«WorldSkills Kazan 2019» чемпионатына зур өметләр баглыйм

Зилә Рафаэль кызы МӨХӘММӘТОВА,

Мөслим районы Мөслим урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы.

Педагогик стажы – 6 ел

…«Хушыгыз!», – диеп чыгып китте кичә Ләйлә уку аудиториясеннән. Әйе, әлеге карарга ул күп төннәр уйланганнан соң килде.

Авыл мәктәбен алтын медальгә бетерде ул, мәктәптә укыган чорында әти-әнисенең горурлыгы булды, уңышлы гына имтиханнар тапшырып КФУның юридик факультетына көндезге бүлеккә укырга керде, беренче семестрны гел «5»ле билгеләренә генә тәмамлады һәм бүген ул әлеге югары уку йорты белән саубуллашып чыгып китте. «Нигә алай килеп чыкты соң әле бу? Әтисенең кызын «көчле юрист» итү хыялы нишләр? Авылда нәрсә әйтерләр? Якыннары аны аңлармы?» Бу сорауларны Ләйлә, әлбәттә, күңеленнән күп тапкырлар уздырды. Ләкин уйларында сабый чактан ук яшәп килгән хыялы, үлчәүгә салгач, барысыннан да саллырак булып чыкты. Кыз күңеленә хыянәт итә алмады. Йөрәге кушкан буенча атлады.

Иң беренче эш итеп авылга әти-әнисе янына кайтты. Әүвәл әнисе белән сөйләште, ана кеше, әлбәттә, борчылды. Тик кызының күзләрендә ул әлеге карарның ныклы булуын күрде. Кич белән әлеге сөйләшүгә әти кеше дә кушылды. Ул башта сүзсез калды, өй буенча арлы-бирле йөренде. Ниһаять, ул, йөренүдән туктап, өстәл буена утырды, кызына туры карап, сорау бирде: «Хәзер нишләргә инде исәбең?». Кыз бу сорауны көткән иде, аның җавабы да әзер. «Ул – оста кулинар булырга тели. Берсеннән-берсе яңа ризыклар уйлап табу, пешерү – аның хыялы. Бу елны әти-әнисенә авылда булыша да, яңа уку елыннан район һөнәри техникумына шул юнәлеш буенча укырга керә. Әле эш моның белән генә төгәлләнми, Ләйлә хәзерге көндә дөньякүләм билгеле булган WorldSkills һөнәри бәйгеcендә дә катнашачак. Ә анда инде бар да үз кулыңда. Сәләтеңне генә күрсәт.» Менә шулай җавап бирде кыз.

Ата белән ана аптырашкан караш белән кызларын тыныч кына тыңлады. Әлбәттә, бу хәбәр бер дә сөендермәде аларны. Тик Ләйләгә карата булган ярату хисе барыннан да өстен чыкты. Ата-ана балаларына каршы килмәде. «Хәерле булсын!», – диеште алар.

Әйе, ярый ла барлык әти-әниләр дә шундый булса. Гадәттә бит күпләр үз хыялларын балалары аша чынга ашырмакчы була. Баланың алар тәкъдим иткән юнәлеш буенча сәләте бармы-юкмы, берәүне дә кызыксындырмый. Иң мөһиме: әти-әни тели. Менә шундый күренешләр дә еш очрый тормышта. Моңарчы безнең илдә эшче һөнәрләргә түбәнсетеп каралды, югары уку йортына керергә көче җитмәгән, укуга сәләте бик көчле булмаганнар гына барды андый техникумнарга. Нәтиҗәдә: эретеп ябыштыручы, пешекче, мал табибы, механик, тегүче кебек һөнәр ияләре илгә җитми башлады. Мондый проблемалар элеккеге заманнарда да булган. Мәсәлән XX гасырның 50 нче елларында бу күренеш Испаниядә күзәтелә. Сугыштан соңгы еллар… Ничек тә булса эшче һөнәрләрне пропагандалау кирәк була. Хосе Антонио Элола Оласо исемле испан шундый чара уздыра. Анда башта бары 12 кеше катнаша. Әкренләп ул бик киң таралыш ала, күп илләр әлеге чараны хуплап ала. Шул рәвешле хәзерге дөньякүләм билгеле WorldSkills бәйгесе барлыкка килә.

Минемчә, бу – бик тә уңай күренеш, бигрәк тә безнең ил өчен дияр идем. Яшь буынга өстәмә кызыксындыру чарасы, сәләтле укучыларга үз-үзен таныту өчен менә дигән чара. Ә инглиз теле укытучысы буларак, мин дә әлеге юнәлешкә үз өлешемне кертәм, дия алам. Чөнки кайсыбер авыл егетләреннән «Нигә миңа инглиз теле? Мин барыбер авылда калачакмын», – дигән җаваплар ишетергә туры килә. Шул очракта мин аларга авылның да заман белән бергә атлавын искәртәм, үзебездә эшләп килүче күп кенә оешмалар, шәхси эшмәкәрләр бүгенге көндә чит ил техникасы белән эшләвен сөйлим. Ул комбайннар дисеңме, станоклар, электр җиһазлары, машиналар дисеңсе!? Барысы өчен дә ипилек-тозлык инглиз теле белү сорала. Көннән-көн чит илләр белән аралашу арта, нәтиҗәдә чит ил гражданнары да безгә ешрак килә. Алар белән дә аңлашу өчен инглиз теле ярдәмгә килә. Менә шундый дәлилләр китергәннән соң, укучыларның карашлары үзгәрә. Әле бу елны Казанда узасы  дөньякүләм WorldSkills бәйгесе турында да сөйләгәч, урта буында укучы күп кенә кыз һәм егетләрнең күзләре янды. Әле анда бит волонтер булып катнашу мөмкинлеге дә бар. Дөньякүләм чемпионатка үз өлешеңне кертү дигән сүз бит бу. Ә икенче елга һөнәреңне сына. Менә нинди мөмкинлек! Күпләр бу турыда белми дә бит. Ә мин, укытучы буларак, дәресемдә һәрдаим дөньяда барган вакыйгаларга күзәтү ясап барам. Ә инде үзебезнең башкалада үтүче чемпионат турында әйтми мөмкин түгел. Укучылар бик кызыксынып тыңлыйлар, үзләренә кирәкле мәгълүматны өстәмә рәвештә интернет челтәре аша да эзләп табып карыйлар.

Бар авыл баласы да табиб, икътисадчы, юрист булып бетә алмый. Бу кирәкми дә. Җирдә эшләүчеләр дә кирәк. Җир-анадан аерылырга язмасын. Без барыбыз да җирдән яралган, без никадәр аннан ерагайсак, безгә шулкадәр авыррак булачак. Гади генә мисал: суганны суга утыртып та үстереп була, туфракка утыртып та. Тик кайсысы чын уңыш бирәчәк? Әлбәттә, җирдә үскәне. Безгә дә бит яшәү көче җирдән килә. Безнең бурыч – шушы матур җиребезне гөлбакча итеп яшәү, күбрәк яшь буынны авыл җиренә тарту. Авылда да бик матур итеп үз эшен алып барган шәхси эшмәкәрләребез күп. Язмамның башында мисал итеп китергән Ләйлә дә югалмас, үз юлын табар бу тормышта. WorldSkills  чемпионатында да катнашыр, үз эшен дә ачар. Иң мөһиме: кайда гына булсаң да, үзеңә тугры калырга кирәк. Күңел кушмаган эш, һөнәр белән ерак китеп булмый. Ә без – өлкән буынның бурычы – балаларның сәләтен исәпкә алып дөрес итеп юнәлеш бирергә, яшьләрне вакытында тыңлый һәм аңлый белергә.

Дөньякүләм танылу тапкан WorldSkills бәйгесенә: «Афәрин! Алга! – диясе генә кала. Мондый чаралар булганда эшче һөнәрләр үз ияләрен табар,  аларга яхшы эш урыннары булыр, ул егет-кызларыбызның бер өлеше авылда да калыр, җиребездә эшләр. Менә шундый матур теләкләр белән тәмамлыйсым килә минем язмамны.

Добавить комментарий