Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел

Тема: Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы Фәридә СӘМИГУЛЛИНА,Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең I квалификация категорияле  инглиз теле укытучысы. Эш стажы  - 36 ел.Гомер үтә...

Тема: Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы


 Фәридә СӘМИГУЛЛИНА,
Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең I квалификация категорияле  инглиз теле укытучысы. Эш стажы  - 36 ел.

Гомер үтә, сизелмичә еллар ага. Шул елларның агымында йөзеп, гомер көзеңнең килеп җитүен дә аңламый каласың икән. Әй, эшкә күмелеп узган  гомерләр. Уйланулар...Кылган гамәлләреңне,башкарган эшләреңне тирәнтен анализлап бәяләр чак икән инде бу.


Язмамның башында язылган шигъри юлларым, үземнең гомер буе яратып башкарган хезмәтемдә укучыларым өчен дә шәхсән үзем өчен дә эш девизым, алга атларга этәргеч булып тордылар, чөнки без, hәрберебез, үзебезнең ана телебезне, татар телен камил белмичә, рус телен дә, чит телне дә өйрәнә алмыйбыз.


-Хәерле иртә, минем кадерле дусларым! Ничек йөрәккә якын булып яңгырый бу сүзләр.


-Доброе утро, мои дорогие друзья!


-Good morning, my dear friends!


Көн саен hәр дәресеңне өч телдә исәнләшеп башлап җибәрү бүгенге милли мәктәбебезнең алгы рәтләргә басуын аңлата да. Хәзерге, заманча җиhaзландырылган, авыл мәктәпләрендә без, үз эшебезгә тугры булган укытучылар, укучыларыбызда ана теленә дә, рус теленә дә hәм мәктәбебездә өйрәтелә торган чит телгә - инглиз теленә дә иң беренче чиратта хөрмәт белән карап, үзебез яратып, дәресләребезне көтеп алып, эзләнеп, мавыктыргыч алымнар кулланып укыткан очракта гына – укучыларыбызда телләр өйрәнүгә кызыксыну уята алырбыз, шул ук вакытта нәтиҗәсе дә күренер.


Ел саен инглиз теле атналыгын көтеп алабыз hәм балалар өчен файдалы, шул ук вакытта  истә калырлык итеп үткәрергә тырышабыз. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигыренә язылган “Туган тел” җырын ана телендә hәм инглиз телендә башкару укучыларда зур кызыксыну уята. Дәрес башында парлы аралашулар (диалоглар) - аралашу культурасы тәрбияләүнең иң мөhим урынлы эш төре, ә нигә бу эш алымнарын татар теле дәресләрендә кулланмаска -  дәрес башын мавыктыргыч итеп башламаска, бертөрлелек балаларны кызыксындырмый. Ана телендә бер-береңгә хатлар язу, кызыксындырган сораулар куюлар, сорауларга урынлы җаваплар таба алу, иң элек укучыларыбызны татарча фикер йөртергә өйрәтә алсак, инглиз телендә хатлар, иншалар язганда да бик зур этәргеч булыр иде. Хәзер балаларның ана телендә дә фикерләү сәләтләре түбән. Татар әдәбияты белән татар теле дәресләре аерым сәгатьләр булып укытылалар, ә нигә берәр әсәрдән өзекне атналык кысаларында рольләргә бүлеп сәхнәләштереп башкармаска?!


Инглиз теленнән мәҗбүри төп дәүләт имтиханы, бердәм дәүләт имтиханы кертү алдагы уку елына планлаштарыла. Ә ана телебезне факультатив итеп  калдырырга уйлыйлар. Үзебезнең милләтебезгә, телебегә карата нинди хөрмәт бу? Авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфларда атнага бары ике сәгать инглиз теле дәресе каралган, урта hәм югары өлештә өч сәгать дәрес. Башлангыч сыйныфларда булса да инглиз теленнән сәгать челтәрләре бер сәгатькә булса да арттырылса –эш нәтиҗәле булыр иде. Бердәм дәүләт имтиханын барлык инглиз телен тирәнтен өйрәнгән мәктәп укучылары белән бер тигез биремнәрне эшләп тапшырасы була бит авыл җирлегендә белем алган укучыларга.


Иң элек үзебез дәресебезне, балаларны яратып, күңел биреп, эзләнеп, яңалыкка омтылып, hәр дәресебезне мавыктыргыч, максатчан итеп, укучыларыбызны телләрне белүнең, өйрәнүнең кирәклегенә төшендереп  өйрәтә алганда гына уңышка ирешербез.


“Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе-аның теле. Халык үзенең телен мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”, - дигән Гомәр Бәширов.


Кая гына барсак та, кемнәр белән аралашсак та үзебезнең туган телебез белән горурланыйк, аның матурлыгын саклый белик!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ