Логотип Магариф уку
Цитата:

Каюм Насыйри – мәгърифәтче-галим

Гүзәлия Зөфәр кызы ГАРИФУЛЛИНА, Чистай районы Татар Талкышы урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 33 ел.ТАССР оешуга – 100 ел. Татарстан Республик...

Гүзәлия Зөфәр кызы ГАРИФУЛЛИНА,
Чистай районы Татар Талкышы урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 33 ел.
ТАССР оешуга – 100 ел. Татарстан Республикасының чәчәк атуына, Россия дигән зур дәүләттә шанлы урын тотуына халкымның мәгърифәтле булуы зур роль уйнагандыр. Мәгариф өлкәсендә бөек шәхесләребез санаулы гына түгел,  кайсы чорда яшәүләренә карамастан, аларның хезмәтләре бүгенгесе көндә дә актуаль. Бар гомерен буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт итүгә багышлаган татар галиме һәм әдибе, татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле Каюм Насыйрига аерым тукталасым килә.
Мәгариф системасында балаларга әхлак тәрбиясе бирү һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Без, башлангыч сыйныф укытучылары, балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри хезмәтләрен киң  кулланабыз. «Китап-әт-тәрбия» дигән хезмәте тәрбия сәгатьләрендә, тәрбияви чараларда беренче ярдәмче китап булып тора. Ата-аналар белән балалар арасында аңлашылмаучанлык көннән-көн арта барган заманда, әхлакый кыйммәтләр югала барган чорда Каюм Насыйриның әхлак һәм тәрбия өлкәсендәге фикерләре дә гаять әһәмиятле. Бигрәк тә аның хезмәт тәрбиясен алга сөрүе, кешенең характерында уңай сыйфатлар хезмәт процессында формалашуы турында әйткән фикерләре зур әһәмияткә ия дип саныйм. «Баланы хезмәт тәрбияли», – дигән ул.
Каюм Насыйри үз хезмәтләрендә шәхес тәрбияләүгә кагылган проблемаларга зур урын биргән. Безнең буынга калдырган фәнни-педагогик мирасы өчен без тирән рәхмәтлебез. «Алма агачыннан ерак төшми», диләр. Бала ата-анасыннан үрнәк ала, аны кабатлый. Галим «Әхлак рисаләсе» дигән хезмәтендә моны анык күрсәтә: «Балалар һәрни күрсә, һәрни кылса, ата-анасыннан күреп кыладыр. Атасында, анасында һичбер кимчелек күрмәй үссен, чөнки баланың табигате шундый ки, күбрәк олыларга иярәдер».
Мәгърифәтче, галим, педагог Каюм Насыйри гомерен тәрбия эшенә багышлаган тәрбияченең шәхесенә, аның әхлакый йөзенә, аның укыту эшенә зур игътибар бирә. Тәрбияче белемле, киң күңелле, түземле, әдәпле булырга тиеш дип саный ул. Барлык әхлак сыйфатларына ия булганда, акыллы киңәшләр бирергә сәләтле, һәр хәрәкәте, сүзе, гамәле белән тәрбияли алганда гына яшь буынны мондый тәрбиячегә ышанып тапшырырга була. Балаларга тәрбия бирү өчен, иң беренче чиратта үзебез тәрбияле булу кирәк. Без –укытучылар балаларны тормышның һәр мизгелендә, хәтта үзебез алар янында булмаган чакта да тәрбиялибез. «Кырык бакча» китабында галим: «Әгәр кемне дә булса нәрсәгә дә булса өйрәтергә телисең икән, иң элек син үзең бу эшне бик яхшылап өйрән, сиңа карап башкалар да бу эшкә өйрәнергә теләр», – ди.
Мин Каюм Насыйриның тәрбиядә берничә педагогик принцибына тукталып киттем. Ул тәрбияви сабакларны гыйбрәтле мисаллар, җанлы сюжетлар ярдәмендә бирә, шунлыктан алар һәркемгә аңлаешлы, кызыклы, мәгънәле. Бүгенге буын балаларын мәгърифәтче К.Насыйриның бүгенге көндә тамчы да актуальлеген югалтмаган бай мирасы белән тәрбияләргә иде. Бүген  аның иҗади мирасыннан башка мәктәптә тәрбия эшен оештыруны күз алдына да китерү мөмкин түгел.
Каюм Насыйриның халыкка күрсәткән хезмәте, фәнгә, мәдәнияткә керткән өлеше еллар үткән саен ачыла бара. Бөек мәгърифәтченең тәрбияви фикерләре, хикмәтле сүзләре безнең өчен яшәү өлгесе, дөрес юлны күрсәтүче маяк булып тора.
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ