Туган телдә уку горурлыкка әйләнерме?

Апас районында беренче дистанцион уку ун ел элек оештырылган

1930 елның 10 августында басылып чыккан Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты карары нигезендә оештырылган Апас районы быел җәй азагында 90 еллык бәйрәмен уздырырга җыена. Олы юбилей алдыннан хәзерге белем бирү процессының ничек баруы хакында сөйләшү өчен, «Мәгариф» журналы белән берлектә түгәрәк өстәл оештырылды.

Сөйләшүдә район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Эдуард кызы Хәйруллина, Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Сәгыйть кызы Зыятдинова, мәктәпнең тарих укытучысы Айдар Хәйдәр улы Хәбибуллин hәм тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Марсель Касыйм улы Хикмәтов катнашты.

Әңгәмәне «Мәгариф» журналы баш редакторы Сөмбел Нурислам кызы Таишева алып барды.

Сөмбел Таишева: Алсу Эдуардовна, сүзне шуннан башлыйк әле: соңгы елларда мәгариф системасының базасын ныгыту өчен районда нинди эшләр башкарылды? Мин монда, беренче чиратта, уку учреждениеләре биналарына капиталь ремонт ясау, яңаларын төзү һәм ачуны күздә тотам.

Алсу Хәйруллина: Хәзерге вакытта Апас районында 22 меңнән артык кеше яши. Бүгенге көндә 20 мәктәбебез hәм 26 балалар бакчасы бар. Мәгариф учреждениеләрендә барысы 723 кеше эшли, аларның 353е – мәктәп укытучылары, ә 74е – тәрбиячеләр, ә калганнары – техник хезмәткәрләр. Равил Фәрит улы Хисаметдинов районга администрация башлыгы итеп билгеләнгәннән соң, педагоглар белән беренче очрашуда ук: «Укытучылардан нәрсәдер таләп иткәнче, башта аларга мөмкинлекләр hәм шартлар тудырырга кирәк», – дигән иде. Шуннан соң директорлар, төзүчеләр белән берлектә, җиң сызганып, мәктәпләрне капиталь ремонтлау, төзекләндерү, заманча җиһазлау эшләренә тотындык. Район җитәкчесе, һәр төзелеш-төзекләндерү объектына көн саен икешәр тапкыр килеп, эш барышын үз күзәтчелегендә тотты.

Аның нәтиҗәсен, май азагында районга килгәч, Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерханович Борһанов күреп китте инде. Сентябрь аенда мәктәпләрдә яңа уку елы башлангач, райондагы үзгәрешләрне укучылар hәм аларның әти-әниләре дә күреп, куанырлар дип өметләнәбез.

Быел өч – Кызыл-Тау, Биеш, Каратун авылларындагы мәктәпләр- не чын мәгънәсендә заман таләпләренә туры килә торган итеп ремонтладылар. Моның өчен уку- тәрбия йортларын капиталь ремонтлау буенча федераль програм- ма кысаларында безнең районга 111 млн 350 мең сум акча бүлеп бирелде. Моннан тыш, ике балалар бакчасын төзекләндерүгә Казаннан 16 млн 643 мең акча килде. Нәтиҗәдә, Танай-Турай авылындагы «Гөлбакча» балалар бакчасы танымаслык булып үзгәрде. Аларның эче-тышы хәзер әкияттәгедәй дисәк, бер дә арттыру булмас. Шулай ук Кече Болгаер авылы уртасында урнашкан балалар бакчасы тулысы белән яңартылды. Шушы араларда гына Энәле авылында башлангыч мәктәп һәм аның белән бер түбә астында балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерүдә районның 90 еллыгы уңаеннан башланган «90 игелекле эш» акциясенә кушылган иганәчеләрнең ярдәме зур булды. Уку-тәрбия учреждениеләрен төзекләндерү эше план нигезендә алып барыла. Киләчәктә тагын 9 мәктәпкә кичекмәстән капиталь ремонт үткәрү таләп ителә.

Сөмбел Таишева: Кызганычка, соңгы елларда күп кенә районнарда оптимальләштерү сылтавы белән балалар бакчалары hәм мәк- тәпләр ябылып торды. Сезнең җитәкчегез Равил Хисаметдинов фикеренчә, авыл яшәсен өчен, ничек тә булса мәктәпне саклап калырга hәм авылда да, шәhәрдәге кебек үк, заманына туры килә торган шартлар булдырырга кирәк. Демография ягыннан карасак, районда бала туу графигы аска карыймы, әллә өскә күтәреләме? Социаль челтәрләрдә шундый бер мәзәк бар: ата-ананы өйгә бикләгән коронавирус эпидемиясеннән соң балалар саны артачак, имеш.

– Әлбәттә, демография проблемасына бездә игътибар зур. Апас районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә 1721 бала укый. Капиталь төзекләндерелгән өч мәктәптә барлыгы 350 бала белем ала, шуларның яртысы – 100 бала Биеш авылында. Әдәбият галиме, профессор Мөхәммәт Гайнуллин исемен йөрткән Кызыл-Тау мәктәбендә 40 бала гына укыса да, район башлыгы аңа ремонт кирәк дип тапты, чөнки бу зонада ул – бердәнбер татар мәктәбе. «Шушында туып-үскән мәртәбәле шәхес исемен йөртүче мәктәп үзенең төсен-йөзен югалтырга тиеш түгел», – диде Равил Фәритович. «Авыл балалары да заман таләпләренә туры килә торган мәктәпләрдә укырга тиеш». Бу да – аның сүзләре. Әлеге мәктәп бинасында шулай ук балалар бакчасы да урнашкан. Ремонттан соң мәктәпне ачкач, безнең мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерханович та: «Кайбер шәһәрләрдә дә мондый мәктәпләр юк әле», – дип, укытучыларның күңелен күрде.

Безнең районда авыллардагы мәктәпләрне саклау сәясәте алып барыла. 2019 – 2020 уку елында 527 бала 19 белем бирү учреждениесенә 15 мәктәп автобусы белән йөри. Шәһәр мәктәпләреннән аермалы буларак, безнең укучылар бер сменада укый, һәм бу педагогларны да, ата-аналарны да һәм, билгеле инде, балаларны да бик сөендерә. Унике мәктәптә укыту-тәрбия эше татар телендә алып барыла. Аларда 450 дән артык бала белем ала. Бу – алдагы елдагыдан бераз кимрәк. (2018 елда 500 дән артык). Узган уку елында «Туган тел» фәне кысаларында татар телен – 96,8% ы (1638 бала), чуваш телен – 2,7% ы (47 бала), рус телен – 0,9% ы (17 бала) өйрәнде.

26 балалар бакчасының 24 ендә белем һәм тәрбия эше шулай ук татар телендә оештырылган.

Сөмбел Таишева: Узган уку елы, таҗлы вирус карантины аркасында, өйдән торып уку шартларында тәмамланды. Авыл районы саналган Апас ягында аның кыенлыкларын тойдыгызмы? Ни дисәң дә, иген игеп, терлек үстереп гомер иткән, я булмаса күп бала тәрбияләгән гаиләләрнең барысында да моның өчен кирәкле компьютер, ноутбук ише техник чараларның булмавы да ихтимал иде.

Алсу Хәйруллина: Чынлап та, андый проблема бар иде. Пандемия башланган көннәрдә укучыларның өйләрендәге гаджетларны барлагач, шактый гына гаиләләрнең бу яклап мохтаҗлык кичерүе ачыкланды. Менә шул чакта Татарстанда «Мәктәбеңә гаджет бүләк ит» – «Подари гаджет своей школе» акциясе игълан ителде. Горурланып әйтәм: элек-электән балаларга белем бирү сыйфатлы оештырылган Апас мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында районда һәм башкалада эре предприятиеләр һәм учреждениеләрне җитәкләүчеләр аз түгел. Шул спонсорлар ярдәме белән 30 укучыны гаджетлы итә алдык. Боларга 20 ноутбук белән «Ак Барс Банк» та килеп кушылгач, аларның саны 50 гә җитте.

Сөмбел Таишева: Гаджетлы булу гына ул әле уку-укыту системасында онлайн эшләү бер мизгелдә җайга салынды дигән сүз түгел. Мөгаен, беренче чиратта, укытучыларның үзләрен яңача эшләргә өйрәтү кирәк булгандыр. Сезгә кай яктан ярдәм килде? Әйтик, Татарстанның кайбер районнарында укытучыларга Ижау шәhәрендә урнашкан Укытучыларның белемен күтәрү институты белгечләре булышкан. Безнең республикада да укытучылар өчен махсус программалар барлыкка килде.

Алсу Хәйруллина: Гомумән алганда, дистанцион укыту безнең өчен яңалык түгел иде. Беренче чирканчыкны без 2010 елда алдык: аны ерактагы мәктәпләр өчен оештырдык. Бу – мәктәпләрне оптимальләштерү башланган чор. Ул вакытта район үзәгеннән 40 чакрымда урнашкан авылларга юллар юк иде. Шуңа күрә юл өзеклеге вакытында балаларның белем алуында да өзеклек булмасын өчен, язгы hәм көзге айларда дистанцион укыту форматын кертеп җибәрдек. Бу – юл мәсьәләсе хәл ителгәнче дәвам итте. Ул чакта ук Татарстан Республикасы Мәгариф, фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Беренче дулкынны шул вакытта үткәнгә күрә, быелгы көчлерәк дулкынны педагоглар азмы-күпме әзерлек белән каршы алдылар. Башлап электрон интеллектуал тренажер «ЯКласс»та эшли башладык. Бу, белгәнегезчә, укучылар һәм укытучылар өчен 2013 елдан гамәлгә кергән белем бирү интернет-ресурсы санала. Аны шул вакытлардан үзләштереп килү педагогларга тулысынча онлайн укытуга күчүдә беркадәр җиңеллек бирде. Хәер, бу хакта укытучыларның үз фикерләрен тыңлау хәерлерәк булыр.

Айдар Хәбибуллин: 2010 елда мин, IV, VIII сыйныф балаларының тарих укытучысы буларак, онлайн-дәрес уздыру гына түгел, айга икешәр тапкыр һәр авылга барып кайта идем. Яңача укуга өйрәтүдә балаларга урында ярдәм итмичә булмады. Быел без – Апас районы педагоглары, мәсәлән, Казанда «Просвещение» нәшрияты белән берлектә «Телешкола»1 партнерлык компаниясе тәкъдим иткән «Удаленная школа» проекты буенча шөгыльләндек. Анда республиканың биш районы катнашты. Бу – Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен кызыклы тәҗрибә булганга, «НТВ» телеканалы журналистлары килеп, безнең әлеге проект буенча эшчәнлегебез турында сюжет та әзерләп китте. Шуңа күрә, кайбер кыенлыклар кичерүгә дә карамастан, быелгы пилот проекты уңышлы үтте дип әйтә алам. Чөнки, укучыларны техника белән тәэмин итүдән тыш, укытучыларның үзләрен яңача укытырга әзерләү дә оештырылды. Апрель аенда без инде билгеле бер мәгънәдә дистанцион белем бирүгә әзер идек.

Гүзәлия Зыятдинова: Бу тәҗрибәне республика эчендә дә уртаклаштык. Берничә тапкыр онлайн-эфирга чыгарга туры килде. Сүз безнең мәктәпкә күчсә, шуны әйтергә була: ул – район яшьтәше. Димәк, аның оештырылуына да 90 ел булачак. РТ Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тәкъдим иткән программа кысаларында ул да капиталь төзекләндерү үтте. Мәктәптә 92 кеше (укытучылар 59) эшли, шуларның 10 ысы – ир-ат. Апрель аенда дистанцион уку «ЯКласс» платформасында оештырылды. Мәгарифне үстерү институты белән берлектә, үзебезнең эш тәҗрибәсе белән өч республикада – Марий Эл, Чувашстан, Татарстанда уртаклаштык. Без алданрак – октябрь аенда ук әти-әниләргә шундый өстәмә уку форматына күчү кирәклеген әйткән идек. Шул вакытта ук алар ризалаштылар. Ноябрьдә 200 бала шушы электрон порталга кушылды. Балалар, бер-берсеннән күреп, кызыгып, «ЯКласс»ка өстәлде. Бүгенге көндә 500 бала, татар теленнән тыш, төрле фәннәрдән шуның аша өстәмә белем ала.

Анда дәрескә әзерләнер өчен кирәк булган материаллар мавыктыргыч итеп бирелә. Бөтенроссия тикшерү эшләре – БТЭ, ТДИ, БДИга әзерләнгәндә, алардан файдалану уңай. Әлеге система укытучылар өчен дә җайлы: анда дәрес өчен әзер материаллар бар, укытучыларның бик күп вакытын ала торган тикшерү эшләре автомат рәвештә башкарыла. Еллык контроль эшләрнең автомат рәвештә тикшерелүе укытучыларга зур ярдәм булды. Үзебезнең эш тәҗрибәбез турында «ТНВ» каналының «Таяну ноктасы» тапшыруында сөйләп, фикерләребезне җиткердек.

Мин үзем V сыйныфта математика фәнен укытам, шуңа күрә бу процессны «эчтән» күзәтеп барам. «ЯКласс»- та өстәмә язылу аша да (подписка) эшләргә мөмкин. Безнең балалар ярышып-ярышып эшлиләр: алынган нәтиҗәләр «Иң яхшы укучы», «ТОП-класс», «ТОП-школа»да чагыла. Алдан шундый әзерлек булганга, апрельдә дистанцион укуга күчкәч, без берничә ай республика күләмендә беренче-икенче урыннарда бардык. Зур шәhәр мәктәпләре кушылгач, билгеле инде, әкренләп – 8, ә хәзер 20 урынга төшәргә туры килде.

Сөмбел Таишева: Кайберәүләрнең фаразлавы буенча, киләчәктә укыту процессы 40 процентка хәтле дистанцион форматта узачак. Сезнең фикерегезчә, безнең белем бирү системасын дөрестән дә шундый үзгәрешләр көтәме икән?

Гүзәлия Зыятдинова: Чыннан да, Россия Мәгариф министрлыгы белгечләре әйтүенчә, 2024 елга укыту процессының бер өлеше дистанцион форматка күчәчәк. Киләчәктә без бу процесстан баш тарта алмаячакбыз. Яшерен-батырын түгел: бу яңа формат күпмедер дәрәҗәдә китап бастыру чыгымнарын экономияләргә мөмкинлек бирәчәк, чөнки электрон мәгариф платформаларында бөтен темалар урын алган. Уку барышында укытучы һәм укучы арасында үзара элемтә булырга тиеш. WhatsAppта «Карандаш» дигән функция бар. Мин, мәсәлән, шуннан файдаланып, укучылардан килгән барлык 25 эшнең хаталарын төзәтеп, үзләренә кире җибәрәм. Ләкин бернәрсә дә укучы белән күзгә-күз карап укытуны алыштыра алмый.

Сөмбел Таишева: Дистанцион укыту вакытында сезнең районда «ЯКласс» платформасын сайлаганнар, Казан укучыларының күпчелеге белемне «Учи.ру» hәм башка мәгариф платформаларында алдылар. Традицион укыту Дәүләт лицензиясе алган бердәм дәреслекләр буенча бара иде. Киләчәктә Мәгариф министрлыгы үзе сайлаган аерым бер платформага өстенлек бирмәсме?

Гүзәлия Зыятдинова: Безнең Апас урта мәктәбе, Мәгариф hәм фән министрылыгы карары нигезендә, 2 мең дәресне эченә алган «Открытая школа 2035» («Ачык мәктәп – 2035») ачык платформасына кертелде. Без анда, нигездә, IX – XI сыйныф укучылары белән эшлибез. «Учи.ру»да күбрәк башлангыч класслар эшли. Бу программаларда түләүле hәм бушка эшләргә була. Безнең укучылар елына, мисал өчен, 200 сум түләде. Түләүсез вариантында дөрес җаваплар җибәрелми, hәр адым буенча (пошаговый) аңлатма да юк. Башлангыч сыйныфтан ук укучыларда белем алуга омтылыш тәрбияләүне максат итеп куярга кирәк. Укырга теләмәгән, өйрәнмәгән бала дистанцион укыту вакытында белем процессыннан төшеп калачак.

Алсу Хәйруллина: Мин берничә генә сүз өстәп китәргә телим. Берничә ел элек интернет мәсьәләсендә кайбер ерак авылларда проблема бар иде. Хәзер инде киң полосалы интернет (широкополосный интернет) барлык егерме мәктәптә киң кулланышка керде. Бу проблеманы бик тиз арада хәл итәргә булышкан республика җитәкчеләренә, беренче чиратта, Президентыбыз Рөстәм Нургали улына укы- тучыларның рәхмәте чиксез. Безнең укытучылар шулай ук edu.tatar.ru платформасында да эшлиләр, анда укытучылар өчен махсус факультатив бар. Zoom платформасында педсоветларны, класс җыелышларын, барлык киңәшмәләрне үткәрдек. Тик түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә бернәрсә дә тиң түгел.

Сөмбел Таишева: Соңгы елларда әти-әниләр арасында гаиләдә укыту (семейное обучение) популярлашып килә. Бу бигрәк тә дини гаиләләргә хас. Ата-аналарда дистанцион уку тәҗрибәсе туплаган балаларны гаиләдә укытуга күчерү омтылышы булырга мөмкинме?

Гүзәлия Зыятдинова: Безнең Апас мәктәбенә тугыз авылдан 61 бала автобус белән килеп укый. Чыннан да, кайбер әти-әниләргә дистанцион уку ошап китте: форма аласы юк, ашау өчен балага акча бирәсе юк. Күп балалы гаилә әниләре арасында: «Бәлки, киләсе уку елында без өйдән генә торып укырбыз», – диючеләр бар. Бәхеткә, андыйлар аз. Күпчелек мәктәптә белем алуны гаиләдәгесе дә, хәтта дистанцион уку да алыштыра алмаячагын аңлый.

Сөмбел Таишева: Белем бирүдән тыш, мәктәпнең тәрбия юнәлеше дә бар бит әле. Глобаль интернет яшь буынны төрле яктан чорнап, милләтләр арасындагы аерымлыкны, үзбилгеләнүне юкка чыгарырга, тарихны бозып күрсәтергә омтылганда, милләт балаларын ата-баба йоласында, туган тел тәэсирендә, милләтпәрвәрлектә тәрбияләү хәлиткеч урын алып тора.

Марсель Хикмәтов: Милләтпәрвәрлек, ватанны ярату кебек хисләр тәрбия- ләү турында сүз чыккач, мин, укытучы һәм хәрби патриотик тәрбияне үзәккә куйган «Юнармия»нең Апас районы буенча штаб җитәкчесе буларак, бу сөйләшүдә берничә фикер әйтмәсәм, дөрес булмас иде. Бүгенге көндә шундый күренеш киң таралды: Европаның аерым илләрендә, Америкада яшәүче кайбер сәясәтчеләр Икенче Бөтендөнья сугышын өр-яңадан язарга, фашизмны җиңүдә совет солдатының ролен киметеп күрсәтергә телиләр. «Юнармия» хәрәкәте оештырылганда, без бик нык икеләнеп торган идек: балалар анда катнашырга теләрләрме, юкмы. Менә хәзер аңлыйбыз: ул алдан күрүчәнлек белән оештырылган хәрәкәт икән. Без патриотик тәрбия эшен яшь буын дөреслек эзләгәндә икеләнеп калмаслык итеп алып барабыз. Барлык мәктәпләрнеке кебек үк, социаль челтәрләрдә безнең дә аккаунтлар эшли. «Инстаграм», «ВКонтакте»да үзебездә үткән барлык патриотик чараларны яктыртып барабыз. Бүгенге көндә Апас районыннан 200 бала шушы хәрәкәттә катнаша, шуларның яртысы – кызлар. Ватанпәрвәрлек чараларында уңыш яулау өчен, укучылар бөтен яклап әзерләнәләр – алар химияне, тарихны, физика законнарын, медицинаны белергә тиеш. «Зарница», «Вперед, юнармейцы!», «С победой!» ярышларында безнең балалар республика дәрәҗәсендә беренче урыннарны яулыйлар. «Юнармия» турында кайбер ата-ана анда автоматтан атарга, сугышырга өйрәтәләр дип уйлый. Чынлыкта, без балаларны бөтен яктан тормышка әзерлибез, алар өчен бу бер тормыш платформасы булып тора.

Алсу Хәйруллина: Төп халкын татарлар тәшкил иткән (79,1 процент) район буларак, без районның 90 еллыгын милли тәрбия юнәлешендә дә киң файдаланабыз дип әйтсәк, арттыру булмас. Район юбилее ул – бәйрәм итү өчен сәбәп кенә түгел. Ул укучыларыбызның игътибарын үткәнебезгә җәлеп итү форсаты да. Юбилей уңаеннан «90 игелекле эш» дигән проект башлап җибәрдек һәм аны район тарихы белән бәйләдек. Әлеге акция кысаларында укучылар үзләре төрле проектлар тәкъдим итәләр.

Тарихны җыйнаулап өйрәнү аларда патриотлык хисләре уята, милләтпәрвәрлекне үстерә. «Районымның данлыклы шәхесләре» исемле иншалар бәйгесе дә, өченче ел рәттән якташ шагыйребез Шәүкәт Галиев иҗатына багышлап үткәрелә торган шигъри һәм фәнни бәйге дә шул максатларны күздә тота. Иҗади конкурслар, бер яктан, билгеле шәхесләрнең тормышын, иҗатын тирәнтенрәк өйрәнүгә этәргеч бирсә, икенче яктан, күрше-тирә һәм хәтта ераграк төбәкләрдәге мәктәпләр белән хезмәттәшлек урнаштыруга булыша. Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган бәйгедә ел саен Тәтеш, Буа, Лаеш районнары укучылары гына катнашып калмый, Пенза өлкәсенең Югары Әләзән, Иске Тинчәле, Кикино, Зур Труев мәктәбе укучылары да үзләренең иҗат җимешләрен җибәрә.

Узган уку елында чара, шагыйрьнең 90 еллык юбилеена багышланып, аның туган мәктәбендә үткәрелсә, бүләкләү тантанасы Бакырчы авылының мәдәният йортында районкүләм зур мәдәни чара итеп оештырылды. Россия Федерациясенең Ульян өлкәсе, Чувашиянең Яльчик районы, Кушкы мәктәбе укучылары һәм укытучылары безнең район тарафыннан үткәрелгән һәр чарада катнашалар.

Без Россиянең һәм Татарстанның якын-тирә районнарындагы коллегалар белән тыгыз элемтәдә торабыз. 2019 елның апрелендә Ульян өлкәсенең бер төркем укытучылары, тәрбиячеләре, Чувашия Республикасы Кушкы мәктәбе укытучылары, күрше Буа районы мөгалимнәре катнашында «Рухи мирас» исемле семинар-кинәшмә үтте. Милләттәшләребез Апас урта мәктәбе, милли база бакчасы булып торган «Салават күпере» эшчәнлеге белән таныштылар. Тагын бер кызыклы чарага игътибарны җәлеп итәсе килә. Бүгенге көндә кеше хат язудан туктаган, моның тормышта әһәмияте беткән дип санала иде. Ике ел элек төрле мәктәпләрдә укучы татар балалары белән оештырылган «Ачык хат» бәйге-акциясе бу фикернең хата булуын раслады. Акция кысаларында районыбыз укучылары һәм чит төбәктәге сыйныфташлары туган телебездә үзара хат алыштылар, үзләрен кызыксындырган темаларга фикер уртаклаштылар, аралашу культурасына өйрәнделәр. Минемчә, туган телгә игътибар нәкъ менә шундый чаралар аша җәлеп ителә, һәм аңлы рәвештә мәхәббәт тәрбияләнә.

Сөмбел Таишева: Татар телендә «Белем.ру» интернет-белем мәгариф үзәгенең җитәкчесе Раил Гатауллин татарча әдәби әсәрләр, китап-журналлар уку гадәтен формалаштыру максатыннан, «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) оештыра. Былтыр анда иң актив катнашучылар Апас укучылары булды. Алар Казанга тулы бер автобус булып килде.

Алсу Хәйруллина: Яшьләр компьютер, башка төр гаджетлар белән мавыккан шартларда без балаларның игътибарын классик кыйммәтләргә юнәлтүдә бу дөньякүләм проектны бик файдалы дип саныйбыз. Ул өлкәннәрдә һәм балаларда яхшы гадәт тәрбияли: китап укырга, анализ ясарга, укыган әсәрләр буенча фикер алышырга өйрәтә. Укучылар кулларына китап ала, татар шрифты кулланып, социаль челтәрләрдә яза. Нәтиҗәдә, укучы укырга гына түгел, язарга да өйрәнә. Әлеге марафон вакытында туган җылы мөнәсәбәтләр укучы белән укытучы арасын тагын да якынайта.

Чынлап та, 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә торган әлеге «Әдәби марафон»да безнең укучылар бик зур теләк белән катнаша. Соңгыларында Апас районы сан буенча Татарстанда иң күп китап укучылар дәрәҗәсенә менде. Апас Биеш, Кызылтау, Черкен, Борнаш, Чирмешән, Бакырчы һәм тагын бик күп мәктәпләрнең укытучылары һәм укучылары, китапханәчеләр һәм башка төр һөнәр ияләре дә әлеге марафонда бик актив булдылар. Алар арасыннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәвия Мәлик кызы Тимуршина җитәкчелегендә Каратун урта мәктәбе укучыларының уңышын аерым билгеләп үтәсе килә. Алар, һәр ярышның активистларына әйләнеп, диплом һәм призлы урыннарга лаек булдылар. Беренче марафонда әлеге мәктәптән 3 укучы катнашкан булса, соңгысында аларның саны дүрт дистәгә якынайды. Укытучылар да бик теләп кушылды. Сәвия ханымның шагыйрь Роберт абый Миңнуллин (кызганычка, быел мәрхүм булды) кулыннан Язучылар Берлегенең Рәхмәт хатларын, «Иң күп китап укучы мәктәп» сынын кабул итеп алганда, барыбыз да горурлык хисләре кичердек. Китап укыган бала начар була алмый.

Гүзәлия Зыятдинова: Әлеге ярышның тагын бер ошаган ягы – укучылар марафон финалында язучыларны якыннан күрәләр, алар белән аралашалар, бергәләп фотога төшәләр. Мәркәзебезнең истәлекле урыннарында булу да укучылар күңелендә онытылмаслык җылы тәэсирләр калдырды. УНИКС, «Пирамида» залларын тутырып уздырылган марафон финалында күренекле шәхесләр, язучылар кулыннан диплом алган мизгелләр укучылар күңелендә мәңгелеккә истә калачак. Балаларыбызны туган телдә тәрбияләү, аларның күңеленә ана теленең бөеклеген сеңдерүдә менә шундый заманча чаралар күбрәк оештырылсын иде.

Сөмбел ТАИШЕВА
Автор фотолары

Добавить комментарий