Логотип Магариф уку
Цитата:

ТАССР оешуның 100 еллыгын каршылап: мәгариф өлкәсендә бөек шәхесләр

ГЫЙЛӘҖЕВА Рәмзия Рәсим кызы, Актаныш  районы Татар Суыксу урта белем бирү мәктәбенең башлангыч  класс укытучысы. Эш стажы – 19 ел.100 еллык матур тарихың бар,Шәкертләрең синең җитәрлек.Арасында байтак...

ГЫЙЛӘҖЕВА Рәмзия Рәсим кызы,
Актаныш  районы Татар Суыксу урта белем бирү мәктәбенең башлангыч  класс укытучысы. Эш стажы – 19 ел.
100 еллык матур тарихың бар,
Шәкертләрең синең җитәрлек.
Арасында байтак зур шәхесләр,
Дан казанган – исең китәрлек.
Тарихларны еллар яза. Дистәләгән еллар эчендә күпме күтәрелешләр,күпме каршылыклар...
2020 елның төп вакыйгаларыннан берсе- ТАССР га 100 ел  тулу. Бу  дата Татарстан өчен генә түгел, Россия, дөньякүләм әһәмияткә ия.Шушы елларны,тарихны кешеләр яза.Алар арасында бөек фән эшлеклеләре дә,гади эшчеләр дә житәрлек.Татарстаныбызның һәрьяклап үрнәк дәүләт булып формалашуында халыкның хезмәте,милләтләр бердәмлеге зур урын алып тора.
Бүген минем иң хөрмәткә лаек һөнәр ияләренең берсе, мәгариф өлкәсенә дә бик озак еллар эшләп тирән эз калдырган гап-гади авыл укытучысы,соңрак мәктәп директоры,авылның аксакалы Кәримов Зинфир Мирзаян улы турында язасым килә.
Кече яшьтән үз кыйбласын, хезмәт юлын дөрес сайлаган мөхтәрәм мөгаллим Зинфир Каримов 1946 елның  5 августында Адай авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә.1960 елда җидееллык мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Укуын бик яхшы билгеләренә тәмамлап яшь педагог хезмәт юлын 1964 елда Адайда туган мәктәбендә математика укытучысы буларак башлап җибәрә. Бер елдан Совет Армиясе сафларына алына. 1968 елда кабат Адайда укытучы булып эшли башлый.
1969 елда Казан дәүләт педагогия институның тарих филологиясе факультетына читтән торып укырга керә.  Тырыш егетнең хезмәте  КПССның Актаныш районыбашкарма комитетының мактау грамотасы белән билгеләп үтелә. Адай мәктәбендә директор итеп билгеләнә.
1975 елда аны  “Социалистик ярышта җиңүче” күкрәк билгесе белән бүләклиләр.
Сайлаган һөнәренә тугрылыклы булу, белемгә һәм яңалыкка омтылу, һөнәри әзерлеккә ирешү һәм коллективтан да шуны тәлап итү – аның эшчәнлегенең төп кыйбласы булды.
Хезмәтендәге уңышлары өчен Татарстанның һәм Россия Федерациясенең мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
2006 елда район хакимияте башлыгының мактау грамотасына лаек булды. Шул елда аның үҗәтлеге, тынгысызлыгы нәтиҗәсе буларак Адайда заман таләпләренә туры килүче бик матур яңа мәктәп ачылды.
2008 елдан укытучы остаз лаеклы ялда. Тынгысыз мөгаллим бүген дә авылдашлары, укучылары ихтирамын тоеп яши.
Менә шушындый мөгаллимнәр булганда гына кешеләр зур уңышларга ирешер,беркайчан да аптырап калмас, зирәк,акыллы булыр.Тормышта очраган авырлыкларга да бирешмәс.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ