Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли мәктәп язмышы – милләтебез язмышы ул

Гөлүсә КӘБИРОВА,Яшел Үзән районы Ачасыр төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыЭш стажы – 25 ел Татар милләтен саклап калуда милли мәктәпләр элек-электән зур роль у...

Гөлүсә КӘБИРОВА,


Яшел Үзән районы Ачасыр төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Эш стажы – 25 ел


 


Татар милләтен саклап калуда милли мәктәпләр элек-электән зур роль уйнаган. Элегрәк авыл җирлегендә халык саны, милли мәктәпләрдә укучыларның да саны күп булуы мәгълүм. Әмма еллар узган саен, авылларда балалар саны кими бара. Мәктәпләр кыскара һәм ябыла. Язмыш җилләренә каршы торып, сакланып калган милли мәктәпләрнең дә язмышы аяныч хәлдә. Безнең милли мәктәбебез – татар мәктәбе. Аның статусы РФ Конституциясе һәм илнең Мәгариф турындагы законы белән беркетелгән. Татарстан хөкүмәте милләтне, телне саклап калу өчен тырыша. Радио, телевидение һәм матбугат аша зур эшләр алып барыла. Тик бу гына җитми, чөнки милли мәктәп турыдан-туры дәүләтебез ярдәменә мохтаҗ. Аны саклап калу, дәрәҗәсен күтәрү, мәгариф тармагында әһәмиятен арттыру өчен дәүләтнең төпле кануннары кирәк. Милли мәктәп язмышын аяныч хәлдән чыгару өчен максатчан программа булдыру зарур. Мөһим карарлар нигезендә системалы эш таләп ителә. Оптимизация шаукымы белән татар мәктәпләренең кимүенә яки ябылуына юл куймаска кирәк. Милли мәктәпләр яшәешенә каршы корылган сәясәт төп законда гарантияләнгән хокукыбызны тартып алу дигән сүз. Халкыбыз бердәм рәвештә үз хокукларын яклау өчен көрәшергә тиеш.


Милли мәктәпләрнең саклануы – милләтебезнең, туган телебезнең киләчәге ул. Баланың туган телендә белем алуы – милли үзаң тәрбияләүдә төп баскыч булып тора. Туган телебез аша ул халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнә, милли горурлык хисен тоя. Халкыбызның телен, мәдәниятен саклап, буыннан-буынга тапшыру вазифасын бары тик милли мәктәп кенә башкара ала.


Яшел Үзән районы Ачасыр төп гомуми мәктәбендә дә 2017-2018 уку елында милли үзаң тәрбияләүдә, телне саклап калуда түбәндәге чараларның уздырылуы зур роль уйнады. План рәвешендә кабул ителгән чаралар даими рәвештә алып барылды. Очрашулар, фәнни конференцияләр, дәрестән тыш чаралар, ачык дәресләр һ.б. берсе дә игътибар үзәгеннән читтә калмады.


Муниципаль дәрәҗәдә узган бәйгеләр:



  1. «Шакирҗан Таһири – беренче әлифбага нигез салучы» темасына реферат яклау;

  2. Каюм Насыйри – мәгърифәтче» темасына доклад әзерләү;

  3. «Фаил Шәфигуллин – юмор остасы» темасына багышланган сәнгатьле итеп әсәрдән өзек укучылар бәйгесе.


Республикакүләм бәйгеләр:



  1. «Безнең як Бибинуры» темасына сочинение язу;

  2. Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повестенә нигезләнеп, китап укучылар конференциясе уздыру;

  3. «Г.Ибраһимов әсәрләрендә табигатьнең яктыртылуы» темасына проект әзерләү.


Халыкара бәйгеләр:



  1. «Тау ягы: тарих, культура һәм рухи чыганак» дип исемләнгән IV Халыкара конференциядә урыннар яулау;

  2. «Ана – бөек исем» дип аталган VII Халыкара сәнгатьле уку бәйгесендә катнашу һ.б.


Бу чаралар аша укучыларның танып-белү активлыгы, халкыбызның тарихы, мәдәнияте белән кызыксынулары артты. Болар барысы да туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булып тора. Туган телебезнең язмышына, милли мәктәпләрнең киләчәгенә битараф булмыйк. Татарстан хөкүмәте тулаем милли мәктәпләрне саклап калсын иде.


Авыл җирлегендә милли мәктәпләрне саклап калуда якынча программа тәкъдим итәбез.

























ЭчтәлекМаксат
1. Авылда яшәү һәм эшләү шартларын яхшырту (эш урыннары булдыру, хезмәт хакын арттыру һ.б.)Яшьләрне һәм яшь гаиләләрне авылга җәлеп итү
2. Яшь гаиләләргә матди ярдәм фондын булдыруГаиләләрдә балалар санын арттыру, бакча һәм мәктәпләрнең киләчәген кайгырту
3. Милли мәктәпләрдә уку-укыту базасын киңәйтү һәм матди җаваплылыкны мәгариф тармагына йөкләүТуган тел дәресләрен арттыру; балаларны милли мәктәпкә җәлеп итү
4. Авыл мәктәпләрендә өстәмә белем бирү системасын булдыруЗаман таләпләренә туры килерлек түгәрәкләр оештыру һәм аларның эшчәнлеген киңәйтү

Милли мәктәпләргә йөз белән борылу – туган телебез, мәдәниятебез, сәнгатебез кебек кыйммәтләрне киләчәк буынга мирас итеп тапшыруда иң әһәмиятле һәм кирәкле адым ул. Әгәр милли мәктәп язмышына битараф булмасак, телебез яшәр, авылларыбыз юкка чыкмас, гореф-гадәтләр, традицияләр, йолалар сакланыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ