Укытучының абруен ничек күтәрергә?

Рәйханә Вәлиәхмәт кызы ФӘТТАХОВА,

Теләче районы Айдар башлангыч мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы

Педагог буларак эш стажы: 34 ел

Үземнең хезмәт  юлымны 1985 елда туган авылым  мәктәбендә башлап җибәрдем. Бүгенге көндә дә шул мәктәптә белем һәм тәрбия бирәм. Мин үзем турында:  Айдәр авылында туып-үсеп, укып  үз мәктәбендә эшләүче  укытучы дип горурланып әйтә алам. Шунысы кызык авылыбызда  моңа кадәр   башка  авылдан килгән  мөгаллимнәр  белем биргән. Үз мәктәбемдә эшли башлаган тәүге көннәрем гомер буе  истә калыр.

Бу җиһанда һәркем укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр.  Әлеге  һөнәргә  киң күңелле, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы кешеләр генә лаектыр.

Моннан 34 ел элек мин дә нәкъ менә шушы һөнәрне   сайладым. Шул гомер дәверендә минем бер генә тапкыр да “Эх, нигә укытучы язмышын сайладым икән?” дигәнем булмады, хәтта андый фикер   башыма да килмәде. Үз эшемә һәрчак җитди, тугры калдым. Балаларга аларның яшьтәше, дусты кебек булырга тырыштым, ләкин шул ук вакытта укучыларның булган барлык сорауларына җавап табучы, барысын да аңлатып, җайга салып торучы укытучы да була белдем.

Укытучы — универсаль кеше дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Чыннан да, ул шул ук вакытта балага, аның яшенә карамыйча, әни дә була белергә тиеш, психологик яктан да ярдәм күрсәтә белүе зарур, баланың дусты, иң якын сердәшчесенә әверелергә дә тиештер әле ул. Баланың мәктәпкә барасы килүе, сыйныфтагы мөхит, аның белемгә омтылуы, югары үрләр яуларга әзер булуы – болар барысы да, иң беренче чиратта, укытучыдан тора. Укытучы бала белән үзара мөнәсәбәтне ничек итеп төзи, аңа дөньяны кайсы ягы белән, бигрәк тә нинди төсләр белән ярдәмендә күрсәтә – менә шулар бик мөһим.

Хәзер заманалар үзгәрде. Бүген  укытучының абруе әкренләп төшә. Нишләргә? Җәмгыятьтә укытучының элеккеге абруен, дәрәҗәсен ничек кайтарырга?   Шул уңайдан үземнең кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә.

Авылга эшкә кайткан көннән бирле бер генә эш, чара без-укытучылардан  башка үтмәде. Сайлауларда, сабантуйларда комиссия члены, кыр эшләрендә концерт оештыручы, ялгыз әбиләрнең күңелен күтәрүче, ындыр табагында ашлык чистартучы, урманда яфрак җыючы, елга –күлләрне караучы да, ул–без.

Укытучылык хезмәтенә эленке-салынкы, теләр-теләмәс кенә түгел, киресенчә күңел биреп тотыну да аның абруен күтәрүдә мөһим роль уйный, минемчә. Үз эшеңне яратып башкарсаң гына хезмәттәшләрең арасында да, укучылар арасында да һәм инде җәмгыятьтә дә соклану һәм хөрмәт тудырып була. Үземә килгәндә, эшемне яратып башкарам, хезмәттәшләремне дә, укучыларымны да, авылдашларымны да хөрмәт итәм. Шулай булмаса, берөзлексез 34 ел авыл мәктәбендә эшли алыр идем микән? Хезмәтемнең  бик җитди һәм җаваплы  икәнен аңлыйм. Укучылар күңеленә мин нинди юл салсам, киләчәктә аларның тормышы нәкъ шул юлдан китәчәк. Әгәр аларның киләчәге якты һәм бәхетле булса, бу үз чиратында укытучының абруен күтәрәчәк. Бу максатыма ирешү өчен төрле яклап камилләшергә, укучыларыма үрнәк булырга омтылам, аларның да шундый булуларын телим.   Укучыларым республика, район күләмендә ел саен уза торган конкурслар, олимпиадалар, фестивальләрдә катнашып, алдынгы урыннар яулый. Район күләмендә  проект эшләрен яклауда да активлык күрсәтәләр.   Алдынгы урыннарга ия булалар. Фән буенча олимпиадаларда да без теләп катнашабыз, уңышларга ирешәбез. Бездә укып югары сыйныфка күчкән укучыларның республика күләмендә алган уңышларын күрү безнең өчен зур куаныч. Минем уйлавымча, бу җиңүләр укытучының талантын күрсәтә, мөгаллимнең абруен күтәрергә ярдәм итә.

Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Заман сулышын тоеп, заман белән янәшә атлап барырга омтылган кешене – замана кешесе диләр. Ә гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак игътибар үзәгендә, һәрчак  тормыш казанында кайнап яши. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни абруйлы булырга тиеш.

Мин укучыларыма чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, иҗади сәләтләре ачылсын дим. Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит ул. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда.

Укытучы – ул укучыларын туган телебез аша әдәбият, сәнгать дөньясына алып керүче, туган телебезнең матурлыгы аша милли үзаң, туган җиребезгә мәхәббәт һәм әхлак сыйфатлары тәрбияләүче кеше. Укытучы дәрестә яңа белем бирү белән генә чикләнмичә, алдагы белем күнекмәләренә таянып һәм иҗади  эзләнү аша укучыларны мөстәкыйль рәвештә проблеманы чишүгә  этәргеч бирүче дә.

Бүгенге көндә укытучы хезмәте укучыларга белем бирү белән генә калырга тиеш түгел. Укучыларны төрле өстәмә чараларга, түгәрәкләргә җәлеп итәргә, аларны иҗади эшләргә тартырга кирәк. Мин эшли торган Айдәр мәктәбендә  укучы балаларга  төрле кызыклы түгәрәкләр эшләп килә. Алар бер-беребезне үз итәргә, аңларга ярдәм итә; фәнгә һәм укытучыга хөрмәт белән карарга өйрәтә.

Йомгак ясап, шуны әйтәсем килә: укытучы һөнәре  җиңелләрдән түгел. Сабырлык, түземлек, ягымлылык сорый торган катлаулы һөнәр. Әгәр укытучы бу сыйфатларга ия икән, аның җәмгыяттәге абруе да югары булачак. Мин моңа ышанам.

 

Добавить комментарий