Остазларым – тормыш маягым

Гөлнур Илдус кызы СИМАКОВА,

Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Педагогик стажы – 23 ел

Энә белән кое казыйм

Шундый минем эшем.

Суы чыкмаслыгын беләм

Казыйм күңел өчен.

Тауларга таба үрмәлим,

Җитмәсә дә көчем.

Тәгәрим дә тагын менәм

Кирәк күңел өчен.

Җырлыйм кайчак булмаса да,

Һичбер тыңлар кешем.

Үз тавышыңны ишетү

Кирәк күңел өчен.

  Фәнис Яруллинның бу шигъри юллары тормышымның тулы бер чагылышы сыман. Әйе, хезмәтем авыр, бәлки, энә белән кое казыганга караганда да авыррактыр, тик күңелемә бары тик шушы һөнәр генэ якын. Әйе, хезмәтем бик күп көч таләп итә, әмма шушы һөнәр генә минем күңелемә рәхәтлек бирә. Әйе, мин җырлыйм, сөйлим, кычкырам… чөнки минем тыңлар кешем бар, миннән гыйлем, акыл, тәрбия алырга теләүче укучыларым бар. Әйе, мин – укытучы! Ә бу яктан бәхет миңа өеп бирелгән. Беренчедән, мин 120 еллык тарихы булган, үзем белем алган туган мәктәбемдә чирек гасырга якын балаларга белем һәм тәрбия бирәм. Икенчедән, мин – 110 еллык педагогик стажы булган укытучылар династиясе вәкиле, аларның дәвамчысы.

Халык мәгарифе отличнигы, РСФСР һәм ТАССР мәгариф министрлыкларының Мактау грамоталары иясе – әнием Мусина Рәбига Миңнәхмәт кызы 32 ел гомерен балаларга рус теле һәм әдәбияты фәненең нечкәлекләрен төшендерүгә, бу фәннән ныклы белем бирүгә багышлады.

Үз эшенә бөтен күңеле белән бирелгән, фидакарьлекнең олы үрнәге булган әниебез без – ике кызында укытучы һөнәренә мәхәббәт уята алуы белән генә дә мактауга лаек, минемчә. Хезмәтебездә, тормышыбызда туган очсыз-кырыйсыз сорауларга да ул җавап табарга ярдәм итте, аның кайгыртучан карашы дөрес юл сайларга булышты. Укытучы һөнәре нечкәлекләренә өйрәтүче, туры юл күрсәтүче якты маягыбыз булды ул безнең.

Заманында мәктәпнең генә тугел, районның иң көчле, абруйлы, тирән белемле, киң эрудицияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган әнием алдында баш иям. Аның сызган юлына тап төшермичә, тырыш, намуслы хезмәт куеп, киләчәк буынга белем бирүдә көчемне кызганмаячакмын.

35 еллык педагогик эшчәнлегендә туган телне чын күңелдән яратучы, тел-милләт сагына басарлык шәкертләр әзерләп калдырган тагын бер остазым – Гүзәлия Габдрахман кызы Исмәгыйлева. ТАССРның, ВДНХның укыту-тәрбия эшендә ирешелгән уңышлар, алдынгы тәҗрибәне яктырткан өчен Мактау грамотасына, республика педагогик кадрларының квалификациясен күтәрүдә күпъеллык эшчәнлек өчен Мәгариф министлыгының Рәхмәт хатына лаек булуы һәм, ниһаять, «ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы» дигән мактаулы исем йөртүе күп нәрсә хакында сөйли. Педагогик эшчәнлегенең беренче елларыннан ук тел-әдәбият кабинетында иҗат лабораториясен булдырып, әдәби-иҗат түгәрәге белән җитәкчелек итеп, авылда да күптөрле җәмәгать эшләрендә катнашкан, эш тәҗрибәсе республика матбугат басмалары битләрендә яктыртылган, Казанда укытучыларның белемен күтәрү институтында лекцияләр укыган, консультацияләр үткәргән, фәнни конференцияләрдә катнашып, чыгышлар ясаган гап-гади авыл укытучысы бит ул!

Шул елларда ук үзе авторлык программалары төзеп, әдәби туган якны өйрәнү курслары алып барган , шулар ярдәмендә укучыларында туган якка, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләгән, кайсы гына өлкәгә карасаң да: «Минем укучыларым!» – дип әйтерлеге булган остаз – үзе сайлаган язмышның бәхетле хуҗасы инде ул!

Тагын бер укытучым турында әйтми калсам, язмам тулы булмас кебек. Пионер, комсомол оешмалары гөрләп эшләгән елларда тәрбияви чаралар, югары әзерлекле бәйрәм кичәләре оештырып, З.Космодемьянская исемендәге пионер дружинасын берничә ел (1974 – 1978, 1982, 1986 елларда) районда иң алдынгылар рәтенә чыгарган, профориентация, хезмәт, тимурчылык, хәрби-патриотик юнәлешләрдә, сәнгать өлкәсендә уңышлы эш алып барган Фәтхия Нәзи кызы Зарипова ул. Аның күпъеллык эш тәҗрибәсендә Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан ил күләмендә «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмасын!» девизы астында сугышта һәлак булганнарның исемен мәңгеләштерү,тарихыбызны туплау, өйрәнү максатыннан, өйдән-өйгә йөреп, экспонатлар, фотосурәтләр, хатлар, документлар җыеп, истәлекләр язып алулары мәктәбебездә «Туган якны өйрәнү» музее һәм «Сугышчан һәм хезмәт даны» залына нигез сала. Музей эшчәнлеге укучыларда халкыбызның хезмәт, патриотик, туган илгә мәхәббәт традицияләрен тәрбияләүдә зур роль уйный. Фәтхия Нази кызы да – ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы!

Әйе, мин атаган әлеге шәхесләр бәлки, «Мәгариф диңгезе»ндә ялтыраган асылташлар да түгелдер, ләкин алар илебез, республикабыз үсеше, яшәеше  өчен әһәмиятле булган белемле, тәрбияле тулы бер буын вәкилләрен үстергән, гап-гади авыл мәктәбендә эшләп, фән эшлеклеләре, табиблар, укытучылар, журналистлар, хәрбиләр, юристлар, зур-зур хуҗалык, оешма җитәкчеләре, алдынгы игенче һәм терлекчеләр, завод һәм фабрика эшчеләре һәм башкаларны тәрбияләгән кешеләр. Мин аларның укучысы булуым белән, нәкъ менә алар «мәктәбен» үтеп, мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәт итүем белән хаклы рәвештә горурланам!

Категория:

Добавить комментарий