Логотип Магариф уку
Цитата:

Тимер елмаю

Элегрәк мәктәптә брекет кигән балалар иптәшләре арасында кыенсынып йөрсәләр, кайчакта, гомумән, көләрләр дип тешләрен турайтудан баш тартсалар, хәзер «тимер елмаю» белән беркемне дә шаккатырып бу...

Элегрәк мәктәптә брекет кигән балалар иптәшләре арасында кыенсынып йөрсәләр, кайчакта, гомумән, көләрләр дип тешләрен турайтудан баш тартсалар, хәзер «тимер елмаю» белән беркемне дә шаккатырып булмый. Хәтта артистлар арасында да шул кыяфәттә сәхнәгә чыгучылар бар бит. Матурлык һәм сәламәтлек хакына түзәргә була, димәк. Дөрес формалашмаган казналыкны иртәрәк төзәтә башлау кирәкме? Аның «дөрес түгеллеген» ничек ачыкларга? Балалар табиб ортодонты Владимир Волков киңәшләренә колак салыйк.
Табиб-ортодонтка беренче тапкыр кайчан мөрәҗәгать итәргә һәм бу ни өчен кирәк?
Табиб янына баланы беренче тапкыр 3 яшьтә алып килергә кирәк. Бу вакытта аның авызында 20 сөт теше булып, прикус формалашып беткән була инде.
Теш казналыгы дөрес формалашамы-юкмы икәнлеген бары тик табиб кына әйтеп бирә ала, шуңа күрә ортодонт белән киңәшләшеп кайту әти-әниләр өчен файдага гына булачак.
Теш казналыгы ничә яшькә кадәр формалаша?
Прикусның формалашуы берничә этапта бара:
– 6 айдан 3 яшькә кадәр сөт тешләре чыга;
– 3 яшьтән 6 яшькә кадәр казналык актив рәвештә үсә, һәм организм тешләрнең яңалары чыгуга әзерләнә;
– тешләр алышынуы;
– 12-15 яшьтән башлап, даими казналык формалаша.
Дөрес булмаган прикусның иң киң таралган сәбәпләре нидә?
Әлбәттә, моның сәбәпләре төрле була ала:
– имезлекне озак куллану (бер яшьтән озаграк куллану зыянлы);
– нәселдәнлек;
– борын аша сулыш алу бозылуы;
– дөрес тукландырмау;
– сын-гәүдәдәге тайпылышлар;
– тел һәм өске ирен керешенең кыска булуы.
Прикус» дөрес булмаса, эстетик яктан гына түгел, сәламәтлеккә дә зыяны бар бит. Нинди проблемалар туарга мөмкин?
Елмаюның матур булмавы гына түгел шул: сөйләмдәге, сулыштагы дефектлар, ашкайнату системасы бозылу, аңкаудагы мускул һәм сөякләр кимчелеге һ.б. Вакытында табибка бармауның азагы аяныч тәмамланырга мөмкин.
Һәр этапта игътибар сорый торган үзенчәлекләр бар. Кайбер очракларда сөт тешләре вакытыннан алда (хәтта ике елга!) иртә төшеп бетә. Сөт тешләрен артык иртә алдырырга да туры килергә мөмкин. Калган тешләр, бушлыкны тутырырга ≪теләп≫, күченә башлый. Шул сәбәпле даими тешләр үз урыннарына түгел, башка буш урында чыгачак. Мондый очракларда коррекция өчен ортодонт инде 4-7 яшьтән индивидуаль пластинкалар тәкъдим итә.
Брекетларны исә 11-13 яшьтән, баланың авызында 24 даими теш чыккач куя башлыйлар. Теш гигиенасы дигәндә, профилактика турында онытырга ярамый. Тайпылышны дәвалаганчы булдырмый калу отышлырак бит.
Нинди тайпылышлар була?
Мезиаль прикус – иң еш очрый торган тайпылыш. Аскы тешләр өстәге тешләрне каплый, ияк алга чыгып тора.

 
 
Дисталь прикус – өске казналыкның артык үсеп, аскысының үсештә калышуы.

 
 
Тирән (җәрәхәтләндерүче) прикус – өске казык тешләр аскыларын яртылаш каплый.

 
 
Кисешүле прикус –  бер казналык икенчесенә карата горизонталь рәвештә ярашырга омтыла.

 
 
Ачык прикус – өске һәм аскы тешләр тигез ябылмый: алдан яисә яннан ачыклык кала.

 
 
Тешләрнең кителүенә һәм кимүенә бәйле прикус үзгәрешләре дә күзәтелә.
Әти-әниләргә киңәшләр:

  1. Балагыз имезлек, уенчык, бармак, каләм суырмасын. Аның дөрес йоклавына да игътибар итегез. Артык биек мендәр, бөкрәйгән поза, корсакта яки, киресенчә, башны артка ташлап йоклау зарарлы.

  2. Лор-авыруларны, аеруча аденоидаларны (тамак бизләрен) һәм хроник ринитны вакытында дәвалагыз. Дөрес итеп борын аша суламау күп тайпылышлар өчен сәбәп була ала: баланың сөйләме тоткарланудан башлап, прикусның дөрес формалашмавына кадәр.

  3. Балаларга даими рәвештә каты ризык бирегез. Кишер, алма кимерсеннәр, ит чәйнәп ашасыннар.

  4. Ничек тә сөт тешләрен алдырмау ягын карагыз, үзләре төшкәнен көтү хәерлерәк булыр. Даими тешләр төшкән вакытта да, ул урын озак буш тормасын, әйткәнемчә, казналыкта тешләр күченеше башланачак. Нәтиҗәдә  прикус бозылачак.

  5. Балагызның нервларын да саклагыз. Даими стресс вакытында чәйнәү мускулларының тонусы арта, бала тешне шыгырдата башлый, нәтиҗәдә казналыкка артык йөк төшә.


Ләйсән НИЗАМОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ