Логотип Магариф уку
Цитата:

Китап: үткәне, бүгенгесе, киләчәге

(V – VII сыйныф укучылары өчен китапханә дәресе)Чулпан СӘЙФУЛЛИНА,Мамадыш районы Көек-Ерыкса урта мәктәбе китапханәчесе Әлеге чара укучыларда китап укуга кызыксыну тәрбияләү, сөйләм телен, фикерләү сә...

(V – VII сыйныф укучылары өчен китапханә дәресе)


Чулпан СӘЙФУЛЛИНА,


Мамадыш районы Көек-Ерыкса урта мәктәбе китапханәчесе


Әлеге чара укучыларда китап укуга кызыксыну тәрбияләү, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, фәнни-эзләнүгә этәрү максатыннан үткәрелде.


Кичәне үткәрү өчен җиһазлар: китаплар күргәзмәсе (китапханәдә булган иң зур һәм кечкенә, иң күләмле, иң кыйммәт, иң иске һәм иң яңа китаплар), компьютер, проектор.


Укучылар төркемнәргә бүленә: тарихчылар, статистлар, мәгълүмат туплаучылар, «Риза» һәм «Каршы» командалары, фаразлаучы.


(Кичә «Бәйрәм бүген» дигән җыр (Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи көе) башланып китә.)


Китапханәче. Исәнмесез, укучылар, укытучылар, кадерле кунаклар! Әйе, без бүген, чыннан да, бәйрәмгә җыелдык. Китап бәйрәменә. Китапның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сүз алып барырбыз.


1 нче укучы. Китап – күңел кояшы, тән көзгесе. Ул яхшылык эшләргә өнди. Китап зур акыл ияләренең таҗы, дөнья гизеп йөрүчеләрнең әйдәп баручысы. Ул – гаилә дусты, авырган чакта дәвалаучы, ялгыз калганда юатучы, илне идарә итүчегә киңәшче. Китап – бик борынгы заман кешеләренең киләчәккә җиткерергә теләгән фикере, уйлары; таш гасырлардан техника, компьютер заманасына җибәрелгән мирасы.


Чыгыш ясау өчен алдан әзерләнгән төркемнәребез бар, хәзер сәхнәне аларга бирик. Хәзер тарихчыларыбыз сезне бик борынгы китаплар тарихы белән таныштырыр.


Тарихчылар төркеме:


1 нче укучы. Беренче китаплар һәм беренче китапханәләр кайчан, кайда барлыкка килгән соң? Бу сорауга берничә төрле җавап бар. Без сезгә берсен тәкъдим итәбез.


Борынгы Көнчыгыштагы иң борынгы дәүләтләрнең берсе Тигр һәм Ефрат елгалары арасына урнашкан Шумер булган. Шумерлылар б. э. к. 4 мең ел элек инде укый-яза белгән. Алар пиктография, ягъни рәсемле язудан башлаганнар. Рәсемнәр акрынлап гадиләшкәннәр һәм тамгалар –идеограммалар булып калганнар. Алар яшәгән як урманнарга ярлы булган. Мохтаҗлык барысына өйрәткән. Шумерлылар балчыктан ясалган өйләрдә яшәгәннәр һәм китапларны да балчыктан ясаганнар. Юеш чакта балчык плитәләргә очлы таякчыклар белән тамгалар төшергәннәр. Бу китапларда  мәкаль һәм әйтемнәр, мәсәл һәм табышмаклар, җырлар һәм хәтта туган илгә мәдхия дә булган.


2 нче укучы. Борынгы Ассирия китапханәсе моннан 130 еллар элек инглиз галимнәре тарафыннан казу эшләре алып барганда табыла. Храмнарны һәм сарайларны дошман һәм ут җимергән. Идәннәре балчык астында калган. Ләкин шулай да анда китапларның калдыкларын табарга мөмкин. Ашшурбанипал китапханәсендә, матур әдәбият белән беррәттән, медицина, астрономия, тарих, грамматика буенча фәнни хезмәтләр дә бар. Андагы китапларның битләре бик зур – 32х32 см., калынлыклары 2,5 см. булып, чып- чын яссы кирпечне хәтерләткән. Ә битләр бер-берсенә йөзәрләп теркәлгән. Йөз балчык биттән торган китапны күз алдыгызга китерегез әле! Биеклеге 2,5 метр! Алдыңа куеп та, диванга ятып та укый алмыйсың!


Укучы чиратлап берничә битне алган. Битләр буталмасын өчен плитә башына китапның исеме, ахырына аннан соң килүче битнең беренче сүзен язганнар. Бу – ул вакытта нумерацияне алмаштырган. Менә шулай, дуслар, балчыкка рәхмәт белдерми торып, китап тарихы турында сөйләү мөмкин дә түгел.


3 нче укучы. Балчык китаплардан тыш, пергаментка, каен тузына, папируска язылган китаплар да булган. Гасырлар үтү белән китапларны кәгазьгә басу эше җайга салына.


4 нче укучы.


Һәр шәһәрдә, һәр авылда


Иртән, көндез, кичләрен


Китап бизи һәрбер өйдә


Укучының өстәлен.


Яхшы китап белән безнең


Һәркайсыбыз дуслаша.


Без белмәс идек үткәнне,


Яңаны ул булмаса.


Кадерләп тота китапны


Укучы үз кулында.


Акыллы китап үрнәк ул


Безгә тормыш юлында.


5 нче укучы. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнер иде. Шуңа күрә, кайбер китапларны кабат-кабат басканнар. Төрки халыклар да кәгазьгә китап басу эшенә беренчеләрдән булып керешкән. Соңрак татар халкы да үз китапларын булдырган. 1865 елда Казанда беренче шәһәр җәмәгать китапханәсе ачыла. Ә 1906 елда күренекле татар журналисты, тел галиме, җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди тырышлыгы белән әлеге китапханәнең мөселман филиалы булдырыла.


6 нчы укучы. Республикабызда хәзер 1643 китапханә эшли. Шуларның иң зурысы, иң матуры – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе. Аның төп бинасы  КФУ бинасы каршына урнашкан.


Китапханәче. Ә хәзер сүзне икенче төркем укучыларына бирәбез.


Статистлар төркеме (ике укучы, алмашлап, китаплар турындагы кызыклы фактлар белән таныштыра):


1 нче укучы. Дөньяда иң авыр китап –  голландияле Йон-Блау һәм Николас Зисссер төзегән атлас. Ул 2,5 центнер авырлыкта.


2 нче укучы. Иң кыйммәтле китап – Франциядәге «Апокалипс» китабы. Аны 550 млн. доллар дип бәялиләр. Китаптагы 755000 хәрефнең һәммәсе дә алтыннан коелган.


1 нче укучы. Дөньядагы иң авыр да, иң кыйммәтле дә китап – «Изге Иоанн хакыйкате». Ул Швейцария акчасы белән 2 мең франк тора. Аның кыйммәтле ташлар белән бизәлгән тышы гына да 120 килограмм авырлыкта. 150 битле китап 300 сарык тиресеннән эшләнгән иң яхшы пергаментка басылган. Форматы – 75х64 см.


2 нче укучы. Япониядә иң кечкенә китапларның берсе басылып чыккан. Форматы – 4х2,8 мм. Анда 100 шагыйрьнең шигыре тупланган.


1 нче укучы. Кытайда чыккан «Поэзия антологиясе» 400 томнан тора. Анда 2300 кытай шагыйренең 48900 дән артык шигыре басылган.


2 нче укучы. Алманиянең Геттенген шәһәрендә бер китапханәдә 5373 пальма яфрагына язылган китап саклана.


1 нче укучы. Верхейхен шәһәрендә бер кешедә 3,5х3,5мм зурлыктагы китап саклана. Җиде телдә язылган бу текстны лупа ярдәмендә генә укып була.


2 нче укучы. Бирмадагы Мондалай шәһәре гыйбадәтханәсендә иң зур китапларның берсе саклана. 270 «бит» – һәркайсы вак хәрефләр белән дини язу уелган 1,5 м биеклектәге мәрмәр баганалар. Дөньядагы бердәнбер шундый китап 5 га мәйдан били. 2400 монах бу китапны кычкырып укыганнар. Бер-берсен алмаштырып туктаусыз укуга 153 көн киткән. Әлеге китапны ташка иң оста йөз кеше 9 ел буе язган.


1 нче укучы. Дөньядагы иң зур китапханә – 1800 елның 24 апрелендә нигез салынган АКШ конгресы китапханәсе. Аның китап фонды – 90 млн. данәдән артык. Гомуми мәйданы – 26,14 га, китап киштәләренең озынлыгы – 860 км.


2 нче укучы. 1990 елда февраль-март айлары саны булып чыккан «Брайдз» дөньядагы иң авыр журнал булып тора.


1 нче укучы. Ә менә безнең китапханәдә (күргәзмәгә күрсәтеп) мень мондый кызыклы, үзенчәлекле китаплар бар: ... (Иң яңа һәм бик иске, зур һәм иң кечкенә форматлы, иң кыйммәтле китаплар хакында мәгълүмат  җиткерә.)


(«Друг наш неразлучный» (О.Фадеева сүзләре, Э.Колмановский көе) дигән җыр башкарыла. Тагын ике укучы чыгыш ясый. Берсе презентация күрсәтә, икенчесе слайдлар буенча сөйли. (Россиядә элек ничек һәм хәзер ничек укыйлар? Чагыштыру өчен таблица бирелә. Башка илләрдә хәзер ничек һәм нәрсә укыйлар? Шул сорауларга иң яңа мәгъүматлар туплана.)


Китапханәче. Халыкта «Кәгазьгә язылмаган гыйлем әрәмгә югала» дигән гыйбарә бар. Ләкин хәзергедәй яңа технологияләр заманында тузга да, кәгазьгә дә язылмаган информациябез бик күп. Алар – электрон китаплар. Яңа заман – яңа мөмкинлекләр. Яңалыклар сөйләргә сүзне мәгълүмат туплаучыларга – информатикларга бирәбез.


«Мәгълүмат туплаучылар»төркеме:


1 нче укучы. Электрон китап – экраннан укуга яраклаштырып махсус программалар ярдәмендә эшләнгән, текст һәм график элементлардан торган файл. Иңглиздә аны – digital book, русларда цифровая книга дигән термин белән йөртәләр. Гадәти кәгазь китапның скан-күчермәсен дә «электрон китап» дип атыйлар.


2 нче укучы. Электрон китаплар нигездә pdf, epub, mobi, fb2 форматларында. PDF (Portable Document Format) – электрон документлар йөртү өчен иң киң таралган формат. Аны Adobe Systems компаниясе 1993 елда кулланышка керткән, шул вакыттан алып чирек гасыр дәвамында ул үсештә. Әлеге форматтагы китапларны Adobe Reader, Foxit Reader, Cool PDF Reader, STDU Viewer һ.б. башка программалар ярдәмендә укырга мөмкин. Кечкенә райдерлар (телефоннар) өчен җайланганы PDF A-6 исеме белән йөри. EPUB (Electronic Publication) – барлык җайланмаларда да яхшы ачыла торган электрон китаплар өчен махсус эшләнгән формат. Анда текстлар да, рәсемнәр дә кулланыла.


3 нче укучы. Уку өчен түбәндәге программаларның берәрсен сайларга була: JOS платформасында: iBooks, BookMate, i2Reader, Stanza Башка платформаларда: FBReader, AlReader, CoolReader MOBI (Mobipocket eBook) – текст, графика һ.б. үз эченә алган контейнер рәвешендәге файл.


4 нче укучы. Amazon Kindle, Calibre, Cool Reader FB2 (FictionBook) программалары – текст һәм графика куллану мөмкинлеге булган электрон китап форматы. Бу стандарт Дмитрий Грибов һәм Михаил Мацнев җитәкчелегендәге белгечләр тарафыннан эшкәртелгән, төрле җайлангмаларда укыла торган сыйфатлы китап мөмкинлегенә ия. Программалары – BReader, AlReader, CoolReader, STDU Viewer.


5 нче укучы. Электрон китапларны барлык җайланмаларда да укырга мөмкин. Компьютерда, планшетта, «гаджет», «электронная книга», «читалка», «reader» һ. б. исемнәр белән йөртелүче махсус райдерларда, телефонда, смартфонда һ.б. Аларның нинди фирма тарафыннан чыгарылуы һәм нинди операцион системада (windows, jos, android һ.б.) эшләве мөһим түгел.


(6 нчы, 7 нче укучы шушы программалар нигезендә электрон китап укуны оештырып күрсәтә. Укучылар үзләре кайсын кулайрак дип таба, шуның буенча эшләп күрсәтәләр.)


Китапханәче. Хәзер – XXI гасырда кәгазь китапларның роле көннән-көн кими. Билгеле, кемнең генә Л.Н.Толстойның дүрт томлык «Война и мир» китабын дәрескә «өстерәп» йөрисе килер икән?! Әллә ничә мең битлек китапны кеп-кечкенә телефоныңа урнаштырасың да укыйсың. Җитмәсә, кыскача эчтәлеген дә янына «элеп» куярга мөмкиннәр. Шәп бит, әйеме? Тик, китапханәләрдәге меңнәрчә китапның юкка чыгуына илтүче замана түгелме бу? Әйдәгез әле, алдан фараз бирүченең бу уңайдан фикере ничек икән?  Танышып китик.


Фаразлаучы. «Яңа технология җилләре искән заманда электрон китапмы, әллә кәгазь китапмы өстен чыгар?» дигән сорауга җавап эзлибез. Тузан арасында аунап яткан китаплар бүгенге көндә кешелек тормышында зур роль уйнаган планшет һәм гаджетларны алыштыра алырмы? Әллә күп көч түгеп, гасырлар буена басылып килгән «белем чишмәләре» бетүгә дучар булырмы?


Әйдәгез әле, киләчәкне әйтергә ярдәм итәр өчен, «Риза» һәм «Каршы» командаларын бирегә чакырыйк. (Икешәр ата-ана һәм бала чыга. Әит-әниләр – кәгазь китапларның өстенлекле, ә электрон китапларның кимчелекле  якларын, балалар исә, киресенчә, электрон китапның өстенлеген һәм кәгазь китапның кимчелекләрен саный. Укучылар презентация кулланып исбатлый.)


Фаразлаучы. Әйе, яңа технологияләр үсеш алган хәзерге заманда дөнья бер урында гына туктап тормас.  Электрон китаплар да яшьләр өчен генә түгел, өлкәнрәк буын кешеләре өчен дә кулай вариант булачак. Ләкин «И китабым, и китап! Миңа кыл син хитаб! Син генә башымдагы чүп-чарны алырсың утап», – дигән юллар язган танылган шагыйребез Шәехзадә Бабич үзенең «И китап» дигән шигырендә. Укучыларыбыз арасында үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, кәгазь китапны да алар бик яратып укыйлар. Сәбәпләре: китап исен тоеп була; диванга ятып укып була; интернет булмаган лагерьга, сәяхәткә алып барып була һ.б. Димәк, безнең кәгазь китапларыбыз яши һәм яшәячәк, бигрәк тә аларны сакларга әзер булган укучылар барында.


(Бер укучы Г.Тукайның «Китап» шигырен яттан сөйли.)


Китапханәче. Менә, укучылар, китапка, аның үткәненә, бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланган кичәбез тәмам. Бүген сез үзегез өчен шактый кызыклы мәгълүмат алгансыздыр, дип ышанып калам. Китапны укыйк, аны яратыйк. Ул бит – белем чишмәсе, ул бит – рухи хәзинә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ