Укучыларыбызны кече яшьтән эшче һөнәрләргә өйрәтәбез

 Фирдәүс Гадил кызы ЗИЯТДИНОВА,

Кама Тамагы районы Олы Кариле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Педагог буларак эш стажы 30 ел

2019 ел җәмгыятьтә эшче һөнәрләрне популярлаштыру, дәүләт органнарының, җирле үзидарә органнарының, җәмәгать берләшмәләренең һәм оешмаларның игътибарын һөнәри стандартларны камилләштерү һәм зур ихтыяҗ булган квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләренә җәлеп итү максатларында Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.

«Хезмәт кешене бизи» дигән әйтем татар халкында күптәннән яшәп килә. Чыннан да, кеше үзенә берәр шөгыль тапса, хезмәт куйса, аңа яшәве дә кызык, күңелле була дип уйлыйм.

Һәр бала нәрсә белән булса да кызыксына. Ләкин табигать тарафыннан бирелгән сәләтләр һәр кешедә бердәй  булмый. Кайбер балалар мәктәптә укыганда ук ачыла. Еллар уза… Шундыйларның берсе чын талант иясе буларак таныла, икенчесен илдә дә, авылда да белмиләр. Ә кайвакыт, әллә ни күзгә дә чалынмаган өченче берәү, көтелмәгән яклары белән ачылып китеп, хезмәтендә таныла һәм зур дәрәҗәләргә ирешә. Ләкин, кеше тиешле тырышлык куймаса, табигатьтән бирелгән сәләтенең мөмкинлекләрен күрсәтә алмаячак. Шул сәләтеңне ачу юнәлешендә көч түгәргә кирәк.

Дөньяда бик күп төрле һөнәр бар. Һөнәрләрне санап бетереп булмый, алар көннән-көн арта бара. Менә шул һөнәрләр арасыннан һәр кеше үзенә туры килгәнен сайлап алырга тиеш. Ул һөнәр аның гомер буена озата бара. Һәрбер кешенең һөнәр сайлауга кызыксынуы балачактан ук уяна. Шуңа күрә мәктәптә балаларга төрле һөнәрләр турында сөйлибез. Шулай булганда  аларны сайларга җиңелрәк була.

Киләчәк – яшьләр кулында, дибез. Димәк, илебезнең киләчәге дә яшьләребезнең ни дәрәҗәдә әзер булуына бәйле.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң корылган илләрне төзәргә ярдәм итүче белгечләр булдыру нияте белән эшче һөнәрләр чемпионаты барлыкка килгән. Беренче тапкыр милли ярышлар 1947 елда Испаниядә уза. Бу чараны Испания яшьләре оешмасы генераль директоры Хосе Антонио Элола Оласо уйлап таба. Соңрак аларга башка илләр дә кушыла. 1953 елда эшче һөнәрләре буенча ярыш уздыру оешмасы барлыкка килә. Ә 2000 еллар башында бу оешма WorldSkills International дигән исем белән беркетелә. Бүгенге көндә WSI төрле дәрәҗәгә ия булган эшче һөнәрләр ярышларын уздыра һәм WorldSkills дөнья чемпионатын үткәрү белән идарә итә. WorldSkills Kazan 2019 чарасының талисманнары – Алмаз исемле малай һәм Алтын  исемле кыз. Яшьлек, дуслык һәм акыл ияләре буларак сурәтләнгән, алар чемпионатның төп слоганын кулланып яши: «Киләчәк – синең кулыңда!»

Илебезнең хезмәт базарында бүгенге көндә гади һөнәр белгечләре – токарьлар, слесарь, ташчы, бетончы, фрезерчы, агроном, сыер савучы, ветеринария табибы, механизаторлар җитешми. Хезмәт кешесенең дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрне җитештерү предприятиеләренә тарту – менә бүгенге көн проблемасы. Эшче һөнәрләр буенча  чемпионат шуны күздә тотып  үткәрелә.

WorldSkills чемпионатаның төп мирасы – социаль-иктисадый үзгәртеп коруларның төп инструментларының берсе буларак һөнәри белем бирүне үстерү.

Төрле җирләрдән җыелган яшь һөнәрчеләр үзләре сайлаган компетенциядә медальгә ия булу теләге белән җыела. Бу чемпионат шулай ук тармак лидерларына, хакимиятләргә һәм белем бирү йортларына тармакта һәм һөнәри белем бирү өлкәсендә мәгълүмат һәм алгарышлы эш методлары белән уртаклашырга мөмкин бирә. Яңа идеяләр, процесслар һәм проектлар укучыларны үз тормышларын техникага һәм яңа технологияләргә багышларга һәм матур киләчәк төзүгә рухландыра.

Бу чемпионатта яшь мәктәп укучылары да катнашуы – мәктәпләрдә профориентация яхшы, һөнәргә ойрәтү  югары дәрәҗәдә булуы белән анлатыла.

Россия WorldSkills хәрәкәтенә, эшче һөнәрләрне популярлаштыру , дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, 2012 елда кушыла. Элек эшче көчләргә кытлык булса, хәзер заманалар үзгәрде. Моны сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгы, төзелеш тармакларында гына түгел, ә IТ-технологияләр һәм робототехника һәм башка юнәлешләрдә дә күрергә мөмкин. WorldSkills Kazan 2019 хәрәкәте укучыларга һөнәр сайлау юнәлешендә мөһим роль уйный дип уйлыйм. Мәктәп укучылары бу чемпионатны күзәтеп соклана, эшлисе килү теләге туарга мөмкин, һөнәр сайлауда кызыксыну уята. Заман таләпләренә туры килгән белгечләр әзерләү – мәктәп эшчәнлегендәге юнәлешләрнең  дә берсе. Мәктәпләрдә дәресләр белән бергә, дәрестән тыш эшчәнлек тә яхшы оештырыла. ФДББС нигезендә төрле юнәлешләрдә эш алып барыла: кызлар һәм ир балалар өчен «Оста куллар» түгәрәкләре яшь үзенчәлекләренә карап бүленгән, рәсем сәнгате, робототехника. Балалар аларга теләп йөри. Район, республика  күләмендә үткәрелә торган Кулибинчылар, «Иҗади идеяләр» фестивале, төрле бәйгеләрдә катнашалар, җиңү яулыйлар.

Кече яшьтәге мәктәп балалары белән чәчәкләр үреп ясыйбыз, кулъяулыклар чигәбез. Урта сыйныфларга киткәч, һәркем, үз дизайны белән яулыклар, калфаклар, түбәтәйләр тегеп, милли  бизәкләр төшереп чигә. Мәктәп яшеннән үк алар кул эшләренә өйрәнә: бизәнү әйберләре савытлары, татар милли киемнәре тегәләр, чигәләр. Ә сәйләннән ясалган матур чәчәкләрне чын диярсең! Балаларда эшче һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләүнең бер төре дә бу.

Башлангыч сыйныф укучылары белән кәгазьдән ниләр генә ясамыйбыз. А.Гәрәев, «Авылым киләчәге» проект эше белән район бәйгесендә катнашып, җиңү яулады. Ул үз проектында авылында  булачак кирпеч заводы һәм Боз сарае «төзегән» иде.

Укучылар белән аш-су өлкәсендә дә эшлим. Салатлар ясау, төрле печеньеләр пешерү, остәл бизәү һәм башка төр эшләрнең серенә төшендерәм.

Ир балалар конструкторлар, макетлар белән эшләргә, агачка көйдереп бизәк төшерергә ярата. Һәр бала үз эшенең нәтиҗәсен күреп сөенә: үзе «төзегән» өй эчендә ут яндыра, самолетын очыра, көймәсен йөздерә. Мәктәбебездә үткәрелә торган ярминкәләрдә актив катнашабыз.

Мәктәбебездә югары сыйныфларда агач һәм тимер эшләре белән шөгыльләнәләр. Бик матур эшләнмәләр ясыйлар. Мәктәп бакчасында матур чәчәкләр үстерәбез, төрле күргәзмәләрдә катнашабыз. Волонтерлар белән авылыбызны матурлау,  төзекләндерү өлкәсендә дә эш алып барабыз. Мәктәбебездә эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган.

Шулай ук укучылар белән төрле һөнәр ияләре очрашуларга килә.

Эшче һөнәрләр елдан-ел популярлаша бара. Моны WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты да раслый. Эшләү өчен барлык шартлар тудырылган очракта эшче һөнәрләренең дәрәҗәсе күтәреләчәк. Массакүләм мәгълүмат чаралары бала кечкенә чакта  үк күзаллый торган хезмәт кешеләре, ихтыяҗ булган эшче һөнәрләре турында күбрәк чагылдырырга тиеш. Кешенең тормыштагы уңышларын белем дәрәҗәсе аша түгел, ә осталык дәрәҗәсе белән бәялиләр. Һичшиксез, бүген эшче һөнәрләренең абруен күтәрү зарури. Бу урында матди кызыксындыру да, хезмәт традицияләренә һәм эшче династияләренә игътибар кебек рухи ярдәм дә кирәк. Әлеге  хәрәкәт алга таба да үсәчәк һәм популярлашачак дип уйлыйм.  

Добавить комментарий