Логотип Магариф уку
Цитата:

Тездә чакта – бала, тездән төшерсәң - бәла

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Җәйге чорда юлларда һәм көнкүрештә балалар имгәнүләрен кисәтү турында” матбугат конференциясе узды. Әлеге темага журналистлар белән әңгәмә корырга Россия Эчке эш...

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Җәйге чорда юлларда һәм көнкүрештә балалар имгәнүләрен кисәтү турында” матбугат конференциясе узды. Әлеге темага журналистлар белән әңгәмә корырга Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт Юл хәрәкәте иминлек идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов белән Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Владимир Иванов килде.
— Безнең тармакта, кайда гына булмасын – өйдә яки урамдамы, юлда яисә сукмактамы - балалар гомерен саклау һәрвакытта да иң беренчел, иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора, - диде Республика юл хәрәкәте иминлек идарәсе җитәкчесе урынбасары полковник Бикмөхәммәтов. – Шуңа күрә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында сабыйлар, ата-аналар белән очрашкан вакытларда без бертуктаусыз аларның колагына юл йөрү кагыйдәләре турында тукып торабыз. Әмма барыбер игътибар җитеп бетми. Балалар имгәнә бирә. Әйтик, агымдагы елның 5 аенда барлык 125 юл һәлакәтендә 5 сабый үлде, 139ы имгәнү алды. Иң сәере шунда – мондый аяныч хәлләр аеруча Аксубай, Алексеевский, Әтнә, Югары Ослан, Кайбыч, Питрәч, Чирмешән кебек шәһәрсез, авыл районнарында еш күзәтелә. Балалар пассажир буларак килеп чыккан 71 һәлакәттә 4 сабый дөнья куйды, 81е имгәнде. Барлык аварияләрне юл хәрәкәтенә каршы чыккан машиналар ясый һәм һаман да алынган имгәнүләрнең иминлек путасы эләктерелмәгән очракта яманрак булуы күзәтелә. Велосипедта йөрүче сабыйлар арасында да җәрәхәтләнүчеләр байтак. Күптапкырлар кисәтелүләренә карамастан, алар да һаман бер үк хата ясый: машина юлына чыга һәм “иң бәхетлеләре дә” үзләренә гомерлек имгәнү ала. Ә бит арада гомерләре киселгәннәре дә байтак.
Юл иминлеге вәкиле сүзен балалар табибы, нейрохирург Владимир Иванов дәвам итте.
— Пациентларыбыз арасында тәпи басарга җыенган нәнүсләр дә күп. Арада: “Өйдә килеш тә имгәнү алып буламы?” – дип сорыйсы килүчеләр табылыр. Әйе, була икән. Сабыйларның кайсыберләре диваннан, кайберләре хәтта тәрәзә төбеннән үк егылып төшә. Идәнгә генә егылса бик ярый, тышка, урам якка егылып төшкән сабыйлар да очрап тора. Болар барысы да ата-аналарның ваемсызлыгыннан килә. Шуңа күрә нәниләрне беркайчан да кул озынлыгыннан да ераккарак җибәрергә ярамый дип әйтер идем. Сабый карап торганда гына шатлык, күздән ычкындырсаң, секундлар эчендә кайгыга әверелергә мөмкин.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ