Логотип Магариф уку
Цитата:

Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау

(Габдулла Тукай иҗаты буенча)  Зәлифә ЗАКИРОВА,Лениногорск шәһәрендәге 11 нче гимназиянең югары квалификация категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысыПРЕЗЕНТАЦИЯ  Максат: тиңдәш кисәкләрне гомуми...

(Габдулла Тукай иҗаты буенча) 
Зәлифә ЗАКИРОВА,
Лениногорск шәһәрендәге 11 нче гимназиянең югары квалификация категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы
ПРЕЗЕНТАЦИЯ 
 Максат: тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау,  белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану;  логик фикерләү, уйлау сәләтен, монологик, диалогик һәм бәйләнешле сөйләмне, практик эш һәм дөрес, матур язу күнекмәләрен үстерү; Тукай иҗатына  кызысыну  уяту, горурлык хисләре тәрбияләү. 2 нче слайд
Материал: Р.Г. Хәсәншина. Татар теле: Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен д-лек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011.
Җиһаз: интерактив такта, слайдлар, төрле структуралар куллану өчен әзерләнгән язулар, схемалар, карточкалар, терәк-схема.
Дәрес тибы: белем­нәрне ныгыту.
 
Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

  2. Дәресне оештыру. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.


И минем җандай кадерле,
И җылы, тере телем.
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыклар теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән.
Уйларым, хыялларымны
Дөньяга әйтә беләм. 3 нче слайд
Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Бүген бездә туган тел, татар теле дәресе.
Без алдагы дәресләрдә  тиңдәш кисәкләр турында өйрәндек. Бүген гомумиләштереп өйрәнүне дәвам итәрбез, алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгытырбыз, камилләштерербез.

  1. Өй эшен тикшерү.


Укытучы. Узган дәрестә бирелгән өй эшен карап китик. Һәр бирем буенча бер укучыны тыңлау.
1 нче төркем. Дәреслектәге күнегүдәге тиңдәш кисәкләрне табарга.

  • нче төркем. Әдәби әсәрдән тиңдәш кисәкләр кергән 5 җөмлә язып алырга.


3 нче төркем. Тиңдәш кисәкләр кулланып, «Туган көн» исемле иҗади эш  башкарырга.

  1. Актуальләштерү.


Укытучы. Ә хәзер экрандагы шигырь юлларын дәфтәрегезгә матур язу күнегүе итеп язып алыгыз, тиңдәш кисәкләрне табыгыз, тыныш билгеләрен куегыз. Тиңдәш кисәкләргә сораулар куегыз.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле. 4 нче слайд
Дөрес вариантын экранда күрсәтү,  дөреслеген тикшерү:
И туган тел,  и  матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле. 5 нче слайд
Укучылар нәтиҗә ясый: Тиңдәш кисәкләр бер үк сорауга җавап бирә һәм бер үк сүзгә карый. 6 нчы слайд  
Кагыйдәләр дәфтәренә терәк-схема төзи башлау, беренче нәтиҗәне язып кую.

  1. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. Уку мәсьәләсен кую.


Укытучы. Укучылар, игътибар иттегезме, кемнең шигъри юллары иде бу?
Укытучы. Әйе, укучылар, бу яраткан шагыйребез, татар әдәбиятының йөзек кашы, татар шигъриятен үстерүгә зур өлеш керткән Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыреннән өзек иде. (7 нче слайд Габдулла Тукай портреты).  Апрель ае ул – «Тукай ае», «Туган тел» ае. Бүген тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау дәресен без Тукай иҗаты белән бәйләп алып барырбыз.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы

  2. КОНЭРС структурасы.


Сезнең алдыгызда  Г.Тукай шигырьләреннән өзекләр бар. Тиңдәш кисәкләрне табып, нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләгез. Бу өзекләр кайсы шигырьдән, һәрберегез үз почмакларыгызны табыгыз.
а)  Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! («Бәйрәм бүген»)
б) Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. («Су анасы»)
в) Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! («Пар ат»)
г) Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел. («Эшкә өндәү»)
д) Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын. («Сөй гомерне...»)
8, 9 нчы слайдлар
Укучылардан нәтиҗә ясатыла, терәк-схемага языла: Барлык җөмлә кисәкләре дә тиңдәшләнә ала. 10 нчы слайд
Укытучы. Укучылар, игътибар белән карагыз әле, тиңдәш кисәкләр үзара ничек бәйләнгән?
Йөгерешәләр сөртенә дә абына
Барча мөэминнәр «Көфер почмагы»на. («Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»)
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр. («Театр»)
11 – 12 нче слайдлар
3) Тиңдәш кисәкләр теркәгечләр һәм санау интонациясе ярдәмендә  бәйләнә. 13 нче слайд

  1. Дәресне дәвам иттерәбез. Экрандагы шигъри юлларга буенча дәфтәрләдә эшлибез. Биремнәр төрле катлаулылыкта.


а) өзекләрнең кайсы әсәрдән икәнен билгеләргә;
ә) өзекләрендәге төшеп калган сүзләрен куеп, күчереп язарга;
б) тиңдәш кисәкләрне билгеләргә;
в) тиңдәш кисәкләрнең нинди җөмлә кисәге булып килүен тыныш билгеләре белән күрсәтергә;
г) тиңдәш кисәкләрне бәйләүче чараларны билгеләргә.

  1. I. Җәй көне. Эссе һавада мин суда ..., (койнам, йөзәм);


Чәчрәтәм, ..., (уйныйм, чумам), башым белән суны ... (сөзәм).
Шул рәвешле бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм дип ..., (уйлагач)
Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз ...(киендем) өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән, юк янымда .... (юлдашым).

  1. Анда бик салкын вә бик ... (эссе) түгел, ... (урта) һава


(Җил) ... дә вакытында исеп, (яңгыр) ... да вакытында ... (ява).
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә ... (җир җиләк).
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур, рәт-рәт тора, гаскәр кеби, ..., (чыршы), нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл ... (җыеп), күккә ... (карап).    
14 – 15 нче слайдлар
Укытучы. Сөйләмдә ни өчен тиңдәш кисәкләрне кулланалар? (Тиңдәш кисәкләр сөйләмне матур,  яңгырашлы итә.) 16 нчы слайд
4.Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүләрне табыгыз:
а) Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?
Бикмөхәммәт, Биктимер – берсен дә белмим, әллә кем! («Пар ат»)
б) Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәресене,
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны – барысыны. («Эш беткәч уйнарга ярый») 17 – 18 нче слайдлар
Укытучы. Гомумиләштерүче сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела? (Ике нокта, сызык)
III. Рефлексия
Укытучы. Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Нәрсәләр белдегез? (Тиңдәш кисәкләр бер үк сорауга җавап булып килә, бер үк сүзгә карый; бөтен җөмлә кисәкләре булып килә ала; теркәгечләр, санау интонациясе ярдәмендә бәйләнә; сөйләмне матур, яңгырашлы итә.)
Тукайның гомере кыска булса да, бик саллы мирас калдырган. Аның  иҗатын инде гасырга якын өйрәнәләр.Тукайның яңа шигырьләре, иҗатының яңа сәхифәләре гел ачылып тора. Тукай үз халкына һәрвакыт ышанган: «Халык зур ул, көчле ул, әдип ул, шагыйрь ул» – дигән. Вафатына 18 көн кала язган бер мәкаләсендә «Сабыр кирәк, килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле», – дип әйтеп калдырган. Соңлап булса да, Тукай әйткән заман килде. Бөек шагыйрьнең халкына биргән бәясен кадерләп сакларга кирәк.
1966 елдан башлап, 26 апрель – Габдулла Тукай туган көн – республикабызда шигырь бәйрәме, Тукай бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Ел саен язучылар, сәнгать әһелләре, шәһәр халкы Тукай туган көнне шагыйрьнең һәйкәле янына җыелалар, Кырлай авылына киләләр, бу көн зур бәйрәм төсен ала.
(Бер укучы Г.Тукайның «Китап» шигырен  сөйли.)

  1. Үзбәя


Тиңдәш кисәкләр темасын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам дип уйлаганнар басыгыз. «5»ле билгесе куела.
Әйбәт эшлим, материалны аңладым дип уйлаганнар, басыгыз. «5»ле билгесе куела.
Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим дип уйлаганнар, басыгыз. «4»ле билгесе куела.
Дәрес күңелле булды, ләкин мин үзем генә бер нәрсә дә эшли алмыйм дип уйлаганнар, басыгыз. «3»ле билгесе куела.

  1. Өй эше


«Рәхмәт сиңа, Тукай абый» темасына кечкенә инша язарга. Тиңдәш кисәкләрнең астына сызарга.
«Туган тел» җыры башкарыла. 19 нчы слайд

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ