Минем табышларым

Гөлнар Илсур кызы ИБРАҺИМОВА,

Биектау районы Каенлык төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

“ Кайтырлык туган авылыңның булуы

мең тапкыр кадерлерәк!”

Зиннур Хөснияр

Туфан абый!.. Мөмкинме  Сезгә шулай дип эндәшергә?…

Сезнең белән беренче тапкыр очрашкан һәрбер кешенең беренче соравы … Әлбәттә, Сезнең өчен бу мөһим түгел. Сезнең өчен иң мөһиме –- сорауның эчтәлеге. Бу кешене нәрсә кызыксындыра, ягъни, ул нәрсә белән “авырый”. Туфан абый! Беренче очрашу, гадәттә, танышудан башлана. Сезгә бераз үзем турында, тормыш юлым – үткәнем һәм бүгенге көнем турында язып үтәсем килә. “Читтән яхшырак күренә” – диләрме әле, бәлки, бәяләп тә алырсыз.

Туфан абый, мин Сезне үзем белән сәяхәткә дәшәм. Юлыбыз озын булыр. Минем туган ягыма кайтып килик әле. Нинди үзгәрешләр бар икән?

Туган авыл…Туган туфрак…Туган җир…Авыл һәм җир…

Бу төшенчәләр бер-берсенә бик якын һәм аерылгысыз. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки һәр кеше үз язмышын, көнен-төтен, аен-елын әлеге дә баягы шул авыл, җир, кара туфрак белән бәйли һәм дә ялгышмый. Моның шулай икәнен кылган гамәлләре, башкарган  эшләре раслый. Балачак, үсмер еллары  авылы белән турыдан-туры бәйле булса, кылган эш-гамәлләре  аның  алдагы тормышында маяк булып, юлын яктырталар. Һәр авылның үзенә генә хас, башка бер җирдә дә була алмый торган, кабатланмас табигате.  Ә авылның йөзек кашы булган авыл  халкы… үзе сихри бер дөнья! Менә шуларны бер йомгак итеп күрә белү, ә аның өчен – күңел күзең булу кирәк.

…Шигырь конкурсы… Йомгаклау  туры… Җиңү…Бүләкләү тантанасы…Мине сәхнәгә чакырдылар…Һәм…

Кулымда — Кош…Каурый канатлы ирекле Кош! Ул мине үзенең куе каурыйлы канатына күтәреп алды да Галәм киңлегенә күтәрде…

…Очсыз-кырыйсыз киңлек! Югарырак күтәрелгән саен, күк йөзе яктыра бара. Миңа  әйтеп бетергесез рәхәт! Ни хикмәт – сулышым да икенче!

Рәхәт хисләрдән бераз айный төшеп, кайсы урыннан күтәрелеп китүемне барлау өчен  карашымны түбәнгә юнәлттем. Ә анда…

Гүзәл Кошым шунда телгә килде: “Инде  хәзер синең дә канатларың бар. Теләсәң, галәм киңлеген бергәләп иңләрбез. Тик бер шартым бар: син бар нәрсәне күзәтеп, истә калдырып, күргәннәрең турында Җирдәге дусларыңа сөйләргә, юлда нинди генә каршылыклар очраса да, сабыр канатларыңны сындырмыйча, гел алга омтылырга, ә иң мөһиме – Галәмгә күтәрелеп киткән урыныңны хәтердә калдырырга, онытмаска тиешсең!!! ”. Шулай диде дә Кошым, киң колач алып, туган якларына юл тотты. Бик озак (адашмасын диптер  инде) артымнан  күзәтеп, озатып калды.Күңелем  шулай сизде .

Хәтерем яңарды…

“Укытучы булыр идем…  Менә син дәрес башлыйсың. Күпме күз сиңа төбәлгән. Акларсыңмы син аларның ышанычын?Булдыра алырсыңмы син? Ярты юлда туктап калмассыңмы? Я, җавап бир!”.

Дүртенче сыйныфта укыган чагым… Инша язам… Сорау арты сорау,

алда билгесезлек. “Менә син, укучыларның мөлдерәмә тулы күзләренә карап, алар түземсезлек белән көткән беренче сүзләрне әйтәсең: “ Хәерле көн, кадерле балалар!..”.

Гомер агышы… Шул көннән алып, күпме сулар аккан, күңел түрендә җуелмас хәтирәләр сакланган. Үткәннең һәр мизгеле- онытылмаслык булып, күңел түрендә урын алган.

Бүгенгә кадәр миндә шул вакытта кабынган учак яна, сүнмичә яна бирә.

Һәм шул учакның ялкыннарын мин укучыларыма өләшәм.

Ә инде янган учакның  бүгенгә кадәр сүнмәве өчен, мин үземне укыткан укытучыларыма, бигрәк тә, беренче укытучым- Сәмигуллина Фәүзия Сәмигулла кызына (ни кызганыч, Туфан абый, бу изге Кеше безне калдырып, бакыйлыкка күчте. Авыр туфрагы җиңел булсын!),  мине 5 нче сыйныфтан  үз канаты астына сыендырган сыйныф җитәкчемСафиуллина Фәридә Һадый кызына бурычлы һәм чиксез рәхмәтлемен.

Ә инде мәктәп бусагасыннан олы тормыш юлына аяк баскан чорда,үзенең киңәшләре белән илһамландыручым, укытучым – Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы булды.

“Укытучы булыр идем…”– дигән сүзләремне ишетү белән: “Бу сүзләрне мин синнән күптән көткән идем инде, балакаем!”– дип җавап кайтарды.

Белмим, язмыш мине бу изге күңелле кеше белән очраштырмаган булса, бүгенге көнемдә хезмәт юлым нинди булыр иде микән? Аның шул сүзләре минем канатларыма көч өстәде. Аның шул юллама-сүзләре бүгенгә кадәр маяк булып, юлымны яктырта.

Рәсимә Равил кызының хезмәт юлы да нәкъ менә педагоглык эшчәнлек белән бәйле. 1977 нче ел… Казан педагогия көллияте. Кайчандыр укучыларның миңа төбәлгән сорау катыш өметле карашлары аңа төбәлгән… Кайчандыр минем җавапсыз сорауларымны ул да кабатлый… Беренче дәрес… Сынау арты сынау.

Ягышулар, абынулар- сөртенүләр. Тормыш дулкыннары…

Берсенә дә бирешмичә, Рәсимә Равилевна тормыш баскычыннан акрынлап югарыга күтәрелә. СССР фәннәр Академиясе тел, әдәбият һәм тарих институтының Казан филиалы фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы ассистенты, татар филологиясе һәм тарих факультетының өлкән укытучысы, татар филологиясе һәм тарихы кафедрасы доценты, татар филологиясе һәм тарих факультетының лингвистика һәм тәрҗемә итү кафедрасы доценты. Шушы хезмәтләре белән беррәттән, бүгенге көндә ул Татарстан Республикасаы Мәгарифне үстерү Институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасын җитәкли. Рәсимә Равил кызы – укытучылар укытучысы да.

Куйган хезмәт нәтиҗәләре озак көттерми. Мәгариф өлкәсендә керткән күпкырлы хезмәтләре, әлбәттә, югары бәяләнә. Бүгенге көндә Рәсимә Равилевна “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исемен йөртә. Милли белем  бирү өлкәсендә керткән хезмәтләре һәм югары квалификцияле кадрлар әзерләүдәге хезмәтләре өчен “Казанның 1000 еллыгы” медале һәм  “Казанга лаеклы хезмәте өчен”  1нче дәрәҗә билгесе белән бүләкләнә. 2011 нче елда аңа Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре” дигән исем бирелде.

Күп еллар дәверендә ничәмә-ничә балада туган телгә мәхәббәт уяту, милли үзаң тәрбияләүгә көчен кызманган укытучым ике газиз улына сөекле ана, тормыш иптәшенә тугры хатын, оныкларына яраткан дәү әни дә әле. Йортта янган учакны сүндермичә, бүгенге тормышның тагын да яхшырачагына өмет белән, үзе укыткан укучыларның уңышларына куанып яши минем укытучым.

Бөек галим К.Д. Ушинский әйткәнчә,”Кешенең үсеше – аягыннан башына карап түгел, башыннан күккә карап үлчәнә”. “ Укыткан –  әле укытучы түгел, укытмый кала алмаган – укытучы”.

Алтын сүзләр! Нинди асыл сүзләр!  Һәм, һичшиксез, моның белән килешми мөмкин түгел. Укытучы һәм укучы үсешендә төп кагыйдәгә әйләнгән сүзләр бу.

Кеше ялгышларда өйрәнә. Менә шушы өч изге зат, тормыш юлын сайлаганда  абынырга да, сөртенергә дә, вакытында сикереп тора белергә дә өйрәттеләр. Колагымда бүген дә алар әйткән сүзләр яңгырый:

“Сайлыйсыз икән, үкенмәслек булсын!”. Үзеңнең мөмкинлекләреңә һәм көчеңә ышану һәм ышандыру өчен күпме көч һәм сәләт кирәк булган аларга! Мин моны яши-яши аңладым һәм аңлыйм. Сайладым.Үкенмим.

Сезгә чиксез рәхмәтләремне әйтеп, баш иям, хөрмәтле укытучыларым!

Телебездә бер гыйбарә яшәп килә : “Урманда беркайчан да бушлык булмый. Әгәр була  икән – син моңа үзең гаепле”. Бу очракта мин үземне бер дә гаепле итеп санамас идем. Минем үткәнем бушлык һәм күңелсезлекләрдән түгел, ә киресенчә – тулы бер тормыш дулкыныннан гыйбарәт. Шул дулкында мин әле дә булса, талгын гына чайкала бирәм. Ишкәкләрем – минем ышанычлы укучыларым. Алар булганда мин дулкын ярсуына бирешмәячәкмен! Әгәр дә миннән :”Хезмәт юлын яңадан сайлау мөмкинлеге туса, кем булыр идең ?”, – дип сорасалар, җавабым бер генә: “ Бары тик – укытучы!”. Үз һөнәреңә чынлап та бирелгәнсең икән, башкача булуы мөмкин дә түгел.

Бүген инде мин , кайчандыр җавапсыз  калган  сорауларыма төгәллек кертә алам :

  1. Үткән юлыма газаплы караш сакламыйммы? Җавабым:Юк. Чөнки мин куелган максатларыма ирештем.
  2. Мин үземне таптыммы? Җавабым: Әйе! Мин – укытучы! Һәм бу исемне мин соңгы сулышыма кадәр аклармын!

Мин –Галәм  кочагында! Күпме гизәрмен – билгесез… Тик сабыр канатларым гына сынмасын иде!

А в ы л ы м ! Җир Кешеләре! Көтегез мине! Мин  к а й т ы р м ы – ы – ы – н !

Юлым дәвам итте. Кайда гына булмадым мин, кемнәр белән генә очраштырмады да, кемнәр белән генә аралаштырмады мине бу чиксез дөнья! Ләкин, Галәмне аркылыга-буйга иңләсәм дә, Җир сере әлегә янә үзендә генә сакланып калыр…Шуны аңладым.

Ниһаять, ерак сәфәрем тәмам. Мине ерак юлга үзенең фатихасын биреп, канат куеп очырган  туган ягыма якынлаштым. Авылымда әллә ни үзгәреш сизелми кебек. Шунысы бик тә куандырды. Шул ук таллар, шул ук басу- кырлар, шул ук инеш, чишмә буйлары…

Туган нигезгә  тукталганчы, ерак бабаларым, күкрәк сөтен имезгән газиз әнием,

хезмәт юлымны укытучылык хезмәте белән бәйләвемне күрергә теләгән, һәм башкача  мөмкин дә булмавына чын күңеле белән ышанган газиз әтием, вакытсыз гомерләре өзелгән кан-кардәшләрем яшәгән мәңгелек  йортка – авыл зыяратына юл  алдым. Теләгем – сәламемне җиткерү иде .

Исәнме, газиз Туган Җирем! Исәнме, Авылым! Исәнме, Ямаширмәм! Исәнме, Туган нигез! Исәнмесез, минем газиз әти- әнием, туганнарым! Күрегез, мин  Сезгә  кайт-ты-ы-ы-м!

Мин дөрес юлдамы, Туфан абый?

 

Добавить комментарий