Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөгаллим буларак үзүсешкә юллар киң     

Тема: Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыныСүрия ӘХМӘТОВА,Мөслим районы Баланны төп мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы. Педагогик стажы – 41 ел. Фәннең төп бурычы – кешелекнең пробл...

Тема: Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны


Сүрия ӘХМӘТОВА,


Мөслим районы Баланны төп мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы. Педагогик стажы – 41 ел.


 Фәннең төп бурычы – кешелекнең проблемалары чишелешләрен табу. Һәм бу бурычны иң яхшы тормышка ашыручы фән генә иң мөһим фән дип саналырга лаеклы. Бу исемгә иң төп дәгъвачы булып математика фәне тора дисәк ялгышмабыз. Математиканың ролен Д.И.Менделеев: «Фән үлчәүдән башлана. Төгәл фәннең үлчәүдән башка мәгнәсе юк», – дип бәяләгән. Чыннан да, фәннәр патшасын без вакытның һәр мизгелендә кулланабыз. Математика баланың фикерләвен формалаштыра һәм дөньяга карашы формалашуга йогынты ясый. Нәкъ менә математика, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табарга, тормышта очрый торган бик күп «ни өчен?»нәргә җавап эзләү гадәтенә өйрәтә. Еш кына математика балага ачыш шатлыгы бүләк итә. Бу – шулай ук математика фәненең тормыштагы мөһим роле. Әмма математика дөньясына алып керүче, бу дөнья белән баланы таныштыручы шәхеснең – укытучының роле әйтеп бетергесез әһәмиятле. Бүгенге авыл укытучысы... Ул нинди булырга тиеш? Икенче буын федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе мондый: мәктәпне тәмамлаганда, укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Димәк, традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Гади генә итеп әйткәндә, укытучы балаларның фикер эшчәнлеге белән идарә итүче вазифасын гына башкара. Әмма шунысын мөһим: нәтиҗә бары тик укытучының осталыгыннан тора.


Бүгенге авыл мәктәбе... Ул нинди? Бала саны бик аз булса да, безнең Баланны төп мәктәбендә заманча дәрес үткәрү өчен дә, укучыларның сәләтләрен үстерү өчен дә барлык мөмкинлекләр дә бар дип исәплим. Һәр укытучының да ноутбугы интернетка тоташтырылган, проектор, элмә, интерактив такта, аудио, web ресурслар җитәрлек, китапханә дә яңа басмалар белэн  һаман баетылып тора. Мин, сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар биреп, укучыларны фәнни-тикшеренү эшләре белән V сыйныфтан ук кызыксындыру отышлы икәнлеген үз тәҗрибәмдә ачыкладым, чөнки тикшеренү эшләре – чынбарлыкны танып-белүнең шәхесне үстерүгә ярдәм итә торган универсаль алымы. Тикшеренүһәм проект эшчәнлеге вакытында укучылар белемнәрне үзләштереп кенә калмыйлар, ә мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә эзләп табарга да өйрәнәләр. Уку дәверендә укучылар белән V – VI сыныфларда иң гади иҗади һәм эзләнү эшләреннән башлап, өлкән сыйныфларда реферат, доклад рәвешендәге фәнни-тикшеренү эшләре әзерләүгә ирешәбез. Бу эшләрнең иң яхшылары белән районда, республикада үткәрелә торган фәнни-практик конференцияләрдә катнашабыз һәм һәр уку елында республика куләмендә берничә җиңүгә, призлы урыннар яулауга ирешәбез


VIII сыйныф укучысы А.Гайнетдинова һәм IX сыйныф укучысы А.Габидуллина минем җитәкчелектә Д.И.Менделеев исемендәге Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында катнашып финалга үттеләр Һәм без укучыларымның әти-әниләренең матди ярдәме белән Мәскәү шәһәрендә бу конкурсыта катнашу бәхетенә ирештек. Конкурс 5 нче февральдән 8 нче февральгә кадәр дәвам итте. Конкурсның оештыру комитеты укучыларның яшәү, туклану, Мәскәүдә йөрүләрен оештыруны тулысынча үз өстенә алды. Конкурс чараларыннан буш вакытларда укучылар өчен Мәскәү шәһәренең музейларына, Третьяков галереясына, театрларга экскурсияләр оештырылды, шулай ук кичке Мәскәү буйлап уңайлы автобусларда сәяхәт тә укучыларыбыз күңелендә калырлык итеп оештырылды. Гомумән, конкурсның программасы бер генә минуты да әрәмгә узмаслык итеп тыгыз һәм мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Конкурс барышында укучылар танылган галимнәр белән очрашырга да, үзләренең белемнәрен баетырга да, күңелле итеп ял итәргә дә өлгерделәр. Ә инде фәнни-тикшеренү эшләре белән чыгышлары өчен конкурсның Грамоталарына һәм финалчы медальләренә лаек булдылар. Узган уку елында шулай ук укучыларымның әти-әниләренең матди ярдәме белән Санкт-Петербург шәһәрендә XIII Бөтенсоюз Балтыйк фәнни-инженерлык конкурсында катнашып, фәнни-тикшеренү эшләребез  конкурсның лауреатлары дипломнарына лаек булды.


Укучыларны тикшеренү эшләре белән шөгыльләнергә өйрәтү мине түбәндәге нәтиҗәләргә китерде:



  • Тикшеренү эшләре укучыларга уңышлырак укырга, фәннәрне тирәнтенрәк үзләштерергә ярдәм итә.

  • Китап белән эшләү күнекмәләрен формалаштыра, дөньяга карашларын киңәйтә.

  • Үз фикерләрен якларга, ачык һәм төгәл итеп аңлатырга өйрәтә.

  • Аудитория алдында күп тапкырлар чыгыш ясау укучыларны үз фикерләрен дәлилләргә, фикер алышуда катнашырга өйрәтә.

  • Тикшеренү эшләре белән шөгыльләнеп, укучылар яңа белемнәрнең нинди авырлык белән табылуына төшенәләр.

  • Тикшеренү эшчәнлеге укучыларга үзләренең дә зур фәндә кирәкле икәнлекләрен тою мөмкинлеге бирә.


Мин тормышта нәкъ менә математика укытучысы белгечлеген сайлавыма бер дә үкенмим. Иң оста һәм күп еллар язылган иҗат жимешләрем – авыл мәктәбеннән чыгып тормышта үз урынын таба алган көчле шәхесләр булып тәрбияләнгән укучыларым. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен ныграк төшенәм. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Мин дә укучыларыма ярдәм итә алуым белән үземне бик бәхетле дип саныйм. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Мин үземә сүлпән булмаска, һәр җирдә сәләтле укучыларымны күрсәтергә, Мөслим районы исемен, Баланлы мәктәбе исемен  Рәсәй, Татарстан күләменә чыгарырга кирәк икән дип нәтиҗә ясадым. Һәм һәр укучымның  сәләтен үстерү, иҗат  дөньсын киңәйтү өчен тырышып эшлим, авыл мәктәбе балаларының иҗат җимешләре – тикшеренү эшләре белән Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләренә кадәр барып җитеп яхшы нәтиҗәләргә ирешүебез шуны исбатлый, әмма игътибар бирәсе яклар да күп икән әле. Бик күп билгеле шәхесләр тормыштагы уңышлары өчен омтылышларын вакытында күреп, сәләтләрен үстерү өстендә эшләгән остазларына рәхмәтле. Безгә үрнәк булырлык остазлар бар. Димәк, мөгаллим буларак үзүсешкә юллар киң.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ