Цитологиядән мәсьәләләр чишү

Чулпан СӘМИГУЛЛИНА

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысы

ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Цитологиядән мәсьәләләр чишү биологиядән БДИда 27 нче бирем булып тора. Бу биремне үтәү укучыларда түбәндәге күнекмәләрне тикшерү өчен кулланыла:

–   белемнәрне яңа ситуацияләрдә куллану;

  • өйрәнелгән белемнәрне анализлау, системалаштыру һәм интеграцияләү;

–   сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау;

–   гомумиләштерү һәм нәтиҗә чыгару.

БДИ нәтиҗәләренең анализларына караганда, биологиядән бу теманы укучылар йомшак үзләштерә, югары 3 баллны җыючы укучылар сирәк.

Үсемлекләрнең үсеш циклында күзәнәкләрнең хромосома җыелмасын билгеләү, митоз һәм мейозның төрле фазаларында хромосомалар һәм ДНК санын исәпләү, теге яки бу күзәнәкләрнең нинди элгәр күзәнәкләрдән һәм нинди бүленү юлы белән барлыкка килгәнлеген аңлау укучылар өчен авыр бирем булып тора. Бу эшләр шулай ук укучыларның язма рәвештә үз белемнәрен кыска формулировкалар аша аңлата белү күнекмәләрен тикшерүгә дә нигезләнә. Сорауларга җавап биргәндә, иң кирәкле, төгәл мәгълүматны бер-ике җөмлә аша аңлату күнекмәләре булу мәҗбүри.

Цитологик мәсьәләләр чишкәндә, һәр үтелгән тема саен шул типтагы мәсьәлә биремнәрен эшләп, белемнәрне ныгыту – иң ышанычлы чараларның берсе. Митоз, мейоз процессларын аңлатканда, чагыштырма таблицалар, схема-кластерлар төзү, митоз яки мейозның төрле фазаларында күзәнәк рәсемнәрен ясау һәм тану укучыларның танып белү, чагыштыра, классификацияли, аңлата, биологик объект һәм күренешләрне анализлый белү күнекмәләренә ирешүен тәэмин итә.

Цитологик мәсьәләләр чишкәндә, иң мөһиме – формулалар, шуңа күрә укучыларның аларны истә калдырып ятлауларына зур игътибар бирәм. Балаларга башта үрнәк мәсьәләне чишеп күрсәтәм, дәфтәрдә ничек итеп язу тәртибен аңлатам.

Журнал укучылар игътибарына цитологик мәсьәләләр чишү буенча гамәли дәрес үрнәге тәкъдим итәм.

Максат:

– укучыларның «Күзәнәк бүленүе» темасы буенча мәсьәләләр чишү күнекмәләрен камилләштерү;

  • биология фәненнән бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекне дәвам иттерү;

–  укучыларда җаваплылык, мөстәкыйльлек сыйфатлары, үз-үзеңне бәяли белү күнекмәләре формалаштыру.

Җиһазлау: һәр укучыга индивидуаль эш биремнәре, проектор, экран.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше
  2. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Сезнен алдыгызда конвертлар бар.  Шул конверттан карточкалар алып, аларны билгеле бер эзлеклелектә урнаштырыгыз әле. Башлангыч карточка тамгаланган. (Карточкаларда митоз һәм мейоз процессларының стадияләрендәге хромосома һәм ДНК саны күрсәтелгән формулалар тәкъдим ителә.) Сез нинди процесс эзлеклелеген төзедегез? (Укучыларның җавабы тыңлана, митоз һәм мейоз эзлеклелеге күрсәтелә.)

Укытучы. Укучылар, ә хәзер карточкаларны әйләндереп куегыз. Нинди сүзләр килеп чыкты?

(Карточкалар артында ЕГЭ, БИОЛОГИЯ, РЕШУ ЕГЭ, НЕЗНАЙКА, ctege.info,  5ege.ru  һ.б. сайт исемнәре  язылган.)

Укытучы. Бу сүзләр нәрсә аңлата? (Укучылар җавабы.) Әйе, бүген без сезнең белән биологиядән БДИга  әзерләнү максатыннан мәсьәләләр чишү белән шөгыльләнәчәкбез. 1 – 2 нче слайдлар

Дәресебезнең темасы – «Күзәнәк бүленүе» темасына мәсьәләләр чишү. Максатыбыз – «Митоз», «Мейоз», «Гаметогенез» темалары буенча мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту.

Бүген чишә торган мәсьәләләрне дәрес ахырында үзегез үк тикшерәчәксез, һәр дөрес чишелгән мәсьәлә 1 балл белән бәяләнәчәк. (Укучыларга биремнәр салынган файллар өләшенә.)

III. Төп өлеш

Укытучы. Игътибарыгызны экранга юнәлтәм. (Экранда РЕШУ ЕГЭ сайты скриншоты.) 3 нче слайд (Укучыларга сайттагы «Митоз», «Мейоз» темаларына БДИ тесты бирелә. Тестны чишеп бетергәч, бер-берсенә биреп тикшерәләр, бөтенесе дә дөрес булса, 1 балл куялар.)

1 нче тип мәсьәлә. Митоз вакытында күзәнәкләрдә хромосомалар җыелмасын һәм ДНК санын исәпләү. (Экранда үрнәк мәсьәлә чыга.) 4 – 5 нче слайдлар

(Һәр тип мәсьәләләрнең беренчесен бер укучы аны тактага чыгып эшли. Фронталь сорау оештырыла. Калган мәсъәләләрне укучылар үзләре чишә. Бирелгән вакытка һәр укучы, үз мөмкинлегенә карап, тәкъдим ителгән мәсъәләләрне эшли.)

  1. Бодайның соматик күзәнәкләрендә хромосома җыелмасы – 28. Тамыр очындагы күзәнәкләрдә митоз вакытында метафазада һәм телофаза ахырында хромосомалар җыелмасы һәм ДНК саны күпме?

Чишү:

2п2с=28, n=14 хромосома, c= 14 ДНК;

Метафазада формула 2n4с, чөнки интерфазада ДНК икеләтә арта, шулай булгач, 14*2=28 хромосома; 14*4=56 ДНК.

Телофаза ахырында формула – 2n2с, шулай булгач, 14*2=28 хромосома; 14*2=28 ДНК.

Җавап. Метафазада ДНК саны – 56, хромосомалар саны – 28. Телофазада ДНК саны – 28, хромосомалар саны – 28.

  1. Митоз башында һәм анафазада тамыр очы күзәнәкләрендә хромосомалар җыелмасы һәм ДНК саны күпме?

Җавап. Митоз башында хромосомалар җыелмасы һәм ДНК саны – 2n4c, чөнки интерфазада ДНК икеләтә арта, ә анафазада – 4n4c, һәр полюс янында – 2n2c.

  1. Елга кысласының соматик күзәнәкләрендә 116 хромосома бар. Митозның профазасында, метафазасында һәм телофаза ахырында хромосомалар җыелмасы һәм ДНК саны күпме? Нәтиҗәләрне аңлатырга.

Җавап. Профазада хромосомалар җыелмасы – 2n 4с, 116 хромосома, ДНК саны – 116*2=232.

Метафаза: 2n 4c (116 хромосома һәм 232 ДНК);

Телофаза: 2n2c, (116 хромосома һәм 116 ДНК).

  1. Чәчәкле үсемлекнең орлыгындагы, яралгысы, эндоспермы, яфрагындагы хромосомалар җыелмасын билгеләргә.

Җавап. Орлык яралгысында хромосомалар җыелмасы диплоидлы – 2n; эндоспермда хромосома җыелмасы – 3n, чәчәкле үсемлек яфрагында хромосомалар җыелмасы – 2n.

  1. Кукурузның соматик күзәнәкләрендә хромосомалар җыелмасы – 20. Яфрак күзәнәкләрендә митоз алдыннан һәм анафазада хромосомалар җыелмасы һәм ДНК саны күпме?

Җавап. Митоз алдыннан – 20 хромосома, 40 ДНК, анафаза – 20 хромосома, һәр полюста 20 ДНК,  гомуми – 40 хромосома, 40 ДНК.

2 нче тип мәсьәлә. Мейоз вакытында күзәнәкләрдә хромосомалар җыелмсын һәм ДНК санын исәпләү. (Экранда үрнәк мәсьәлә чыга.) 6 – 7 нче слайдлар  

  1. Дрозофилада соматик күзнәкләрендә хромосомалар җыелмасы – 8. Гаметогенез процессында мейоз 1 башында һәм мейоз 2 телофазада хромосомалар җыелмасын һәм ДНК санын исәпләгез. Нәтиҗәләрне аңлатыгыз.

Җавап. Хромосома җыелмасы һәм ДНК саны бүленү алдыннан – 8 хромосома 16ДНК, чөнки интерфазада ДНК икеләтә арта; мейоз 2 телофазада – 4 хромосома, 4 ДНК.

  1. Бодайның соматик күзәнәкләрендә хромосомалар җыелмасы – 28. Мейоз 1 башында һәм мейоз 2 башында хромосома җыелмасы һәм ДНК саны күпме? Нәтиҗәләрне аңлатырга.

Җавап. Хромосома җыелмасы һәм ДНК саны мейоз 1 башында – 28 хромосома 56 ДНК; мейоз  2 башында − 14 хромосома – 28 ДНК.

  1. Бодайның соматик күзәнәкләрендә хромосомалар җыелмасы – 28. Мейоз башланганда, анафаза 1 дә, анафаза 2 дә хромосомалар җыемасын һәм ДНК санын исәпләгез, нәтиҗәләрне аңлатыгыз.

Җавап. Бодайның соматик күзәнәкләрендә хромосомалар җыелмасы – 28 (2n2c).

Мейоз башында – 28 хромосома, 56 ДНК (2n4c).

Мейоз 1 анафаза – 28 хромосома, 56 ДНК – гомуми, һәр полюс янында –14 хромосома, 28 ДНК.

Мейоз 2 анафаза – 28 хромосома, 28 ДНК – гомуми, һәр полюс янында 14 хромосома, 14 ДНК.

  1. Беренче һәм икенче мейотик бүленү профазаларында хромосомалар җыелмасы һәм ДНК санын исәпләгез. Бу фазада нинди процесслар була?

Җавап. Профаза 1дә хромосома һәм ДНК – 2 n 4с. Профаза 2дә хромосома һәм ДНК – n 2с.

  1. Мөгезле эре терлекнең соматик күзәнәкләрендә 60 хромосома бар. Овогенез процессында интерфазада һәм мейоз 1 тәмамланганнан сон хромосомалар җыелмасын һәм ДНК санын исәпләргә.

Җавап. Интерфазада бүленү алдыннан ДНК саны – 120, хромосомалар саны – 60. Мейоз 1дән соң  хромосомалар саны – 30, ДНК саны – 60.

3 нче тип мәсьәлә. Митоз яки мейоз фазаларында ДНКның массасын исәпләү. (Экранда мәсьәлә бирелә.) 8 нче слайд  

  1. Кешенең соматик күзәнәкләренең 46 хромосомасындагы ДНК молекулаларының гомуми массасы 6х10-9 мг. Сперматозоидта, соматик күзәнәк бүленү алдыннан һәм бүленү тәмамлангач, ДНКның гомуми массасын исәпләргә.

Җавап. Сперматозоидта ДНК массасы 6х10-9:2=3х10-9 мг. Интерфазада ДНК массасы – 12х10-9 мг. Бүленү тәмамланганнан сон, ДНК массасы – 6х10-9 мг.

  1. Кешенең соматик күзәнәкләренең 46 хромосомасындагы ДНК молекулаларының гомуми массасы 6х10-9 мг. Овогенезда бүленү башланыр алдыннан, телофаза 1, телофаза 2 дә ДНКның гомуми массасын исәпләргә.

Җавап. Бүленү алдыннан ДНК массасы − 12 х 10-9 мг; телофаза 1 дә − 6 х 10-9 мг; телофаза 2 дә − 3 х 10-9 мг.

  1. Кешенең соматик күзәнәкләренең 46 хромосомасындагы ДНК молекулаларының гомуми массасы 6х 10-9 мг. Мейоз алдыннан, анафаза 1 дә, анафаза 2 дә ДНК ның гомуми массасын исәпләргә.

Җавап. Мейоз алдыннан ДНК массасы – 12·10-9 мг; анафаза 1 дә − 12·10-9 мг, анафаза 2 дә II − 6·10-9 мг.

  1. Кешенең соматик күзәнәкләренең 46 хромосомасындагы ДНК молекулаларының гомуми массасы 6х10-9 мг. Мейоз алдыннан һәм мейоз тәмамланганнан соң, ДНКның гомуми массасын исәпләргә.

Җавап. Мейоз алдыннан – 12·10-9 мг; мейоз тәмамланганнан соң – 3·10-9 мг.

4 нче тип мәсьәлә. Гаметогенез. 9 нчы слайд (Экранда мәсьәлә чыга.)  

  1. Дуңгыз кариотибы 38 хромосомадан тора. Овогенезда бүленү зонасында һәм өлгерү зонасында 2нче бүленүдән соң хромосома җыелмасы һәм ДНК санын исәпләргә.

Җавап. Бүленү зонасында – 2n 2с – 38 хромосома, 38 ДНК; өлгерү зонасында 2 нче бүленүдән соң – n с – 19 хромосома, 19 ДНК.

  1. Дрозофила чебененең соматик күзәнәкләрендә 8 хромосома бар. Сперматогенезда үрчү зонасында, өлгерү зонасы ахырында гаметаларда хромосомалар җыелмасын һәм ДНК санын исәпләргә.

Җавап. Үрчү зонасында формула 2 n 2с —  8 хромосома, 8 ДНК; өлгерү зонасы ахырында – n с – 4 хромосома, 4 ДНК.

  1. Эт кариотибы 78 хромосомадан тора. Овогенезда үсү зонасында һәм өлгерү зонасында 2 нче бүленүдән соң хромосомалар җыелмасын һәм ДНК санын исәпләргә.

Җавап. Үсү зонасында формула – 2n 4с – 78 хромосома, 156 ДНК; өлгерү зонасы ахыры – n с – 39 хромосома, 39 ДНК.

  1. Алмагач кариотибы 34 кә тигез. Алмагачның күкәй күзәнәгендә, эндосперм күзәнәгендә, яфрак күзәнәгендә хромосомалар җыелмасы һәм ДНК саны күпме?

Җавап. Күкәй күзәнәк n – 17 хромосома, 17 ДНК; эндосперм күзәнәге – 3n 3с – 51 хромосома, 51 ДНК; яфрак күзәнәге – 2n 2с – 34 хромосома, 34 ДНК.

  1. Рефлексия

«Кайнар урындык» уены үткәрелә. Бер укучы экранга арты белән утыра. Экранда терминнар күрсәтелә. 10 нчы слайд Калган укучылар шушы терминнарның билгеләмәсен, аңлатмасын әйтәләр, «кайнар урындык»та утыручы укучы термин исемен әйтергә тиеш.

  1. Йомгаклау

(Укытучы укучыларга мәсьәләләрнең җавапларын тәкъдим итә, һәр укучы үзе эшләгән эшнең дөреслеген тикшерә. Дөрес мәсьәләләр саны буенча билге куела.)

13 – 18 мәсьәлә – «5»ле

10 – 12 мәсьәлә – «4»

6 – 9 мәсьәлә – ´«3»ле

  1. Өй эше

РЕШУ ЕГЭ сайтындагы 27 нче бирем, «Күзәнәк бүленүе» темасына караган мәсьәләләрне чишәргә. 11 нче слайд

 

 

 

 

 

 

 

Категория:

Добавить комментарий