Логотип Магариф уку
Цитата:

«Туган тел» шигыренең 110 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

21 февральдә Габдулла Тукай әдәби музеенда "Туган тел" шигыренең 110 еллыгына багышланган интерактив күргәзмә ачыла, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.Бу көнне музейда Халыкара туган тел көне уңа...

21 февральдә Габдулла Тукай әдәби музеенда "Туган тел" шигыренең 110 еллыгына багышланган интерактив күргәзмә ачыла, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
Бу көнне музейда Халыкара туган тел көне уңаеннан "И туган тел!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак. Чарада "Казан егетләре" эстрада төркеме, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.
Күргәзмә берничә мәйданчыкта үткәреләчәк. Шулай итеп, "Туган тел" әдәби салонында Татарстан рәссамнарының бөек шагыйрь образына багышланган картиналары, аудио - һәм Тукай әсәренә бәйле видеоматериаллар тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәнең икенче өлеше Тукай музее битләрендә социаль челтәрләрдә узачак. Теләгән һәркем күргәзмәдә катнаша ала: Тукай әсәрләренә иллюстрацияәләрне музей почтасына muztukay@mail.ru юлларга яисә рәсемне музейда ясарга мөмкин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ