Мамадышларның үз «тормыш дәресләре» бар

Ленуза Гыйльмулла кызы МӨХӘРЛӘМОВА,

Мамадыш районы Югары Ушмы төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик стажы – 29 ел.

«Һөнәрле – үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс», ди халык. Һөнәр ул –нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык, күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль. Һөнәр ул – белгечлек, профессия. Аны сайлауга әзерлекне никадәр иртәрәк башласак, киләчәк һөнәрне сайлау шулкадәр аңлырак булачак. Профориентация әти-әниләр йогынтысында гына түгел, кеше үзе дә күбрәк белү мөмкинлеге булырга тиеш. Башкалабызда үткәреләчәк «WorldSkills Kazan 2019» чемпионаты укучыларның эшче һөнәрләрен сайлауда зур роль уйнаячак, дип саныйм. Әзерлек эшләре барышында ук WorldSkills International башкаручы директоры Дэвид Хоуи: «Татарстан Президенты белән очрашуда без чемпионат мирасы турында сөйләштек, ник дигәндә, бу әле без теге яки бу профессиядә иң яхшыларны ачыклый торган ярышлар гына түгел, ә эшче профессияләрне кабул итүдәге үзгәрешләр дә. Бу исә илнең киләчәге өчен бик әһәмиятле», – дип белдерде бер интервьюсында. Ә Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, чемпионатка әзерлек профессиональ кадрлар үсешендә бик күп нәрсәләргә күзне ачты дип белдерде.

Чыннан да, эшче профессияләргә караш үзгәрә бара. Укучылар эшче һөнәрләрне сайлауга өстенлек бирә. Тормышта бер уку йортында укып, бөтенләй икенче юнәлештә эшләүчеләргә мисаллар бик күп икәнен күреп, һөнәр сайлауга аңлы рәвештә килә хәзерге чор яшьләре.

Башкалабыз Казан тиздән һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын кабул итәчәк.

WorldSkills – бөтен дөньяда эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү һәм һөнәри осталыкны үстерү максатыннан 1953 елда башланып киткән халыкара хәрәкәт ул. Төп эш алымы – эшче һөнәр ияләре арасында дөнья буйлап төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру. Россия бу хәрәкәткә 2012 елда кушылды һәм илебездәге беренче чемпионат 2013 елда Тольятти шәһәрендә уздырылды. Бүген WorldSkills хәрәкәте 72 илне колачлый.

Мәктәп укучыларына яшьли һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәр нигезләренә өйрәтү максатыннан 2014 елда Россиядә JuniorSkills программасы да эшли башлады. Олег Дерипасканың «Вольное дело» фонды һәм WorldSkills Россия хәрәкәте белән хезмәттәшлек нигезендә гамәлгә куелучы бу программада 10 яшьтән алып 17 яшькәчә яшүсмерләр катнаша. Аларга төрле һөнәрләрне үз куллары белән башкарып, үзләрен төрле һөнәр һәм төрле өлкәләрдә сынап карау мөмкинлеге бирелә. Чын профессионаллардан эшнең нечкәлекләренә өйрәнгән укучылар мәктәпне тәмамлаганда ук һөнәрле булып чыга.

Булачак һөнәр турында мәктәпне тәмамлаганда гына уйлана башлау дөрес түгел дип уйлыйм мин. Баланы җиде яшьтән ун яшькә кадәр төрле һөнәрләр белән таныштыру – бик мөһим тәрбия чарасы. Бу яшьтә алар әле бик кызыксынучан була. Психологлар нәкъ шушы чорда балаларның киләчәккә хыяллары формалашуы, аның үзенә образ тудыруы турында әйтә. Укучылар кызыксынган һөнәрләр турында ата-аналар белән бергәләп мәгълүмат тупларга тырышабыз. Аларның кызыклы һәм авыр якларын белешәбез, балаларга җиткерәбез. Төрле эш урыннарына экскурсияләргә баргач, укучылар үз күзләре белән күргәннәрне тизрәк кабул итә. Бигрәк тә Алабуга икътисади зонасында урнашкан предприятиеләргә экскурсия укучыларга көчле йогынты ясады. Бала шунда нинди һөнәр иясенең тәгаен нинди эш башкарганын, нинди шартларда эшләгәнен күрде. Бу – аңа бер тормыш мәктәбе булды. Сыйныф сәгатьләренә әти-әниләрне чакырып, алардан үзләренең һөнәрләре турында сөйләтү дә әһәмиятле. Бу да балаларга төрле һөнәрләр турында күзаллау бирә. Бер дә тәҗрибәсе булмаган бала кайсы һөнәрне яратуын кайдан белсен инде?! Шуның өчен аны мөмкин кадәр күбрәк һөнәрләр белән таныштырырга тырышам. Төрле мастер-классларда, уку йортларында уздырылган «Ачык ишекләр көне»ндә катнашу да бик үтемле чара. Мәктәбебездән ел саен 9нчы сыйныф укучылары район үзәгендәге политехник колледжга ачык ишекләр көненә бара. Анда алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба. Шунда укып чыгып, тормышта үз урыннарын тапкан укчыларым күп. Алга таба алар югары уку йортларында белемнәрен дә күтәрделәр.

Без һөнәрләр турында аз беләбез. Өстәвенә, һөнәр базары үзе дә бик тиз үзгәрә, хезмәт шартлары, таләпләр алмашына. Һөнәр сайлаганда аның уңай якларын, ул эш өчен күпме түләнүен, эш табып булу-булмауны гына түгел, шушы һөнәрнең тискәре якларын да белергә кирәк. Ул һөнәр кешегә сәламәтлеге буенча туры килмәскә мөмкин. Ә иң яхшысы – һөнәр ияләренең үзләре белән сөйләшү. Нәрсә җәлеп иткән аны, кайсы ягы ошый, әллә ошамый торган яклары да бармы?  Бу һөнәр кешедән нинди «корбаннар» сорый? Аннары интернетта күп кенә һөнәрләр турында аңлатма – профессиограммалар бар.

Профессия ул – яшәешнең бер чагылышы. Танылган психолог, академик Евгений Климов һөнәрләрне биш төргә: табигать, техника, кеше, билгеләр, сәнгать белән бәйле һөнәрләргә бүлеп карый. Интернетта кешенең шәхси мөмкинлекләренә нинди һөнәр туры килүен ачыкларга ярдәм итүче тестлар күп. Мәсәлән, «Голланд тесты». Ул да укучыларга үз мөмкинлекләрен, теләкләрен билгеле бер тәртипкә салырга ярдәм итә. Укучы үзенен нинди һәнәргә сәләтле икәнен билгели ала. IX сыйныф җитәкчесе буларак мин укучыларым белән бу тестны уздырдым.

Балалар кечкенәдән  үк тормыш-яшәеш шартларына яраклашырга гадәтләнеп үсәргә тиешләр, дип саныйм. Укыту-тәрбия процессында  «тормышның үзе ярдәмендә баланы шәхес итеп үстерү һәм тәрбияләү» принцибы белән эш итү күпкә отышлырак. Шул нияттән, районыбызда инде тугызынчы ел муниципаль «Тормыш дәресләре» проекты» гамәлдә. Бу районыбыз мәктәп укучыларының иң яраткан дәресләре. Бу дәресләрдә без укучыларны районыбыз тормышы белән генә түгел, шулай ук күрше районнар һәм республикабыз яшәеше белән дә якыннан таныштырабыз. Бигрәк тә Алабуга икътисади зонасында урнашкан предприятиеләр, анда кирәкле эшче һөнәрләр турында мәгълүматлар бирелә.

«Тормыш дәресләре» кысаларында «Уңыш серләре. Районыбызның уңышка ирешкән шәхесләре» дигән тема астында үткәрелгән дәресләрдә районыбызда уңышлы эшләп килүче эшмәкәрләр, фермерлар эшчәнлеге турында сөйләшәбез.

Безнен укучылар – авыл баласы. Кайберләренең авылда яшәргә теләге бардыр, шуңа күрә авыл хуҗалыгын үстерүгә Татарстан дәүләт программалары, лизинг-грантлар турында да кызыклы сөйләшүләр, очрашулар үткәрелде.

Һөнәр сайлау кеше тормышының мөһим сәхифәсе булса да, ялгышулардан курыкмаска кирәк. Ниндидер бер юнәлеш буенча белем алып, без үзебезне шушы һөнәргә бәйләп куябыз дигән сүз түгел бит әле. Хәзерге заманда уку дигәндә һөнәргә өйрәнү түгел, ә билгеле бер юнәлештә белем алу күздә тотыла. Сүз дә юк, белем тирәнрәк булган саен, кешенең уңышка ирешү мөмкинлеге зуррак.

Дөресен генә әйткәндә, яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү ул дәүләт сәясәте дә булырга тиеш. Җәмгыять өчен үтә дә мөһим булган һөнәрләрне матур, мавыктыргыч итеп, кызыклы якларын ачып күрсәтү – дәүләтнең бурычы. Бу җәһәттән, хәзер бераз җанлану сизелә. Апрель аенда Казанда узган «Яшь профессионаллар» чемпионаты – шуңа бер дәлил. Татарстанда 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе кабул ителде, анда эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрүгә басым ясалды. Быел Казанда үтәчәк чемпионаттан соң укучыларыбыз үзләренә һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш алырлар, эшче һөнәрләргә карата кызыксынулары артыр дип уйларга нигез бар.

Һөнәрләр күп, бик күп алар. Күңелең теләгәнен сайлап алып, тормышта үз урыныңны табып, намуслы хезмәт белән куанып, башкаларны да куандырып яши белергә генә кирәк. Моңа өйрәтү – безнең бурыч.

Добавить комментарий