Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучының гади кеше булып кына яшәргә хакы юк. Ул – мөгаллим!

Тема: Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?Ләйсән МОРТАЗИНА,Мөслим районы Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 29 ел.Укытучы – бу исем үзе үк өлге, абруй төше...

Тема: Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?


Ләйсән МОРТАЗИНА,


Мөслим районы Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 29 ел.


Укытучы – бу исем үзе үк өлге, абруй төшенчәләреннән тора кебек. Дини-дөньяви мәгълүматлардан кайнап торган, гаятъ тә мавыктыргыч, зур тизлек белән үсеп, яңарып торучы, кайчак хәтта шәхес булып өлгергән өлкәннәр өчен дә буталчык булып тоелган тормышыбызда бала өчен гаиләдән кала юл күрсәтүче, үрнәк булып торучы укытучы кала. Әле холык-фигыле ныгып кына килүче үсмер кеше өчен, тигезләнергә омтылыр үрнәк, белемгә булган омтылышын хуплаучы, ярдәмче, югалып калганда киңәшен ишетәсе килгән остазы, ярдәмен дә, сүзен дә аклыйсы килгән өлгесе – укытучы булуның аеруча мөһим һәм зарур булуы турында әйтми кала алмыйм. Сүзем юк: гаилә – бала өчен алыштыргысыз таяныч, терәк һәм ышаныч, тик гаиләләрнең дә төрлеләре бар...


Тормышның уңына-тискәресенә карамый киләчәк буын туктаусыз үсә, формалаша, үзенчә нәтиҗәләр ясый, карашын чарлый. Кемнәр үсә? Җәмгыятьнең киләчәге кемнәр кулында? Алар нинди кыйммәтләргә өстенлек бирерләр? Нинди чыганаклардан файдаланып эш итәрләр? Әлеге сорауларга җавап эзләгәндә белем-тәҗрибә туплау һәм тәрбия барышында укытучының әһәмияте бәяләп бетергесез! Шуна да укытучынынң абруйлы шәхес булуы, исеме җисеменнән аерылгысыз, дигәндәй, үзәк шарт булып кала.


Укытучы хезмәте мәктәп җирлеге кысаларында тырышып эшләү, программада бирелгән күрсәтмәләрне тайпылышсыз төгәл үтәү белән генә чикләнә алмый. Остазның гамәлләре, укытучы абруе күпкә тирән, зур төшенчә-мәгънәгә ия.


Авыл укытучысымы, гомумән укытучының үз абруен һөнәренең кадерен кайтару да бары тик аның үзеннән генә торган һәм дәүләт, сәясәт программаларыннан хуплау көтә торган өлешләре, алга этәрердәй гамәлгә кертелергә лаеклы чаралар да бихисап.


Әүвәл укытучының үзенә тукталасым килә. Иң беренче үз өстендә туктаусыз киң, күпкырлы үз аңны киңәйтүдә, яна мөмкинлекләренне, сәләтеңне ачуда өзлексез эзләнү. Төгәлрәк әйтсәм: яңа һәм элекке басмаларны, фәнни өйрәнүләрне укып бару, кызыксыну тудырган сорауларың белән махсус форумнарда катнашу, уртаклашу. Шәхси китапханәне өстәп, яңартып тору, хезмәттәшләрең, укучыларың, кызыксунычылар белән актив бөлешү, хәрәкәттә тоту. Укыган яңа китапларың турында төрле кысаларда фикер алышулар уздыру, максат: башкаларга да укуга этәргеч бирү, кызыксыну уяту.


Фәнни хезмәткәрләр, язучылар төрле өлкәләрдә хезмәт куючы хөрмәтле кешеләр белән бәйләнеш төзү, аралашып яшәү. Әлеге чараларны китапханәчеләр белән сөйләшеп халык өчен, ата-аналар игътибарына тәкъдим итеп, тагы да мавыктыргычрак үтемлерәк нәтиҗәләргә ирешү дә катлаулы түгел.


Җирлектә яисә башка киңрәк кысаларда уздырылып килүче бәйгеләрдә даими катнашу да, укучыларның әти-әни тарафыннан, бик уңай билгеләнә, җылы караш, уңай тәэсирләр тудыра. Дөнья белән танышуны экскурсия, сәяхәтләр, фикердәш төркемдәге кешеләр белән походларда йөрү кебек нәтиҗәле гамәлләр аша эшләсәк, мондый укытучының дәресләре, уздырган чаралары бер баш кына югары тормас, ә аның эшенә үзенә карата хөрмәт, чын кызыксыну тудырачак.


Дәүләт тарафыннан гамәлгә кертердәй, көндәлек тормышта укытучы үсмер буынны тәрбияләүчеләрнең абруен кайтарырга этәргеч булырдай күптән өметләнеп көткән гамәли чаралар да бар.


Болар арасыннан телевидение челтәрләрендә укытучы һөнәренең тарихы, белем бирүченең бүгенге көндәге уңышлары һәм авырлыклары, остаз һәм ата-аналар арасында ачык әңгәмәләр, куелган максатларга ирешү алымнары һ.б. бик күп зарури юнәлешләргә кагылышлы даими программалар алып баруны гамәлгә кертү. Яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучыларны төрледән-төрле чын мәгънәсендә файдалы тренингларга юлламалар белән бүләкләү. Үз аңны күтәрүче сәяхәт, очрашуларга чакырып зурлау чараларын куллану. Мәгълүмат чараларына язылу да китап кибетләре, китаплар сатып алу сайтларында, мәдәни чараларга керү билетлары өчен өстенлек бирүче документлар эшләү һ.б. башка бик күп төрле ысуллар белән укытучы абруен кире кайтарып кына түгел, югары күтәреп ихтирам яулап булыр дип эйтәсем килә.


Укытучының гади кеше булып кына яшәргә хакы юк. Ул мөгаллим! Аның яшәү рәвеше дә, дөньяга карашы да, тирән дөньяви белем дини аң белән сугарылган булуы матур күркәм күренеш.


Үзебез юллап, эзләнеп, көч түгеп ирешкән абруебыз булса гына, сүзебез үтемле, кылган эшләребез уңай нәтиҗәле, эзле булачак. Сайлаган һөнәребезгә тугры калып, яраткан укучыларыбыз алдында йөзебез ак, эшләгән гамәлләребез өчен күңелебез һәрчак тыныч булуын телим.


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ