Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле укытучысының абруен кайтарыгыз!

Тема: Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасыТәнзилә ҖИҺАНГӘРӘЕВА,Әгерҗе районы Көчек урта гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,...

Тема: Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы


Тәнзилә ҖИҺАНГӘРӘЕВА,


Әгерҗе районы Көчек урта гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, педагогик стажы – 5 ел


Соңгы берничә елдагы вазгыятьтә Г.Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрен галимнәр, актив җәмәгать эшлеклеләре, зыялыларыбызга бик еш искә төшерергә туры килде, чөнки милләтне саклаучы һәм үстерүче төп көч – милли мәгарифкә кизәнелде. Милли җанлы, үзен татар дип санаучы һәркем яхшы аңлый: милли мәгарифне бетерү – милләтне бетерүдә, инкыйразны якынайтуда иң нәтиҗәле чараларның берсе ул. Шушы вәзгыятьтә иң кыен хәлдә татар теле укытучылары калды, аларның бер өлеше башлангыч сыйныф укытучылары һөнәрен үзләштерә башлады, бер ишләре рус телен яки башка фәннәрне укытырга әзерләнде. Күбесе: «ничә ел татар телен, әдәбиятын укыттым да хәзер эшсез калдым», дип зарланса да, мәсьәлә, минем фикеремчә, эшсезлектә түгел, күпкә тирәнрәктә ята. Эш татар теле укытучысының үзен мескен итеп тоюында, мескенлегеңне, көчсезлегеңне тою тарихи барышның төрле этапларында милләтебез массакүләм рәвештә кичергән иң әрнүле хисләрнең берседер бу. Әлеге хиснең, хәтта музыкада да чагылышы турында заманында бөек Тукай бик төгәл әйтеп биргән иде:


Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә


Татар күңле ниләр сизгәнен;


Мискин булып торган өч йөз елда


Тәкъдир безне ничек изгәнен.


Күпме михнәт чиккән безнең халык,


Күпме күз яшьләре түгелгән;


Милли хисләр белән ялкынланып,


Сызлып-сызлып чыга күңленнән.


Шунысы аяныч: Г.Тукай әлеге сүзләрне Россия империясендә, патша Россиясендә яшәгән килеш әйтә, әмма алар бүгенге татарның, бигрәк тә аның милли элитасы буларак кабул ителә торган укытучының халәтен дә аңлата. Ә бит без федератив дәүләттә, бар милләтләрнең, бар кешеләрнең хокуклары тигез дип танылган заманда яшибез!


Минем фикеремчә, татар теле укытучысының абруен күтәрүдә төп ике юнәлеш буенча эшләргә кирәк. Беренчесе – укытучы шәхесе, укытучының үзеннән тора. Үз фәнен белгән, киң эрудицияле, дәрсләрдә төрле метод, алым, технологияләргә мөрәҗәгать иткән, компьютер, цифрлы технологияләр биргән мөмкинлекләрдән иркен файдаланган шәхес, үсеп килүче буында ихтирам уята. Бу яктан үзебезнең Әгерҗе районы Көчек урта мәктәбе укытучылары мисалында гына да шактый эшләр башкарылганын әйтеп үтәсем килә. Без инде күптән мәктәптән кайтуга сарай-абзар тирәсендә генә кайнашкан, педагогика, мәгариф өлкәсендәге яңалыклардан бихәбәр булган укытучылар түгел, ә алдынгы, киң карашлы мөгаллимнәр булып формалашабыз. Шәхсән мин үзем квалификацияне күтәрү курсларында укыдым һәм заманча алдынгы ИКТ программалары белән эшләргә өйрәндем, ел да бик күп конференцияләрдә гамәли эшчәнлек нәтиҗәләрем белән уртаклашам. Моннан кала авыл мәктәбе укытучысы татар телендә аралашкан, татар телен акылы һәм йөрәге белән туган тел дип таныган укучылар белән эшли, аларда милли хис тәрбияли.


Икенчесе – татар теле һәм татар теле укытучысының абруен күтәрүне дәүләт күләмендәге проблема буларак тану һәм аны чишү буенча эш алып бару. Әлеге проблема ни рәвешле чишелер, гомумән, чишелерме, хәзерге вакытта төгәл ачык түгел, укытучылар да, җәмәгатьчелек тә илебезнең сәяси элитасыннан кыю адымнар, телне яклауны көтәләр. Телне яклау, саклау, үстерү табигый рәвештә татар теле укытучысының абруен күтәрер иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ