан һәрчак хөрмәт тоеп яшәдем, шуның белән үземне бик тә бәхетле саныйм. Хезмәтемне бәяләмәделәр дип тә әйтә алмыйм, югары категорияле укытучы, Россия һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан булдырылган грантларга ия булдым, "Хезмәт ветераны”статусы бирделәр, хәтта медаль белән дә бүләкләделәр.
Алда әйткәнемчә, укучылар алдында абруй казану тулысынча укытучының үзеннән тора, тик җәмгыять тә укытучының абруен күтәрүдән читтә калмаска тиештер бит. Укытучы кем алдында гына хисап тотмый бүген, кем иренми, шул укытучыны тикшерергә үзен хокуклы дип саный.
Авыл җирендә сыйныф җитәкчесе бер ай эшләгән өчен бер мең сумга якын акча ала. Көлке, шулай бит. Тагын кайда бер ай буе шул хакка эшләп йөриләр? Ә нәрсә генә таләп ителми сыйныф җитәкчесеннән? Укучың дәрестән тыш ниндидер тәртипсезлек эшли – син гаепле, укучы кыз ирсез бала таба икән – анысына да син гаепле, әти-әнисе эчкече икән – син карамагансың. Күпме кәгазь эше! Көн саен яңаларын уйлап чыгарып кына торалар!
Җәмәгатьчелекне укытучылар күп акча ала дигән мифка тәмам ышандырып бетерделәр бит. “Эшләгез, сез акча аласыз!” – дип кенә җибәрәләр. Дөрес, Мәскәү укытучылары бездән 3-4 тапкырга күбрәк ала хезмәт хакын, бәлки, бездә дә шулай дип уйлыйлардыр. 2010 елда Төркиягә барган идем. Анда башлап эшләүче укытучыларның хезмәт хаклары бер мең доллар дигәннәр иде, моңа өстәп укытучыларга тагын бик күп төрле льготалар каралган, әйтик, ел саен укытучы Төркиянең теләсә кайсы курортында бушка дәвалана ала.
Дөрес, укытучы акча өчен генә эшли икән, ул мәктәптә эшли алмый. Мәктәп эше ул – җан таләбе. Шулай булса да, үзеңне кеше итеп тою, үзеңә карата хөкүмәт тарафыннан яклау, хөрмәт хисләре сизү артык булмас иде.
Бүген авыл мәктәпләре, бигрәк тә татар мәктәпләре шактый кызганыч хәлдә калды. Күп кенә ата-аналар ТДИ, БДИ бирүне сылтау итеп, балаларын татар мәктәпләренә укырга бирүдән баш тарталар, татар телендә белем бирүче мәктәпләрнең саны елдан-ел азая. Татар мәктәбе дип саналучыларының да күбесендә, әти-әниләр соравы буенча дигән булып, күпчелек фәннәрне русча укыталар. Укытучының абруен күтәрүне, бәлки, тулаем мәгариф системасына йөз белән борылудан башларга кирәктер. Авыл мәктәпләренең дә материаль-техник базасын ныгыту, укытучыларга түләүне дә авыл мәктәбенең үзенчәлеген исәпкә алып үзгәртү бүгенге көндә бик тә актуаль, максатка яраклы шәйдер. Укытучыга күбрәк ышаныч күрсәтеп, хезмәтен тиешенчә бәяләсәләр, укучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә, җәмгыять өчен дә отышлырак булыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ