Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларда финанс грамонтлылыгы тәрбиялик   

Тема: Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыныДилбәр ФӘХРТДИНОВА,Мөслим  районы Күбәк урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы. Педагогик стажы – 27 ел.Математика фәне – авыр фәннәрнең...

Тема: Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны


Дилбәр ФӘХРТДИНОВА,
Мөслим  районы Күбәк урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы. Педагогик стажы – 27 ел.

Математика фәне – авыр фәннәрнең берсе. Укучылар арасында сораштырулар уздырганда, математиканың балалар өчен иң авыр фән дә, шул ук вакытта иң кирәкле фән икәне дә ачыклана. Мәктәптә 30 елга якын эшләү дәверемдә төрле үзгәрешләр чорын үтәргә туры килде. Дөнья үзгәрә, балалар да үзгәрә. Теләсәк тә, теләмәсәк тә яңа чор укучылары белән бергә атларга, аларга тормышта үз юлларын табарга булышырга тиешбез. Базар икътисады шартларында финанс яктан грамоталы шәхесләр нәкъ менә математика дәресләрендә тәрбияләнә дип уйлыйм. Соңгы өч елда  “Укучыларда финанс грамоталылыгы тәрбияләү” проектын тормышка ашыру өстендә эш алып барам.  Хәзерге заман баласына процентның нәрсә икәнен аңлатырга кирәкми, аларга шул процентны дөрес кулланырга өйрәтергә кирәк. Тирә-юньдә процент белән зш итә белмичә “бурычлар чокырына “ чумучы кешеләр бик күп.Мәктәп парталары арасында  укучыларга дөрес юнәлеш бирү безнең бурыч.Математика фәнендә алынган белемнәрен  киләчәк тормышларында куллана алалар икән , димәк без максатыбызга  ирешкәнбез.


Озак еллар укучыларга математика фәнен укытканда  мин шуны аңладым: укучыларга кулларына нәрсәдер тотып эшләү ошый. Укучылар белән практик һәм иҗади эшләр эшләргә кирәк, аларга математиканың көндәлек тормыш белән бәйләнешен без күрсәтергә тиеш. Ә моның өчен ниндидер срестволар кирәк. Һәм мин уйлый башладым минималь чыгымнар кулланып ничек шундый дәресләр оештырырга?. Сезгә үз тәҗрибәмнән берничә вариант тәкъдим итәм.



  1. Реклама газеталары.


Бервакыт «Магнит» магазинында өелеп торган реклама брошюралары күземә чалынды. Күпме кирәк ал, беркем бер сүз әйтми. Аларны дәресләрдә, класстан тыш чараларда куллана башладым. Реклама газеталарын күптөрле итеп  V – VII сыйныфлардаларда “Натураль саннарны кушу һәм алу”, “Процент”, “Калдыклы бүлү” темаларын өйрәнгәндә кулланып була. Әти-әниләрне дә чакырып, ачык дәресләр үткәрү дә отышлы. Укучыларга билгеле бер күләмдә акча тәкъдим ителә, мәсәлән, 200 сум һәм алар виртуаль рәвештә кибеттә йөреп, әниләренә күчтәнәчләр, бүләкләр алалар. Сатып алынган әйберләрнең исемлеге, саны, хаклары дәфтәргә языла, ничә сум акча калганы ачыклана. Берничә укучы чыгыш та ясый алалар: сәламәтлеккә файдалы, әниләре ярата торган нинди продуктлар алганнар һәм иң мөһиме нинди ташламалардан файдаланганнар? Шуннан укытучы  әйтә: укучылар, әйдәгез, аларны әнләребезгә бүләк итәбез. Альбом битеннән кәрзин кисеп алалар, шуңа алган әйберләрен кисеп ябыштыралар. Аннары кыска гына тәбрикләү язып, әниләренә тапшыралар. Бик оригиналь бүләк килеп чыга, һәм бернинди акчалар да кирәкми.



  1. Квитанцияләр.


а) Ут һәм газ квитанцияләре. Гаиләгә килгән квитанцияләрне алып киләләр. Счётчикларындагы күрсәткечләрне язып алалар. Башта квтитанциядә нинди мәгълүмат бар шул өйрәнелә. Аннары укучылар биремнәр башкаралар, биремнәрнең катлаулылыгы класска карап билгеләнә. Соңыннан нәтиҗә ясала, чыгышлар тыңлана. Әгәр дә укучыларга электр энергиясен һәм газны экономияләргә дә өйрәтсәк, бик тә отышлы булачак. Мондый биремнәр ТДИ һәм БДИ эшләрендә дә бар, кулга квитанцияне кулга тотып эшләгәч, ул аларның исендә нык саклана дип уйлыйм.


ә) ЮХИДИ квитанцияләре. ТДИ-2018 нең 2 нче биремендә штрафлар белән мәсьәләләр килеп чыкты. VIII – IX сыйныфларда шушы квитанцияләр белән эшләргә була. Беренчедән, аларны имтиханга әзерләсәк, икенчедән бер-ике елдан шофёр буласы кешеләргә кирәкле мәгълүмат бирелә, шул ук вакытта укучыларга штрафның 20 көн эчендә түләгән вакытта 50%ын гына түләнүен аңлатырга була.


б) Транспорт налогы квитанциясе. Бу бирем шулай быелгы уку елында имтихан эшләрендә килеп чыкты. Кулларына чын салым кәгазе тотып бирем башкарсалар, укучылар өчен бик файдалы булачак. Бу биремнәрне шулай ук VIII – IX сыйныфтагыларга эшләтергә була.


в) Хезмәт хакы расчеткалары. “Процент” темасын үткәндә отышлы була. “Җәмгыять  белеме” дәресләрендә укучылар гаилә бюджеты буенча биремнәр башкаралар, шуларга өстәп, математика дәресләрендә дә биремнәр башкарылса, укучыларда әти-әниләренең хезмәтләренә карашлары уңай якка үзгәрер. Балалар гаиләнең финанс хәле белән таныш булырга тиеш, бу аларда сакчыл караш тәрбияли.



  1. Банк буклетлары. X – XI сыйныфлар өчен берничә банкның мәгълүмати буклетларын кулланырга була. Эшне төркемнәрдә оештырсак һәм укучыларга күбрәк мөстәкыйльлек бирсәк, тагын да яхшы. “Кредит”, “Ипотека” һәм башка төшенчәләрнең мәгънәсенә төшенсәләр, укучыларга имтиханнарда икътисади мәсьәләләр чишкәндә дә җайлы булачак.


4 Товар төргәкләре. Төрле товар яки продуктларның төргәкләрен файдаланырга була. Мин аларны үзем дә җыям, укучыларга да китертәм. Ярма, тоз, көнбагыш, чипсы һәм башка бик күптөрле төргәкләр. Кайбер вакытта мәсьәләне үзем төзеп бирәм, укучыларның үзләренә дә төзеттерәм. Хәзер сезгә VI сыйөныфта “Масштаб” темасында ничек кулланганымны күрсәтергә телим. Төргәк-капларны таратам, алар әлеге продуктның кайда җитештерелгәнен ачыклыйлар. Шул урынны карта яки атластан табып, масштабны кулланып, аннан Казанга кадәр ничә километр икәнлеген исәплиләр. Әгәр вакыт калса, төргәктә тагын нинди мәгълүматлар бар, классны шуның белән таныштыра алалар.  Файдалы әйберме бу? Бу менә сәламәтлек саклау технологиясе була да инде. “Калдыклы бүлү”гә мәсьәләләр төзергә була. БДИның 1 нче биремендә калдыклы бүлүгә биремнәр еш очрый, анда иң мөһиме – сорауны игътибар белән укып дөрес җавап язу.



  1. Төзелеш материаллары белән гамәли эшләр башкару. Буш буяу савытлары, плитка һәм обойларны “Мәйдан” темасын өйрәнгәннән соң файдаланырга була. Конкрет стенага күпме обой яки идәнгә ничә плитка кирәк? Төрле юллар беән исәпләргә тәкъдим итәргә була.


Финанс грамоталылыгы гади генә итеп әйткәндә ул – акчаны сакчыл рәвештә, дөрес максатларда файдалану. Укучылар акчаның нинди юл белән эшләнгәнен аңлаган очракта гына, аның кадере булачак. Балаларны, кечкенә дип тормыйча, гаиләнең финанс хәле белән таныштыру кирәк. Финанс белемнәре алган укучы үзенең киләчәгенә җаваплы караячак. Нинди дә булса карарлар кабул иткәндә ул бик уйлап эш итәчәк.


 


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ