Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли мәктәп – стратегия нигезе

Регина Равил кызы ФӘРДИЕВА,Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның югары квалификация категорияле математика укытучысы. Педагогик стажы – 8 елЗәңгәр күккә төбим карашымны,Татар...

Регина Равил кызы ФӘРДИЕВА,
Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның югары квалификация категорияле математика укытучысы.
Педагогик стажы – 8 ел

Зәңгәр күккә төбим карашымны,


Татар каны ага тәнемдә.


Горурланып әйтәм бар җиһанга:


Татарлыгым минем күңелемдә!


Милләт, милләтенең киләчәге турында уйлана башласа, һәр татарның күңелендә шигырь юллары туадыр, мөгаен. Профессиям буенча татар теле укытучысы булмасам да, сыйныф җитәкчесе, әни кеше буларак киләчәк буынга телебезне, мәдәни мирасыбызны, милли мәгарифебезне тапшыру юлында килеп туган проблемалар белән һәрчак танышып, аларны чишү өчен төрле юллар эзләп яшим. Илбашыбыз Рөстәм Миңнеханов 2018 елда үз Юлламасында Бөтендөнья татар конгрессына Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү максатын куйды. Конгресс, үз чиратында, әлеге эшкә Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институтын, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтын һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумын җәлеп итте. Әлеге эшче төркемнәр Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәрен җиткерде һәм аларны бер эскиз итеп туплады. Быел гыйнварда Татарстан районнарында, ә февральдән Россия төбәкләрендә Татар халкының үсеш стратегиясе буенча халык белән фикерләшү башланды.
2019 елның 19 июнендә мәгълүмати чараларда чагылган Татар халкының үсеш стратегиясенең соңгы эскизында берләшү һәм үсү юнәлешләре түбәндәге бүлекләрне үз эченә алды:

  • Мәгариф һәм фән

  • Мәдәният һәм тел

  • Мәгълүматый мөхит

  • Традицияләрнең яшәү мәйданы


Әлбәттә, әлеге исемлектә мәгарифнең беренчел сафларда торуы бик куанычлы хәл. Чөнки милли үзаңны кечкенәдән алып формалаштыру үз  нәтиҗәләрен һичшиксез бирәчәк дип уйлыйм.
Әлеге юнәлешнең кыйммәтләренә килгәндә, алар түбәндәгечә:

  • Яңа белемнәр

  • Милли кадрлар

  • Милли тәрбия системасы


Белем – нур, белмәү – хур. Әлеге сүзләрне ерак бабаларыбыз безнең дәвергә мәкаль буларак китереп җиткергән. Чынлап та, элек-электән татар халкы өчен гыйлем иң зур байлык булып саналган. Киләчәк буыннарыбызда яңа белемгә омтылу тәрбияләү – төп кыйммәтләребезнең берсе булу безнең дөрес юл сайлавыбызны күрсәтә.
Кызганычка, соңгы елларда илебездә килеп туган сәясәт мәктәпләребездә туган телебездә укытуны кысрыклады. Югары уку йортлары татар телендә белем бирүче кадрларны бөтенләй диярлек әзерләми башлады дип әйтсәк тә дөрес булыр. Ә бит укытучыларыбыз – укыту-тәрбия системасының тоткасы. Милли мәгарифне үстерүгә милли кадрлар системасы барлыкка китерү зур этәргеч булачак дип саныйм.
Миллилекне бары тик системалы рәвештә эш алып барганда гына үз югарылыгында тәрбияләп була. Татарның киләчәк буыны, балалар бакчасыннан алып югары уку йортын тәмамлаганчыга кадәр милли мохитне, милли тәрбияне тоеп яшәсә генә, чын татар булып формалашачак.
Югарыда әйтлгәннәрдән чыгып, шуны билгеләп үтәсем килә: милли мәктәп – Татар халкынынң үсеш стратегиясенең төп нигезе. Мәктәпләребез үзләре алдында торган зур бурычны аңлап, җаваплылык белән караган очракта, без чын-чынлап милли үзаңнын үсүенә, татар милләтенең камилләшүенә ирешәчәкбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ