Остазларым юлыннан

Тәнзилә Таһир кызы ЯМАЛИЕВА,

Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Педагогик стажы – 29 ел

Әле кайчан гына сары сагышлы көзләр иде. Ә хәзер әнә кара: һәр тере җан якты кояшка тартыла, аның һәрбер күзәнәге яшәү дәрте белән тула.

Бар да яңара, яшәрә, хәрәкәткә килә. Ак кышлардан соң табигать  уяна, тирә-як ямьгә төренә, яшәү дәрте белән җилкенә.

Тик табигать таҗы булган кеше мондый яшәрүдән, үлеп терелүдән мәхрүм. Кайда икән, кайда калган ул алтын кебек бала чакларым, болыннарда уйнап чапканым, яшьлегемнең гүзәл еллары, гомеркәйнең үткән юллары дип, моңаерга гына кала. Шулай да, әгәр дә кешене, үлгәннән соң да искә алучы булса, ул тулысынча юкка чыкмый, башкалар хәтерендә яшәвен дәвам итә, диләр.

Мин, табигать кебек, язлар саен яңадан тумасам да, гомерем хәтер буларак дәвам итәр, чөнки мин укытучы – йөзәрләгән бала хәтерендә урын алган кеше.

Укытучы! Үзенә әллә ничә төрле һөнәрне берләштергән (үз фәнен яхшы белүче, арадаш фәннәрдән хәбәрдар укымышлы; ана вазифасын да өстенә алган тәрбияче, педагогика, методика,психология буенча белемнәр белән коралланган мөгаллим, сценарист, режиссер, артист, әйдаман һ.б.) үзенчәлекле профессия. Юк, профессия генә түгел, укытучы һөнәре миссия ул!

Талантларга бай халкыбызның мәгариф өлкәсендә күренекле шәхесләре шактый. Без, әгерҗелеләр, бертуган Гобәйдулла, Габдулла, Мөхлисә Бубыйлар. Татарстанда халык мәгарифен  оештыручыларның күренеклесе булган Мөхетдин Корбангалиев, күп телләр белгече, галим-педагог Зәйнәп Максудова, бөтен гомерен укытучылар әзерләүгә багышлаган Җамал Вәҗиева белән горурланабыз.

Миңа да мәктәп елларымда күренекле педагоглар династиясе вәкилләреннән белем алу насыйп булды. Династиянең чишмә башы 1835 елда Әгерҗе районы Иске Эсләк авылында туып-үсеп, атаклы Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган хәзрәт Мөслимов Әхмәтсадыйк Сәфәргали улы була. Бу нәселдән булган муллалар, укытучылар менә инде ике гасырга якын халкыбызга гыйлем бирә. Шулардан иллесе – Татарстаныбызның мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган шәхесләр. Аларның педагогик эшчәнлеге турында тәфсилләбрәк «Признание, ставшее судьбой» китабында язылган. (Казан, 2010) Менә шул укымышлы нәсел вәкилләре иде остазларым. Алар Иске Эсләк авылында Хәбибрахман хәзрәт улы Габделхак абый гаиләсендә туып-үскәннәр. Әтиләре 1941 елда сугышта һәлак булып, биш ятим кала. Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы ачлык-ялангачлык чорында бишесенең дә укытучылыкка укып чыгуы – батырлыкка тиң күренеш. Бу асыл затлар, озак еллар мөгаллимлек итеп, милләтебезгә, республикабызга зур хезмәт куйган. Өлкән апалары Рәхилә Арсланова Касай башлангыч мәктәбе мөдире, аннан Кадыбаш урта мәктәбе директоры булып, соңгы елларында район мәгариф бүлегенең методик кабинетын җитәкләде. Үз эшенең остасы иде дип, зур хөрмәт белән искә алалар аны район укытучылары. Аның сеңлесе Мөнирә апа Сәфәргалина – минем беренче укытучым. Ул минем өчен гомер буе эштә дә, шәхси тормышымда да үрнәк булды.. Әле мин аның улы – районның алдынгы укытучысы Рафаэль абый Гыйззәтуллиннан география фәнен дә укыдым. Габделхак абыйның өченче кызы – Әкълимә апа безне татар теле һәм әдәбиятыннан укытты. Китап укуга ихтыяҗ, милләтебезгә, телебезгә мәхәббәт тәрбияләгәне өчен рәхмәтле мин аңа. Кече сеңелләре Рәбига апа белән энеләре Фәрит абый фән юлыннан киткәннәр. Үзләре эшләгән Казан педагогия институтында, зур хезмәт куеп, мактаулы дәрәҗәләргә ирешкән галимнәр.

Укытучыларым Мөнирә апа, Әкълимә апа, Рафаэль абый – барысы да укымышлы, зыялы затлар. Укытучы һөнәрен сайлауга миңа нәкъ менә алар этәргеч бирде. Егерме тугыз ел инде мин остазларымның эшен дәвам иттерәм. Башлангыч сыйныфларда – мәктәпнең иң җаваплы бүлегендә укытам. Анда кешенең алтын чоры – балачагы уза. Ә инде белгәнебезчә, без барыбыз да балачак иленнән.

Беренче урынга баланың исән-иминлеген, саулыгын куеп, сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән технологияләр кулланам. Сыйныфтагы психологик уңай атмосфераның әһәмияте бик зур. Бала үзенә игътибарны, үзен яратуны тоярга тиеш. Укыту процессында баланы иҗат итәргә,  мөстәкыйль фикер йөртергә, анализларга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтергә омтылам. Белем алу – энә белән кое казу дигән борынгылар. Ялыктыргыч күнегүләрне уеннар белән җанландырып җибәрәм. Интернет-ресурслардан файдалану да эшнең нәтиҗәлелеген арттыра. Балалар аңлар, кабул итәр дәрәҗәдә һәм күләмдә  таныштыру мөһим дип саныйм. Эшемне яратып башкарам дию генә аз булыр, укытудан, балалар белән аралашудан, аларга җан җылымны бирүдән рәхәтлек алам. Күңелем белән авыл мәктәбенең эшен тагын да нәтиҗәлерәк итәсем, яхшыртасым килә.

Мәктәп – авылның социаль-мәдәни үзәге ул. Тик бу статуска күтәрелү өчен мәктәпкә билгеле бер  күләмдәге ресурслар, тырыш кадрлар һәм авыл җәмәгатьчелеге, ата-аналар белән тыгыз бәйләнештә эшләү кирәк.

Мәктәп – җәмгыять тормышының көзгесе. Үзенчәлекле шартларда эшләгән авыл мәктәбе өчен өстәмә проблемалар да бар. Мәсәлән, демографик ситуациянең катлаулыгы, мәдәни һәм белем үзәкләреннән еракта урнашу да кыенлык тудыра (безнең Кадыбаш авылы район үзәгенә – йөз, Казанга 450 км ераклыкта урнашкан). Бу, бер яктан, билгеле бер социаль-мәдәни йомыклык шартларында эшләүгә китерсә, икенчедән, мәктәпнең мөмкинлекләрен дә чикләп, укучының гомуми үсешен тоткарлый. Болай да бит инде авыл баласы альтернатив белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм. Сыйныф контингентында физик кимчелекле яисә ярдәмче мәктәптә укырга тиешлеләр дә булырга мөмкин. Белеме җитмәү һәм физик эштән бушамаулары сәбәпле, ата-ана баласына укуында ярдәм күрсәтә алмый. Сирәк булса да бик үк адекват булмаган ата-аналарның очравы проблемалар китереп чыгарырга сәбәп булырга мөмкин. (Һәрбер чыгарылышның сәләтле, яхшы укучылары югары уку йортларына китә тора, ә әйләнеп кайтучы юк диярлек. Авылда күп очракта кем калганын аңлыйсыздыр дип уйлыйм.) Билгеле, авыл мәктәбенең плюслары да бар. Аз санлы укучылар белән эшләү аны элиталы мәктәпкә якынайта. Авыл баласы табигать эчендә үсә. Балаларны тәрбияләүдә бөтен авыл катнаша дисәм дә хата булмас. (Безне дә бит алай әйтмә, болай эшләмә, кеше ни әйтер дип үстерделәр) Бала кечкенәдән халкыбызның гореф-гадәтләрен, йола-традицияләрен үзенә сеңдереп үсә. чөнки авыл үзе бер зур гаилә кебек бит.

Үз ягыңда яшәү, эшләү бәхетнең бер өлеше ул. Монда миңа бар да таныш, бар да үз. Ата-аналар белән танышып, аларның яшәү рәвешен, холык-фигыльләрен өйрәнәсе юк, Ә менә читтән килгән укытучы адаптация чорын үтәргә мәҗбүр. Монда яшь кешегә шактый гына кыенлыклар белән очрашырга туры киләчәк. Мәктәпкә, бигрәк тә башлангыч сыйныфларга,  үз җирлегендә туып-үскән укытучы кирәк. Шуңа да укытучы һөнәренә мәктәп партасы арасыннан ук һәм мөгаллимнең үз үрнәгендә әзерли башлау зарур. Дөресен әйткәндә, авыл мәктәбе заман таләпләре буенча җиһазландырудан  һәм укытуның яңа технологияләрен кертүдән дә бигрәк үз хезмәтенең үзенчәлекләрен аңлап эш итәрдәй педагогик кадрларга мохтаҗ.

Авыл мәктәбе соңгы ике дистә елда шәһәр өчен эшче көчләр әзерләү белән мәшгуль. Үзгәртәсе иде бу хәлне – авылда яшәрдәй, эшләрдәй кешеләрне укытып чыгарасы иде, тик мәктәпнең шактый проблемалары авыл җирлегенең яшәешенә бәйле булганлыктан, авылны һәм шул исәптән мәктәпне саклап калу өчен ил күләмендә чаралар үткәрү зарур.

 

Категория:

Добавить комментарий