Логотип Магариф уку
Цитата:

Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе

Ләйсән  Мәүлет кызы ГЫЙМАДИЕВА, Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбенең биология укытучысыПедагогик стажы – 20 елТатарстан! Бүгенем син минем, үткәнем син, Киләчәккә барыр юлым син. Аяк терәп басар жир...

Ләйсән  Мәүлет кызы ГЫЙМАДИЕВА,
Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбенең биология укытучысы
Педагогик стажы – 20 ел
Татарстан! Бүгенем син минем, үткәнем син,
Киләчәккә барыр юлым син.
Аяк терәп басар жирем дә син,
 Сусавымны басар суым да син!
Һәркемгә дә үз туган ягы кадерле. Кеше кайда гына төпләнмәсен, нинди генә югарылыкларга ирешмәсен, туган туфрагыннан, туган җиреннән олы була алмый. Илсез һичбер кеше, һичбер халык ирекле була алмый... Илен җуйган- иреген җуйган. Үз халкыңның җанлы тарихына, милләтеңнең  казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану һәрберебез күңелендә яшәсен дип язган бөек шәхесРизаэтдин Фәхретдин. Мәшһүр тарихчы-галим, әдип, педагог, журналист, шәрык белгече, фәлсәфәче, мәгърифәтче, имам. Аның акыллы мөфти, гадел казый булып милләтебезгә хезмәт итүен буыннардан-буыннарга риваять итәрлек.Ризаэтдин Фәхретдин татар мәдәнияте, иҗтимагый фикере тарихында  мәртәбәле урын тота.Татар  мәгърифәтчелеге  тарихында  тәрбия әхлак, шәхес тәрбияләү мәсьәләләренә мәшһүр мәгърифәтче  галимебез  Ризаэтдин  Фәхретдиннән дә күбрәк  игътибар  биргән,  бу өлкәдә  аннан да күп көч  куйган  һәм  бик  күп санлы җитди  хезмәтләр язып калдырган зат юктыр, мөгаен.   Ул гомере буе тәрбия эшенә зур әһәмият бирә: «Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер... Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр», -ди ул.Галимнең кайсы хезмәтен генә алып карасаң да, аларның һәрберсендә тәрбияле кеше башкалардан өстен куелып бирелә, чөнки һәр заманда да тәрбияле кешедән үрнәк алалар, аны мактыйлар,хөрмәт итәләр, ә тәрбиядән йөз чөерәләр.
Ә дөрес тәрбияне ничек алырга мөмкин соң? Бу сорауның чишелешен нәкъ Ризаэтдин Фәхретдиннең хезмәтләрендә табарга мөмкин: «Дөньяга килгән сәгать белән балалар -тәрбиягә мохтаҗлардыр. Боларны тәрбияләүчеләр дә –аналар. «Тәрбияле ана» исемле хезмәтендә. тәрбияле аналар тәрбияле балалар үстерер, әдәп-әхлакка да иң мөкәммэл дәрәҗәдә өйрәтер, «аталарын да иң хөрмәтле кеше итеп күрсәтерләр». Ә инде тәрбияле балалар үз чиратында әти-әнисен хөрмәт итеп, картайган кәннәрендә аларга терәк булыр һәм, гомумән алганда, кешеләр алдында һәм үзенең, һәм әти-әнисенең йөз аклыгын күрсәтер. Югыйсә, бала әти-әнисенең аңа күрсәткән илтифатының хакын беркайчан да кире кайтара алмас. Шулай итеп, Ризаэтдин Фәхретдиннең тәрбиягә караган кайсы гына хезмәтен алып карасаң да, һәрберсендә баланың дөньяга карашын формалаштыруда, чын, ныклы тәрбия бирүдә, әлбәттә, гаиләнең роле зуррак булуын күрербез.
Ризаэтдин Фәхретдиннең  бөтен гомере Игелеккә, Белемгә, Яктылыкка, Иманга хезмәт итүгә багышланды.  Р.Фәхретдин – чын мәгънәсендә олуг педагог.Чөнки аның бөтен  эшчәнлеге  игелеккә , толерантлыкка , халыкны белемле һәм тәрбияле итүгә  юнәлдерелгән .Бу затның халык  педагогикасына , яшәеш тәҗрибәсенә , ислам диненә , башка халыкларның  рухи казанышларына нигезләнгән тәрбия китаплары (“Тәрбияле бала  “, “Тәрбияле ана “ , “Тәрбияле ата” , “Тәрбияле хатын “) халкыбызны иманлы , әхлаклы итүдә  инде  гасыр буена дәреслек , тәрбия әсбабы ,вазыйфасын үтәп киләләр . Аның китаплары хатын-кызлар,әти-әниләр,укытучылар өчен өстәл китабы булып торырга тиеш дип мин уйлыйм .Минем дә  укытучы буларак, төп бурычым – укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, миһербанлылык, игелеклелек, әйләнә-тирә мохитка игътибарлылык, инсафлылык кебек яхшы сыйфатлар тәрбияләү.Гомумән мин узем сыйныф җитәкчесе буларак сыйныф сәгатьләрендә Ризаэтдин Фәхретдинның  “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабын кулланам.Шәхес тәрбияләүдә, балаларга әхлак  тәрбиясе бирүдә Р.Фәхретдиннең “Балаларга үгет-нәсыхәт” китабы минем өчен өстәл китабы булып тора. Хәзерге заманда укучыларга әхлак сыйфатлары булдыруда  мөһим роль уйный.Дәресләрдә әдәп-әхлак кагыйдәләренбалага матур әдәбият аша һәм сыйныфтан тыш үткәрелгән чаралар ярдәмендәсеңдерү бик кирәк дип саныйм. Дәрес эчтәлегенә бәйләп, тормышта очрыйторган гыйбрәтле мисаллар китерү, аларга бергәләп аңлатма – бәя бирү,укучыларны җәлеп итә торган алымнар куллану уңай нәтиҗәгә китерер.
Ризаэтдин Фәхретдин хәзерге вакытта да күпчелек критикларга табышмак булып кала бирә. Риза әфәнде укылып бетмәгән китап кебек бит, ди аның турында бүгенге галимнәр. Кайсы гына фәнне алма, анда Ризаэтдин Фәхретдин эзләре килеп чыга. Аның шәхесе югары милли аң һәм толерантлыкны берләштерә. Бөтен гомере буе ул туган халкының бәхете өчен, татар телен, мәдәниятен үстерү өчен көрәшкән. Шуңа күрә Ризаэтдин Фәхретдин татарларның ин бөек шәхесләренең берсе булып кала.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ