Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәбем белән горурланам

Тема: Бүгенге милли мәктәпнең язмышыГөлгенә ВАФИНА,Арча районы Субаш-Аты башлангыч мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы, педагогик стажы – 29 елҮземнең язмамны балачагымнан...

Тема: Бүгенге милли мәктәпнең язмышы


Гөлгенә ВАФИНА,


Арча районы Субаш-Аты башлангыч мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы, педагогик стажы – 29 ел


Үземнең язмамны балачагымнан башларга телим. Без бик тә бәхетле чорда туып үскәнбез. Без, татар балалары, татарча сөйләшеп, балалар бакчасында татарча тәрбияләнеп, башлангыч белемне дә татарча алдык. Дөрес, рус теле фәнен дә яратып укыдык. Ә инде югары классны бетергәндә билет сорауларына әзерләнеп, татар телендә имтиханнар бирдек. Моның белән мин нәрсә әйтәсем килә: югалып калмаганбыз бит, татар мәктәбен бетерсәк тә, укытучы һөнәрен алып чыкканбыз.


Мин үзем 30 ел башлангыч мәктәптә балалар укытам. Мәктәбебез – татар мәктәбе. Биредә дәресләр татарча алып барыла, математика, әйләнә-тирә һ.б. дәресләрне туган телебездә укытырга мөмкинлек бирүче татар телендә басылган дәреслекләребез дә бар. Татар мәктәбендә укуларына карамастан, балалар рус телен дә беләләр, аңлыйлар. Рус теле дәресләрендә русча сөйләшәбез, язабыз, сөйләм телен үстерү өстендә эшлибез, балалар белән эшемдә шулай ук башка төр эш алымнарын да кулланам.


Мәктәбебез кечкенә булса да, без зур бер гаилә кебек яшибез. Мәктәп баланың икенче өе кебек булганга, әти-әниләр уку йорты турында һәрдаим кайгыртып тора. Балаларга ныклы белем, дөрес тәрбия бирү өчен чын күңелебезне биреп эшлибез. Әти-әниләр сиңа ышанып балаларын тапшырган икән – син инде аларны яратырга, алар белән бергә уйнарга, көләргә, биергә, җырларга тиешсең.


Ә менә уздырылган кичәләр, чаралар бала күңелендә гомерлеккә саклансын өчен нинди методлар кулланырга соң? Аның сере шунда, сыйныфтан тыш чаралар уздырганда без балаларның әти-әниләрен дә катнаштырырга тырышабыз. Мәсәлән, билгеле бер әкиятне сәхнәләштерергә уйласак, һичшиксез, әти-әниләрне дә әлеге чарада катнашырга чакырабыз. Мәсәлән, «Җиде кәҗә бәтие» әкиятендәге Кәҗә һәм Бүре ролендә әти-әниләр уйнаса, кәҗә бәтиләре булып, әлбәттә, балалары чыгыш ясый. Әлеге төр алым әти-әниләргә мәктәп белән элемтәне ныгытырга ярдәм итә. Балалар да аларның уенын күреп, куаналар һәм тагын да дәртләнеп уйныйлар.


Кичәләр вакытында исә, халык педагогикасына өстенлек бирәбез. Укучылар, аеруча, табышмакларга җаваплар табу, мәкльләрнең ахырын яки башын билгеләү кебек биремнәрне яратып башкаралар. «Мәкальләрнең башын мин әйтәм – ахырын син бел!» уены балаларның хәтер үсешен ныгытуга да тәэсир итә. Татар халык җырларын, бишек җырларын да балалар теләп өйрәнәләр һәм башкаралар. Уеннар уйный башлар алдыннан, капитанны билгеләү өчен күп төрле санагычлар өйрәндек, аларны балалар эш барышында актив кулланалар. Хәзерге чор балалары компьютер, телефонга бәйле, алар саф һавада уйнарга, китап укырга яратмыйлар дисәк тә, ялгыш булмас. Алда әйтеп үтелгән алымнар сабыйларда китапка карата мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә, балаларда әлеге өйрәнелгән табышмак, әкиятләрнең тулы вариантын табып уку теләген тудыра, китапка мәхәббәт уята.


Гореф-гадәтләргә, традицияләргә карата хөрмәт уятырга, телебезнең байлыгын күрсәтергә ел буе була торган бәйрәмнәргә әзерләнү, авыл халкы алдында концертлар кую, төрле бәйгеләрдә катнашу (җыр, шигырь, рәсем) да үз йогынтысын ясамый калмый. Мәсәлән, татар милләтенең төрле йолаларында катнашабыз, «Нәүрүз», «Карга боткасы», «Кышны озату», «Каз йолку», «Сөмбелә» бәйрәмнәрен сагынып көтеп алабыз һәм үткәрәбез. Дәресләрдә дә (кабатлау, ныгыту этапларында, яңа тема узганда) татар халык уеннарын, табышмаклар, мәкальләр кулланам. Бу методны куллану балаларга теманы җиңелрәк аңларга, ә дәресләрне уңышлырак, отышлырак уздырырга, укучыларны кызыксындырырга, җәлеп итәргә ярдәм итә.


Мин үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәсем килә, халык педагогикасын куллану, бик уңай нәтиҗәләр бирә. Хәзер инде без өлкән буын укытучылары исемлегенә кереп барабыз, шуңа күрә яшь коллегаларыма үз тәҗрибәмне тәкъдим итеп карыйм, чөнки башлангыч сыйныф укучыларына дәресләрне уен формсында күңеллерәк, кызыклырак итеп үткәрергә кирәк. Әле алар белем дөньясының беренче баскычларыннан менүчеләр генә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ