ТУГАН ИЛГӘ МӘХӘББӘТ ТУГАН АВЫЛ ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮДӘН БАШЛАНА

Фаяз ХУҖИН,
Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе

2007 елның 1 декабреннән көченә кергән 309 нчы федераль канун нигезендә урта мәктәпнең укыту программаларыннан милли-төбәк компоненты дигән төшенчә алып ташланды, ягъни гади тел белән әйткәндә, милләте белән рус булмаган балаларга ана телен һәм әдәбиятын, шулай ук төбәк (бездә: Татарстан һәм татар халкы) тарихын укыту, гәрчә әлеге канун гамәлдәге Россия Конституциясенең берничә маддәсенә каршы килүгә карамастан, тыелды. Өстәвенә, әле үз ана телләрендә белем бирә торган мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын бары русча бирдертү тәртибе кертелде. Милли мәктәпләр, теләсә-теләмәсә дә, имтихан тапшырыласы фәннәрне рус телендә укытуга күчәргә мәҗбүр булды. Нәтиҗәләр аяныч: бүгенге көндә татарларның күпчелеге – Россия төбәкләрендә яшәүчеләре генә түгел, хәтта үз республикабызда да – туган телебездә аралашмый. Шөкер, әлегә Татарстан мәктәпләрендә, ата-ана теләге булганда, атнага ике сәгать татар теле, бер сәгать татар әдәбияты дәресләре укытыла. Тиздән алары да юкка чыгачак – эш шуңа бара, чөнки күреп торасыз: хәтта күп кенә район үзәкләрендә дә татар мәктәпләре юк, ә авыллар исә бетүгә йөз тоткан.
Элегрәк бездә балалар татар телен беренче чиратта гаиләдә өйрәнергә тиеш дигән фикер өстенлек итеп килә иде. Янәсе, балаларның ана телен белү-белмәве тулысыча ата-аналардан тора, моңа мәктәп гаепле түгел. Бу дөрес позиция булып чыкмады, ата-аналарның, хәтта әби-бабайларның да күпчелеге татарча белми бит. Шунысы шатландыра: әнә шул үз ана телләрен белмәүчеләр дә үзләрен әлегә татар дип саный, мин – татар дип горурлана. Әмма киләчәктә хәл үзгәрергә мөмкин: 2002 һәм 2010 елларда үткәрелгән халык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, сигез ел эчендә Россиядә яшәүче татарларның саны 360 мең кешегә кимегән, югыйсә, мантыйк буенча ул бит артырга тиеш иде. Бу ни дигән сүз? Димәк, шулкадәр татар, үз милләтеннән баш тартып, рус милләтенә күчкән. Аяныч хәл, әмма андыйларны гаепләргә ашыкмыйк, гаеп – Россия хөкүмәте алып барган милли сәясәттә. Кызганыч, бу сәясәт моңа кадәр Татарстан җитәкчеләре тарафыннан нигездә хупланып килде. Республикабыз җәмәгатьчелеге бүген, беренче чиратта, милли мәгарифне саклап калу, җанландырып җибәрү һәм үстерү юлында актив эш алып бара, шул ук вакытта Татарстан җитәкчелегеннән милли университет булдыруны, яманаты чыккан 309 нчы федераль законны гамәлдән чыгарып, урта мәктәпләрдә татар телен, әдәбиятын, тарихын укытуны элеккеге күләмдә укытуны кайтару буенча конкрет эш таләп итә.
Әйе, милләтебезне саклап калу мәсьәләсе – бик катлаулы, күп көч, кыюлык һәм фидакарьлек сорый торган эш. Бүген шунысы ачык: республикабызның гомуми белем бирү мәктәпләрендә (Россия өлкәләрен әйтеп тә тормыйм инде), шулай ук татар гаиләләрендә балаларга ана телен өйрәтү программасы үтәлмәде. Элегрәк, бәлки, милләтебезне саклап калу һәм үстерү юнәлешендә татар теленә өстенлек бирү кирәк тә булгандыр. Бүгенге шартларда, минемчә, татар телендә сөйләшә белмәгән (һәм аңа артык омтылмаган да) яшьләребезне киләчәктә руслаштырмыйча, үз милләтебез кысаларында саклап калу юлларын эзләргә кирәктер. Бу юнәлештәге эшләрдә беренчелекне, һичшиксез, мәктәп балаларында, татар яшьләрендә милли үзаң тәрбияләүгә бирергә кирәктер. Милли үзаңы булган кеше ихластан: «Мин – татар!» – дип горурланыр һәм, ана телен белмәсә-аңламаса да, һичкайчан үзен башка милләт вәкиле дип танытмас.
Балаларда яшьтән үк милли үзаң тәрбияләүнең күптән сыналган ысулы – мәктәпләрдә татар тарихын укыту. Әйе, мәктәп китапханәләрендә «Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте», «Татарстан тарихы» кебек уку әсбаплары бар, әмма аларны укыту әлеге дә баягы 2007 елгы 309 нчы Россия кануны буенча тыела. Әмма артык уфтанырга ярамый, милли тарихыбызны укытуның төрле юлларын эзләргә кирәк. Түбәндә сүз шулар турында булачак.
Татарстан – Ерак Көнчыгыш та, Себер дә түгел, Россиянең үзәгендә урнашкан. Аның тарихы да Россия тарихы белән тыгыз үрелеп бара. Шуңа күрә татар халкы тарихын балаларга бик уңышлы рәвештә Россия тарихы дәресләрендә өйрәтеп була. Мисалга урта мәктәпнең V – VI сыйныфларында үтелә торган борынгы һәм урта гасырлар чорын алып карыйк. Борынгы община строе тарихы бөтен Көнчыгыш Европада бер төрлерәк инде ул, хәзерге рус җирләре белән Татарстан җирләре арасында артык үзенчәлек юк. Ә менә «Халыкларның Бөек күчеше» темасыннан башлап охшашлык бетә диярлек. Бу теманы өйрәнгәндә игътибарны башлыча һуннар һәм борынгы төркиләр тарихына юнәлтергә кирәк. Биредә славяннарның түгел, нәкъ менә һуннарның һәм түркләрнең хәзерге Россия территориясендәге иң беренче дәүләтләрне коручылар булуына басым ясарга кирәк: Һуннар дәүләте әле безнең эрага кадәр үк оешкан, ә Киев Русе 862 елда гына барлыкка килә, «Татарлар – дәүләтле халык» гыйбарәсен башка темаларны үткәндә дә кабатлап торырга киңәш итәм. Тагын бер факт игътибардан читтә калырга тиеш түгел: һуннар һәм борынгы төркләр – цивилизацияле халыклар. Аларның әле шул заманнарда ук шәһәрләре булган, укый-яза белгәннәр (атаклы рун язмалары), гади халыкка гадел салым түләтеп тору өчен халык санын алу үткәргәннәр һ.б. Элгәреге түркләргә дин иреге, ягъни соңгы елларда еш кулланыла торган толерантлык төшенчәсе дә ят булмаган.
Укытучыга, Киев Русе турында сөйләгәндә, аның тарихын үзебезнеке белән чагыштырып бару тагын да җиңелрәк. Биредә татар укучылары кыскача гына башта Кубрат ханның Бөек Болгары, аннан соң Хәзәр дәүләте һәм Идел Болгары тарихыннан мәгълүмат алачак. Хәзәр идарәчеләре, Көнчыгыш Европада беренчеләрдән булып, дирһәмнәр – көмеш акчалар суга башлый, кирпеч диварлар белән ныгытылган шәһәр-крепостьлар сала, халкы исә VIII гасыр урталарында ук ислам динен кабул итә – бу фактларны балалар белергә тиеш.
Болгар дәүләтенә килгәндә исә, Русь кенәзе Владимирның 988 елда христиан дине кабул итүенә бәйле рәвештә болгарларның әле 922 елда ук, Алмыш хан чорында, ислам динен рәсмиләштерүләре турында әйтеп үтү мөһим. Укучыларга Новгород, Киев, Владимир ише рус шәһәрләрен Биләр, Болгар, Сувар һәм башка болгар шәһәрләре белән чагыштырып сөйләү кызык булыр. Руслар белән болгарлар арасында булып торган сугышларга артык игътибар бирмичә, ике күрше дәүләт арасында урнашкан җанлы сәүдә мөнәсәбәтләре, шул исәптән Бөек Идел, Болгар-Киев сәүдә юллары, 985, 1006, 1229 еллардагы болгар-рус сәүдә килешүләре турында мәгълүмат биреп китү файдалырак, минемчә.
Русь кенәзлекләренең монгол яуларына каршы көрәшен һәм Алтын Урда чорындагы тарихын татар тарихыннан башка күз алдына китереп булмый. Шул мөмкинлекләрне дәрестә бик уңышлы рәвештә кулланырга мөмкин. Үзебезнең тарихка балаларның игътибарын җәлеп итәрдәй моментларны санап китик:
– болгарлар, 1223 елда монголларны җиңеп, аларның көнбатышка хәрәкәтен беразга булса да туктатып тора;
– 1238 – 1240 елларда сугышып җиңелгән һәм монголларга буйсынып яшәргә мәҗбүр ителгән рус кенәзлекләре түләргә тиешле салымның күләме еллык керемнең уннан бер өлешеннән артмаган;
– шул салымнарны гадел рәвештә җыю максатында монгол баскаклары тарафыннан рус җирендә беренче тапкыр халык санын алу үткәрелә, соңыннан салым җыю эше баскаклардан җирле кенәзләргә күчә;
– Русьта хөкем сөргән православие диненә бернинди зыян салынмый, илдә толерантлык хөкем сөрә;
– рус кенәзлекләрендә икътисад күзгә күренеп үсә, ныгый. Монгол-татарларга каршы азатлык көрәшенә күтәрелү, дистәләгән кенәзлекләрдән бердәм дәүләт төзү өчен мөмкинлекләр ачыла. Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: Алтын Урда тарихы – безнең бабаларыбыз тарихы да ул, чөнки Болгар дәүләте 1236 елда монгол-татарлардан җиңелеп, алар төзегән Алтын Урда дәүләтенә кушыла, шул дәүләт кысаларында болгарлар 200 ел чамасы яши һәм, Алтын Урда таркалганнан соң, 1445 елда барлыкка килгән Казан ханлыгында яшәвен дәвам иттерә.
Казан ханлыгы белән Мәскәү дәүләте арасындагы мөнәсәбәтләр тагын да тыгызрак, күп төрлерәк. Теләге булган һәр укытучы Россия тарихыннан дәрес биргәндә укучыларына матур гына итеп татар тарихын да җиткерә ала, һәм бу өстәмә мәгълүматны укучылар бик теләп кабул итәчәк.
Урта мәктәптә укучыларга татар тарихын өйрәтүнең тагын бер юлы бар – татар әдәбияты дәресләре.
Менә минем алда күренекле галимебез Хатыйп Миңнегулов һәм Наҗия Гыймадиева төзегән һәм татар мәктәпләренең X сыйныф укучыларына тәгаенләнгән «Татар әдәбияты» дәреслек-хрестоматиясе. Дәреслекнең эчтәлегенә игътибар итик: «Болгар чоры: тарихы һәм мәдәнияты» (Кол Гали); «Алтын Урда: тарихы һәм мәдәнияте» (Котб, Сәйф Сараи, «Идегәй»); «Казан ханлыгы чоры» (Мөхәммәдьяр); «XVII йөз әдәбияты» (Мәүла Колый, Габди); «XVIII йөз әдәбияты» (Гадерәхим Утыз Имәни һ.б.)… Татар тарихыннан күпме мәгълүмат тупланган шушы дәреслектә! Әдәбият дәреслекләренә Нурихан Фәттах, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Флүс Латыйфи, Вахит Имамов, Марат Әмирханов кебек күренекле татар язучыларының тарихи әсәрләрен күбрәк кертсәк?! Әйе, укытучыга авыргарак туры киләчәк, чөнки әлегә аның тарихтан белеме кирәк кадәр тулы да булмаска мөмкин. Әмма милләт хакына, балаларның милли үзаңнарын үстерү хакына бу җитешсезлекне бик тиз бетереп була. Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен тарих буенча махсус курслар ачарга атлыгып торучылар да бар икәнен онытмаска кирәк.
Татар мәктәпләренең кайберләрендә тарих түгәрәкләре эшләп килә. Дөрес, балалар ул түгәрәкләргә йөрергә артык ашкынып тормый, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларга әзерләнгәндә генә эшләр бераз җанланып китә. Анда да әле түгәрәк эшләре укытучы тәкъдим иткән темага докладлар язу белән генә чикләнә. Докладларның темалары гадәттә шәҗәрәләрдә чагылыш тапкан гаилә, мәктәп, авыл тарихына, коллективлашу елларына, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, авылның күренекле кешеләренә багышланган булып, укучыларның да актив эзләнүләрен таләп итә торган була. Соңгы елларда тарихчы-галимнәрнең игътибар үзәгендә торган Болгар һәм Алтын Урда, Казан урамнары, республикабызда уңышлы эшләп килүче завад-фабрикалар тарихына багышланган докладлар укучылар арасында зур кызыксыну уята. Жюри рәисе буларак, мин укучыларның республика күләмендә үткәрелә торган олипиадаларында еш катнашам һәм һәр мөсәкыйль язылган хезмәткә сөенеп туя алмыйм. Татар тарихын мәктәп- төбәк музейлары каршында оештырылган түгәрәкләрдә өйрәнүне халкыбызның киләчәк язмышына битараф булмаган мәктәп директорлары да, югарырак дәрәҗәдәге мәгариф җитәкчеләре дә күз уңында тотсын иде. Төбәк тарихында халкыбыз тарихы чагыла. Туган илгә мәхәббәт Мисыр пирамидаларыннан, Мәскәү Кремленнән түгел, бәлки, гаилә, мәктәп, туган авыл тарихын өйрәнүдән башлана. Халкыбызның киләчәге шул тарихны өйрәнгән, үз иткән балалар кулындадыр дип уйларга нигез бар.
Мәктәптә татар тарихын өйрәнүнең барыбыз да белгән, әмма төрле сәбәпләр аркасында гамәлдән төшеп кала язган тагын берничә юлы бар. Элегрәк мәктәптә дәрестән соң укучылар өчен һәм алар катнашында төрле чаралар үткәрелә иде. Сүз тарих кичәләре, тарихи урыннарга, музейларга экскурсияләр турында бара. Музейларга хәзер дә йөриләр анысы. Бигрәк тә шәһәр балалары. Ә менә мин укучы булып йөргән 1960 елларда Зәй районының Бигеш урта мәктәбендә уку елы барышында берничә тарих, әдәбият, рус теле һәм башка предметлар, бигрәк тә физика, химия кичәләре, китап укучылар конференцияләре үткәрү традициягә әйләнгән иде. Ул тематик кичәләр гадәттә викторина сорауларына җаваплар табу, ярышта җиңүчеләргә кечкенә генә булса да бүләкләр бирү белән төгәлләнә иде. 1812 елгы Ватан сугышының 150 еллык юбилеена багышланган бер кичәдә мин шул «Наполеон-Кутузов» сугышында катнашкан татар-башкорт гаскәрләре турында сөйләдем. V сыйныфта укучы балага, әлбәттә, укытучыбыз ярдәм итте. Тарих белән кызыксынып киттем, тарих түгәрәгенә йөри башладым һәм укытучыбыз кушуы буенча берничә ел дәвамында, әби-бабайлардан сораша-сораша, авыл тарихын язу белән шөгыльләндем.
Мәктәптә укыган елларда Бөгелмәнең төбәк музеена, Алабугадагы Шайтан каласына, Болгар шәһәрлегенә һәм башкалабыз Казанга оештырылган экскурсияләр хәтергә тирән уелып калган. Казан кремлендәге Сөембикә манарасына карап торганда, хәзерге Милли музей залларындагы экспозицияләр белән танышканда туган хисләремне-
дулкынлануларымны әле хәзер дә онытмыйм. Миндә профессиональ тарихчы булу теләге дә шул мизгелләрдә тугандыр, дип уйлыйм.
Соңыннан, институтны тәмамлап, берничә ел тарих укытучысы, аннан соң профессиональ археолог булып эшләгәндә дә, укучылардан аерылмадым. Мин оештырган экспедицияләрдә ел саен Казаннан, Чаллы, Чистай, Әлмәттән килгән мәктәп балалары эшләде. Алар, ерак бабаларыбыз калдырган борынгы истәлекләрне, архитектура һәйкәлләрен өйрәнүдә катнашып, тарихның ничек язылганын үз күзләре белән күрделәр. Сүз уңаеннан әйтеп үтим: минем 1977 елда «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналында дөнья күргән беренче мәкаләм дә «Укучылар – археологик экспедициядә» дип атала иде. Укучыларның милли үзаңын үстерүдә, миңа калса, югарыда күрсәтелгән чараларның һәрберсе (әлбәттә, төрлесе төрле күләмдә) үз ролен уйнады дип уйлыйм.
Боларны сөйләп, мин бернинди дә яңалык ачмадым, әлбәттә. Татар тарихын өйрәнүдә санап киткән ысулларның барысы да төрле дәрәҗәдә кулланыладыр дип ышанам. Мин укытучыларны, кыю, максатчан рәвештә эш йөртергә кирәк дип кенә искәртәм. Сәяси вазгыять ничек кенә булмасын, милләтебез язмышына беребез дә битараф кала алмыйбыз.

Добавить комментарий