ТАССР 100 еллыгын каршылап: мәгариф өлкәсендә бөек шәхесләр

Ильмира Васил кызы ХАЛИТОВА,

Нурлат районы Киекле урта мәктәбенең туган (татар) тел һәм дәдбияты укытучысы

 

                                                             Мәгариф әүвәл башлап адым салган.

                                        Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.

(Габдулла Тукай)

        “Әдип вә галимнәре булмаган кавем бәхетсез, мәшһүр кемсәкләрен оныткан халык көчсез, әдәбияты булмаган милләт рухсыз ” – дип әйткән Ризаэтдин  Фәхретдин. Бу сүзләр белән чыннан да килешмичә булмый, чөнки әдипләр, галимнәр, булмаса, мәгариф өлкәсе алга китмәс иде.

1300 ел элек болгар җирендә балаларны   гарәп алфавитын өйрәтү башлана. Мәхәлләләр, мәдрәсәләр төзелә башлый, татар халкы Коръән укырга, күчереп язарга өйрәнә.

Ерак гасырлардан килгән гадәт – укырга-язарга өйрәнү, мәгърифәткә омтылу татар халкында  Шиһабетдин Мәрҗәни , Ризаэддин Фәхретдин, Утыз Имәни, Габдулла Кариев, Каюм Насыйри, Габделҗаббар Кандалый, Әхмәд зәки Сафиуллин,Габдулла Тукай  кебек  һәм башка күренкле, мәгърифәтчеләрне барлыкка китерә.

Илдә нинди генә афәт, сугыш, чукындырулар булса да, татар халкы белемгә омтылган, яшәү көчен югалтмаган.

Мин нурлы, бай табигатьле Нурлат районының Кизләү авылында туып устем. Минем туган авылым челтерәп аккан саф сулы чишмәләргә, урманнарга бай, мең елдан артык тарихы булган авылларның берсе. Кизләү – чишмә дигәнне аңлата. Авылыбыз заманында бик зур булган, биредә дүрт мәхәллә, дүрт мәчет, һәр мәчет каршында мәдрәсәсе булган.

Кизләүдә  эшләп килүче мәдрәсәләрнең берсе – авылның үзәк өлешендә агачтан салына, ләкин 1908нче елда янгын нәтиҗәсендә  ул янып бетә. Шул янган мәдрәсә урынына, кирпечтән матур итеп ике катлы мәдрәсә салалар. Бу эшне Әхмәт хәзрәт Хәсәнҗан улы Гобәйдуллин оештыра.1913 елдан мәдрәсә үз эшен башлап җибәрә.

Кизләү авылы үзенең мәгърифәт учагы булуы белән аерылып тора. Мәдрәсәдә Казан, Самара һәм башка өлкәләр өчен муллалар әзерләп чыгаралар. Бу мәдрәсәдә күренекле татар мәгърифәтчеләре, шагыйрьләр, тарихчылар, мәдрәсә мөгаллимнәре Габделҗаббар Кандалый, Утыз Имәни, Ризаэддин Фәхретдин, Нәҗип Думави, артист, режиссер якташыбыз, “Сәяр” труппасын оештыручы, театрга нигез салучы  Габдулла Кариев белем алганнар.Алар үзләренең әсәрләрендә дә күбесе үзләренең Кизләү мәдрәсәсендә укуларын искәртеп китәләр. Нәҗип Думавиның Коръәне бүгенге көндә мәктәп музеенда саклана

Ризаэддин Фәхретдин татар әдәбиятының үсешенә бик зур өлеш керткән тарихчы, педагог, әдип. Бүгенге көндә аның  “Шәкертлек  адабе”, “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана” кебек хезмәтләре билгеле.

Габдерәхим Утыз Имәни  әдәбият тарихында иң беренче мәгърифәтче. Аның төп мотивы белем алуга чакыру булып тора. Габдерәхим Утыз Имәни  фикеренчә, иң зур байлык – гыйлем. Аның  “Ахирәтнамә”, “Нәшрәтнамә” һәм башка  дини эчтәлекле, тәрбияви әсәрләре билгеле.

Авыл халкы үзең якташы тарихчы, археолог профессор Альфред Хәсән улы Халиков белән горурлана. Альфред Халиковның “Древняя история Среднего Поволжья”, ”Монголо-татары. Золотая Орда и Булгария” һәм башка бик күп хезмәтләре бар. Республикабызда аның исеме белән  аталган урамнар   да байтак. Бу мәдрәсәдә шулай ук генерал-майор Ибраһим Кәрим улы Сафин, Мәскәүнең Тимерзянов исемендәге авыл хуҗалыгы академиясе профессоры Хәбибулла Кәрим улы Әсәров белем алганнар. Мәктәбебез үзенең фән кандидатлары Кәримов Камиль Гариф улы,Сөнгатуллин Мидхәт Рәхмәтулла улы, Усманов Ирек Сәлих улы белән горурлана ала.

Бүгенге көндә мәдрәсәбез бинасы мәктәп булып санала, укучыларга тирән белем бирү традициясен саклап килә. Данлыклы мәктәбебезгә бик еш кунаклар килә, танылган  язучылар белән очрашулар, төрле конференцияләр уздырылып тора. 1998 нче елда Альфред Халиковның 70 еллык юбилее уңаеннан фәнни –гамәли конференция, 2005 нче елда Г. Утыз Имәнинең тууына 250 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция, 2018 елда Әхмәдзәки Сафиуллин истәлегенә багышланган халыкара фәнни- гамәли конференция  үткәрелде.

Миңа да шул данлыклы мәдрәсә бинасында белем алу бәхете тиде. Мин моның белән чиксез горурланам.

Кизләү…Җанга якын миллилек, татар рухы, ничә буын хәзрәтләрнең изге догалары сеңгән бу җиргә. Шул мәгърифәт учагы  минем күнелемдә укытучы булу хыялы уятты. 2006 нчы елны мин АДПУ га татар филология бүлегенә укырга кердем. Бу фәнгә карата мәхәббәтне олы хөрмәткә лаеклы укытучыларым Әлфия Хәмәтҗан кызы һәм Нурзия Минәхмәт кызы уятты.

АДПУда   Арсланов Л.Ш., Исмагилова С.Г., Гибадуллина Ф.И., Нигматуллин М.М., Галлямов Ф.С, Салимова Д. А. кебек  оста мөгаллимнәр, профессорлар лекцияләрен тыңлау бәхетенә ирештем. Алар биргән белемнәр бүгенге көндә дә иҗади эшемдә якты маяк булып тора.

Хезмәт юлымны  Нурлат районының “Киекле урта белем мәктәбе” ндә башлап җибәрдем. Инде ун ел биредә дус, тату коллективта туган тел һәм әдәбияты укытучы булып хезмәт итәм. Барлык тырышлыгымны  укучыларда туган тел һәм әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләүгә, гореф-гадәтләребезне , йолаларыбызгы саклап калырга юнәлдердем. Кызганычка каршы,  күп кенә балалар туган  телләрен оныта баралар, рус телендә ешрак сөйләшәләр. Туган телен саклау – һәркемнең бурычы, бигрәк тә хәзер, телебез бетә бару ягында торганда. Без, туган тел укытучылары,  туган телебезне саклау сафында торабыз, милләтебезнең язмышы өчен көеп, янып яшибез. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да  бит мәгърифәткә омтылган, халыкны белем алуга өндәгән, туган теле өчен янып, көеп  яшәгән шәхес. Аның шигырьләрендә без инде 1907 нче елларда ук мәгърифәт, милләт язмышы өчен борчылуын күрә алабыз. Димәк, ул вакытта ук туган телебез бетә бару ягында булган, ләкин бөек шәхесләребез моңа юл куймамаганнар. Шуның нәтиҗәсендә, без матур итеп туган телебездә сөйләшәбез, хис-кичерешләребезне җиткерә алабыз.Чыннан да, туган телебезнең язмышы безнең кулларда, әгәр дә без туган телебезне буыннан-буынга җиткермәсәк, укучыларыбызда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләмәсәк, телебезнең  язмышы аяныч тәмамланачак. Шуна күрә, туган телебезнең киләчәге өчен көрәшергә, аны буыннан – буынга җиткерү безнең төп бурычыбыз булып тора.

Мәгърифәт учагыбыз сүнмәсен, һәрвакыт янып торсын өчен безгә  бик күп көч куярга кирәк, юкка гына Габдерәхим Утыз Имәни: гыйлем тартып ала алмаслык  кыйммәтле хәзинә, кеше күңеленең нуры  дип атамаган.

Категория:

Добавить комментарий