Укытучы уйланулары

Гөлнара Таһир кызы ИСМӘГЫЙЛЕВА,

Буа районы Зур Фролово мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик эш стажы – 25 ел

Укытучы, мәктәп, укучылар…  Бу сүзләр бер-берсе белән шулкадәр бәйләнгән, аларны аерып карау мөмкин түгел. Үзенең шатлыклары, борчу-хәсрәтләре белән еллар арты еллар үтә. Яңа уку елын башлыйсың гына, күз ачып йомганчы, “Соңгы кыңгырау бәйрәме” килеп тә җитә. Үзең яраткан укучыларың белән тагын саубуллашасың. Хәер, мәктәп тынып тормый. Яңа укучылар, кечкенәләр керә. Мәктәп картаюны белми. Анда үзең дә һаман унсигездә! Юк, унсигездә генә түгел, тагын да яшьрәк. Укучыларың белән бер яшьтә.

Артка борылып карап гомер юлын барлаган чаклар да аз түгел… Менә Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм шәрык телләре факультетына укырга керәсең. Татар теленең чәчәк ата торган чоры! Нәкъ шундый белгечләр җитешми. Киләчәккә өмет белән шатланып укыйсың. Әдәбияттән зачёт бирү өчен генә 150шәр китап укыйсың. Укыганнарың онытылмасын, геройларның исемнәре буталмасын дип, конспектлаштыра барасың. 96 битле дүртәр калын дәфтәрне шулар белән тутырасың. Төнге икегә кадәр романнар укыйсың. Юк, син зарланмыйсың. Күңелеңә якын эшең бар. Яраткан кешең яныңда, балаң да күзгә күренеп үсә. Дәресләреңә дә ныклап әзерләнәсең. Укучыларыңны төрле кичәләргә, олимпиадаларга әзерлисең. Аларның уңышларына сөенәсең. Яңа хыяллар белән янасың. Тагын зуррак үрләргә омтыласың. Укучыларың да сынатмый бит. Биш укучыңны олимпиадага әзерләсәң, шуның дүртесе җиңүче булып кайта. Республика олимпиадаларына да район данын якларга барырга кирәк. Җиңелчә генә карап булмый. Укучыңа да моның кадәр белемне дәрестә биреп бетереп булмый. Инде өеңә чакыра башлыйсың. Килененең бу гадәтләренә каенатаң да, каенанаң да каршы килми. Бары җиңсеннәр генә. Айлар буе алтынчы яртыдан унынчы яртыга кадәр укучың белән утырасың. Бары кечкенә улың гына яныңа килеп: “Әни, сиңа аннары акча бирәләрме?” – ди. “Әйе, улым, бирәләр. Бик күп бирәләр”, — дип алдыйсың. Ул, шатлана-шатлана, китеп бара. Ә үзе: “Директор абый әнигә күп акча бирә”, — дип сөйләнә.

Сыйныф җитәкчесе булуыңны да онытмыйсың. Аларның һәрберсе сиңа якын бит. Борчыласың, планнар корасың, сыйныфтан тыш чараларга әзерләнәсең. Һәр укучыңа туры килерлек сценарий язасың. Аларның берсен дә читтә калдырып булмый. Сәхнәгә чыксыннар, сәләтләре ачылсын дип тырышасың. Бу сценарийларны газета-журнал редакцияләренә җибәрәсең. Үзеңнең язмаларың күренгәч, тагын сабый бала кебек шатланасың. Аларны хезмәттәшләрең кулланасына ышанасың.

Әти-әниләр белән дә даими элемтәдә торасың, проблемаларны бергәләп чишәсең. Мәктәптән озатканда тагын борчыласың. Күзләреңнән яшь ага, үз балаң кебек якын күргән укучыларыңны җибәрәсең бит. “Үз юлларын таба алырлармы, тормышның каршы җилләренә бирешмәсләрме?”, — дисең. Үзләре теләгән уку йортларына керсәләр, сабый баладай шатланасың. “Исән-сау гына йөрсеннәр”, — дип теләк телисең. Кулларына диплом алгач, тагын горурланасың. “Инде эшкә урнаша алсалар ярар иде”, — дип телисең.

Әнә шулай еллар арты еллар үтә. Укучыларың биш яки ун елдан соң очрашуларга чакырсалар, дулкынланып барасың. “Алар нинди уңышлары белән куандырырлар икән?” – дип уйланасың.

Заман җилләре татар теле укытучысына яңа сынаулар әзерли. Укучыларның ата-аналарыннан татар теле укытырга рөхсәт тә яздыртасың. Кимсенү, әрнүләреңне эчкә йотасың. Шуңа да карамастан һаман да яңа үрләр яуларга тырышасың. Әле фәнни-гамәли конференцияләргә әзерлисең, әле театрдан өзек сәхнәләштерәсең, инша конкурсларына гыйбрәтле материал туплыйсың, укучыларыңны сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәтәсең. Үзең сәхнә телен укымаган килеш, актёрлык серләренә төшендерәсең, “Созвездие-Йолдызлык” телевизион бәйгесенә, “Дулкыннар” конкурсына, “Без бергә” фестиваленә укучыларыңны әзерлисең. Алар кеше арасында танылсыннар,  зур тормышта югалып калмасыннар дип тырышасың. Зур бүләкләр алганда икеләтә, өчләтә шатланасың. Вакыт белән санашу да юк. Төнге берсез, икесез йокларга да ята алмыйсың.

Планнар да үзгәреп тора. Аларның саны артканнан-арта бара. Һәрберсен вакытында өлгертергә тырышасың. Кайчак үз сәламәтлегең, гаиләң турында бик уйлап та бетермисең. Юк, якыннарың күңелдән чыкмый. Әмма үз балаң белән рәхәтләнеп сөйләшергә вакыт аз кала.  Алар да шуңа күнегә: кечкенәдән мөстәкыйль булып үсә.

Яңа технологияләр, апробацияләр, тестлаштыру, акцияләр… Берсе артыннан берсе үрелеп кенә бара. Укучыларың хакына үзең дә әллә нинди һөнәрләр үзләштерәсең. Шигырь язасың, яңа җыр өйрәнәсең, фотога һәм видеога төшерәсең… Укучыларыңны да иҗатка тартырга тырышасың. Җыентыкларда аларның шигырьләре, эзләнү эшләре күренсә, нарасый баладай шатланасың. Ә инде иң яхшы эшләр альманахка керсә, башың күккә тия. Яңа ачышлар ачарга әзер торасың.

Һәр нәрсәне җыеп бару гадәти хәл, чөнки презентация ясыйсың, видеороликлар әзерлисең. Укучыларың белән төрле шәһәрләргә барасың. Ерак авылларда үткән конференцияләрдән дә куркып тормыйм. Яр Чаллы, Кукмара, Биектау,  Казан шәһәрләрендә уза торган чараларда теләп катнашам. Җиңүче дипломы алганда аеруча куанасың. Билгеле, уңыш гел-гел сиңа гына елмаймый. Күпме әзерләнеп тә сертификат белән генә калганда да күңелеңне төшермисең. “Икенче юлы җиңәргә язсын”, — дип эчтән генә телисең. Укучыңа да кирәкле сүзләреңне таба беләсең. “Конкурс та тормыш кебек. Анда да бер ак, бер кара чиратлашып бара. Бу юлы булмаса, икенче вакытта җиңәрбез”, — дип өмет чаткылары саласың. Киләчәкнең матур булуына ышанып яшисең.

Өйдә дә сүз күп вакыт мәктәп, укучыларың турында була. Аларның шатлыкларын гаиләң белән бүлешәсең, борчуларын да яшермисең. Дәрестә яки тәнәфестә булган кызыклы вакыйгаларны исеңә төшереп көлеп куясың. Хәзерге укучылар белән моннан ун, егерме, егерме биш ел элек белем алучыларны чагыштырасың. Аларның тырыш, самими булуларына инанасың. Китаптан читләшә барган укучыларың өчен күңелен әрни. Кызыксындыру юлларын эзли башлыйсың, яңа алымнар кулланып карыйсың…

Битләреңә җыерчыклар өстәлеп, чәчләреңә чал керсә дә күңелең белән яшь каласың. Һөнәреңә булган мәхәббәт барысыннан да көчлерәк!

Добавить комментарий