Милли тәрбия бирү – төп кыйблабыз

Гөлгенә Нуръяз кызы САФИНА,

Биектау районы Олы Битаман урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Педагогик стажы – 17 ел.

«Тел язмышы – милләт язмышы»  дип тиктомалдан гына әйтмиләр. Бу – барыбызны да борчыган мәсьәлә.

Авылыбыз – татар авылы. Мәктәбебез дә – татар мәктәбе. Укучыларыбызның күбесе, мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, төрле вузларга укырга керә. Барысы да тормышта үз урыннарын табалар һәм җәмгыятькә файдалы кешеләр булалар. Араларында төрле һөнәр ияләре бар. Ләкин хәзер татар телен дәүләт теле буларак укытуны тыйдылар. Алар мәктәпләрдә бары тик туган тел буларак һәм әти-әни теләге буенча гына укытыла ала.

Бердәм дәүләт имтиханын бирү укучыларны борчый һәм куркыта. Шунлыктан, күп кенә укучылар, IX сыйныфны тәмамлагач, мәктәптә укырга теләми.X – XI сыныфларда укучылар аз калганлыктан, мәктәпләр ябыла яки төп мәктәп кенә булып кала. Мәктәпләрне ябу татар авылларының бетүенә китерә. Мәктәп юк икән – авыл да юк, дигән сүз.

Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез, гамәлебез бары бер генә максатка – татар мәктәпләрен, милли телебезне саклау, үстерүгә юнәлтелергә тиеш.

Милли тәрбияне үстерү мәсьәләсе – яңа проблема түгел. Милли тәрбия телне үстерү, саклау, милли үзаң формалаштыру белән тыгыз бәйләнгән. Баланы милләт вәкиле һәм шәхес буларак тәрбияләү өчен тел белү, тел өйрәнү генә җитми, милли мәдәниятне белү,  милләтең белән горурлану, шул халыкка хезмәт итү омтылышы булу мөһим.

Шул максатларны истә тотып, мәктәбебездә милли тәрбия бирү берничә юнәлештә бара:

– халыкның әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтү, гореф-гадәтләренә, тарихына карата кызыксыну уяту;

– хәзерге чор балаларын милли үзаңлы итү өчен, аларның ата-аналары белән һәм гаилә аша эш итү;

– сыйныфтан тыш эшләр юнәлешенә килсәк, үткәрелгән чараларыбыз да милли тәрбия үсешенә омтылып башкарыла. Бу максаттан һәрберебез көндәлек матбугатны, радио-телевидение тапшыруларын карау һәм әңгәмә оештыру кебек чараларны куллана. Тәнәфестә, дәрестән тыш вакытларда, дәресләрдә ял минутларында уйналган милли уеннар – “Аю-бүре”, “Кап та коп”, “Җиз бүкән”, “Буяу сатыш”, “Утыр-утыр, Мәликә”, укучылар белән үткәрелгән “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Аулак өй”, “Озын толым”, “Әбием сандыгы”, “Ягез әле, егетләр”, якташ язучыларыбыз – Рафис Корбан иҗатын өйрәнү буенча республикакүләм фестиваль-конкурс, Зиннур Хөснияр белән очрашулар,  аларның иҗатларын өйрәнеп, телевидение тапшыруларында катнашу, “Милләтләр дуслыгы” фестивальләрендә катнашу һ.б. чаралар нәкъ менә милли гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп, алардагы нәфислекне, күңел сафлыгын, әдәп –тәрбия дәрәҗәсен аңлату, кире кайтару максаты белән эшләнә.

Йомгаклап алганда, халыкның милли рухы, милли үзаңы, милли максаты, үз-үзенә хөрмәте бары тик белемнең тулы булуы белән билгеләнә. Ягъни балалар бакчасыннан башлап милли тәрбия бирергә, башлангыч мәктәптә һәм югары белем биргәндә бу процессны дәвам итәргә кирәк дип уйлыйм.

Добавить комментарий