Логотип Магариф уку
Цитата:

Театр тормышыбызны мавыктыргыч итә

Президент күрсәтмәсе нигезендә, 2019 нчы ел Россияда театр елы дип игълан ителде. Аның төп максаты —  илдә театрны саклап калу һәм аны популярлаштыру. Татарстанның Тәтеш районында татар язучылары әсәр...

Президент күрсәтмәсе нигезендә, 2019 нчы ел Россияда театр елы дип игълан ителде. Аның төп максаты —  илдә театрны саклап калу һәм аны популярлаштыру. Татарстанның Тәтеш районында татар язучылары әсәрләрен сәхнәләштерү буенча әш 2014 нче елдан бирле алып барыла.
Бу көннәрдә Алабирде авылында «Галиябану» үзешчәннәр коллективы тарафыннан танылган татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса йолдыз бар» әсәре сәхнәләштерелде. «Мин театрны кечкенәдән сөйдем. Хәзер авылдагы иптәшләр белән иҗат коллективы оештырып, күрше авылларда чыгыш ясап йөрү дә шатландыра. Бергә спектакльгә әзерләнүләр тормышыбызны мавыктыргыч итә. Тамашачылар залы балалар һәм өлкән яшьтәгеләр белән тулганны күргәч, юкка гына тырышмаганыбызны аңлыйбыз»,-ди мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Шаһиәхмәтова. Бу елны Алабирделәр иң беренче булып үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Район башлыклары аларны хуплап, теләктәшлек белдерде.
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ