Логотип Магариф уку
Цитата:

«ТНВ» тапшыруларын 9 төймәдән карап була

2019 елның 29 ноябреннән «Общественное телевидение России» («ОТР») федераль каналының тапшырулар челтәрендә «Татарстан – Яңа гасыр» каналы тапшырулары күрсәтелә башлады. «Әлегә без 3 сәгать эфир вакыт...

2019 елның 29 ноябреннән «Общественное телевидение России» («ОТР») федераль каналының тапшырулар челтәрендә «Татарстан – Яңа гасыр» каналы тапшырулары күрсәтелә башлады. «Әлегә без 3 сәгать эфир вакытын тутырсак, якын киләчәктә аны 5 сәгатькә җиткерү күздә тотыла», – диде телеканалның генераль директоры, ТР Журналистлар рәисе, Татарстан Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Илшат Әминов шул яңалыкка багышланган матбугат конференциясендә.
«Әзерләнү өчен вакыт бик аз булу сәбәпле, әлегә аз күләмле вакыт алдык. Яңа елдан аны киңәйтүне планлаштырабыз. Техник мәсьәләләрне үзебез хәл иттек. «ТНВ-Татарстан» һәм «Шаян» каналларындагы резерв серверларны кулланабыз. Тик бу дөрес хәл түгел. Әлеге резервларны торгызырга кирәк», – диде ул.
Бүгенге көндә канал тапшыруларын 9 төймәгә басып иртәнге алтыдан сигезгә кадәр һәм кичке алтыдан җидегә кадәрге кадәр карап була.
Генераль директор сүзләренә караганда, яңалык кертү сәбәпле, рус телендәге контентны үстерү ихтыяҗы килеп басачак. Бу, үз чиратында, өстәмә техник һәм кеше ресурсларын җәлеп итү кирәклеген күздә тотачак.
«Көненә биш сәгатьлек тапшырулар эшләү өчен рус телле контентны үстерергә кирәк булачак. Бүген әлеге форматлар эшләү процессында. Актуаль интервью, ток-шоу һәм документаль журналистика форматларын кулланып булыр дип күз аллыйбыз. Хәзерге көндә иртән бер сәгать дәвамында бара торган «Здравствуйте» тапшыруын да ике сәгатьлеккә әйләндерү мөмкинлеген карыйбыз», – диде «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры һәм киләчәктә ОТР кысаларында да татар телендәге контентны тәкъдим итү мөмкинлеген карау хакында бәян итте.
«Рус телендә барган тапшыруларда республика тормышын чагылдыру белән беррәттән, анда яшәүче милләтләр проблемалары да күтәреләчәк. Киләчәктә милли телләрдәге тапшыруларны да тәкъдим итү мәсьәләсен хәл итәргә уйлыйбыз», – диде Илшат Әминов.

Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ