Әкият сөйлим, тыңла

Эльвира ИСЛАМОВА,

 Актаныш районы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ының педагог-китапханәчесе

ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Чараның максаты:

 укучыларның татар халык әкиятләре турында белемнәрен тикшерү. Балаларны әкиятләрне анализларга  һәм аларның мәгънәләрен ачарга, әкият турында үз фикереңне әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү. Укучыларда татар халык әкиятләре аша әдәп-әхлак, туганлык һәм дуслык сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: Н.Исәнбәт, “Балалар фольклоры” Тат.китап нәшр., Казан, 1984ел. Н.Вәлитова “Татар халык әкиятләре” Тат.китап.нәшр., Казан, 1993 ел.

Җиһазлау:  әкиятләргә иллюстрацияләр, әкият китаплары, уенчык әкият геройлары, аудиокассета  “Әкият сөйлим сезгә”, төсле жетоннар.

Чараның барышы:

-Укучылар, бүген без сезнең белән әкиятләр иленә сәяхәткә чыгарбыз. Сез  сәяхәткә чыгарга әзерме, сынап карыйк. Хәзер мин сезгә Э.Шәрифуллина-    ның шигырен укып үтәм.

Әкиятләр нинди була?

Әкиятләр батырлар.

Бар бит анда ак аюлар,

Көчле Камыр Батырлар

Әкиятләр нинди була?

Әкиятләр шаяннар:

Йөгерештә җилаяклар,

Чакмый торган Чаяннар.

Әкиятләр нинди була?

 Әкиятләр хәйләле:

Чөнки анда зирәк Былтыр,

Тагын елак Шүрәле…

Серле, кызык әкиятләрне

Тыңларга бик яратам.

Әкият сөйләгәннәрен

Көн саен көтеп алам.

Укучылар, сез шагыйрә фикере белән килешәсезме?

-Әйе.

-Әкиятләр – тылсымлы көчләр, сихерчеләр катнашында барган уйдырма вакыйгалар турында мавыктыргыч әсәр. Аның нигезендә нинди дә булса гаҗәеп, гадәти булмаган нәрсә, халыкның тормыш тәҗрибәсеннән туган вакыйгалар ята. Әкиятләрдә халкыбызның зирәклеге, тапкырлыгы, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагыла. Әкият каһарманнары зирәклек, хезмәтне ярату үрнәге күрсәтәләр, ата-анага хөрмәт, бер-береңә булышу, башкалар турында кайгырту, дуслык хисләре тәрбиялиләр.

Бүген без сезнең белән татар халык әкиятләрен искә төшерербез, аларның бездә нинди хисләр уятуын,   нәрсәгә өйрәтүләрен ачыкларбыз.

 1нче тур–танышу. Командалар үзләре белән таныштыралар һәм бер-берсен сәламлиләр:

1нче команда – “Камыр батыр”

2нче команда – “Гөлчәчәк”

2нче тур – өй эшен тикшерү:

Әкияттән өзек алып, шуны сәхнәләштереп күрсәтү, икенче команда бу әкиятнең исемен әйтергә тиеш. (1нче команда “Батыр әтәч”, 2нче команда “Ике кыз”).

3нче тур – Бу өзекләр кайсы әкияттән? (Аудиокассета язмасыннан өзекләр тыңлана. Биремнәр һәр командага чиратлап әйтелә. Дөрес җавап биргән балага бер жетон бирелә.

4нче тур – Иллюстрация кайсы әкияткә туры килә? (Укучылар үзләре ясаган рәсемнәрне каршы командага күрсәтәләр, аннары шул әкиятләрне анализлыйлар, тәрбияви мәгънәсен аңлаталар.

5нче тур. Әкиятләрдән шигырь-такмазалар әйтешү. Бер команда әйтә, икенчесе аның кайсы әкияттән икәнен белергә тиеш. Дөрес җавапларга жетон бирелә.

Мәсәлән:Әйдә,кызым,безгә,

                Безнекеләр байлар,

                Ашыйлар да эчәләр,

                Уйныйлар да көләләр.

6нчы тур –  “Мин кайсы әкият герое?” (Укучы, күз йомып, тартмадагы уенчыкны ала, аның кайсы әкияттән икәнен әйтә. Дөрес җавапка жетон бирелә.

7нче тур – “Терәк сүзләр ярдәм итә”. Әкияттән кайбер сүзләр алына. Шулардан чыгып, балалар әкиятнең исемен әйтәләр. Дөрес җаваплар жетон белән бүләкләнә.

  1. Күл, кара елан, сандугач, карлыгач, сыерчык, күгәрчен. (“Зөһрә”).
  2. Сукыр лампа, мунча, әби, зур сандык, “Әйдә,кызым” (“Үги кыз”).
  3. Патша, дию, бүре, ташка әйләнә, абыстай.(“Ак бүре”)
  4. Тай, каурый, бия сөте, кораб, бакыр казан. (“Алтын канатлы кош”)
  5. Таз, солы, чәч бөртеге, тай, сөтле казан, алтын балдак. (“Корчаңгы тай”)
  6. Бай, бәхет, малай, асылташ, дию, дию кызы. (“Карунбай”)

Нәтиҗә ясау:

1).  Җиңүче команда билгеләнә.

2). Иң күп жетон җыйган укучылар, әкиятләрне иң күп белгән укучылар ачыклана.

3). Әкиятләрнең кыскача эчтәлеген сөйләү, анализлауда актив катнашкан укучылар билгеләнә.

 

 

 

Категория:

Добавить комментарий