ТУГАН ТЕЛЕН ОНЫТСА ДА, ТАТАР ҮЗАҢЫН ЮГАЛТМАГАН

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары, конгрессның Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров, моннан 16 ел элек Димитровград шәһәренең Татар миллимәдәни автономиясе юбилеена чакыру кәгазен кулына алгач: «Автономиянең башкарган нинди зур эшләре бар, татар мәктәбе ачтыгызмы?» – дип сорый. Ринат Зиннур улының

Фотода: өлкә губернаторы С.И. Морозов мәктәпнең «Татар халкының тарихы, тормыш-көнкүреше һәм мәдәнияте» музеенда.

бу соравы әлеге саваплы зур эшкә тотынуга этәргеч була. Ул вакыттагы Димитровград шәһәре башлыгы, хәзер Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов та, мәктәп ачу гозере белән кергән милләтпәрвәрләрне – Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Роза Әхмәтҗанованы, автономия әгъзалары Риваль Идрисов, Хәйдәр Галиуллин һәм Мөнирә Джумаеваны, аңа хәтле әлеге кәнәфидә утырган түрәләр кебек, ишек төбеннән борып чыгармый. Бергәләп уйлашкач-киңәшкәч, татар мәктәбен 22 нче мәктәп базасында ачарга карар кылына. Әлбәттә, әлеге бина 1958 елда салынып, бик иске булса да, булачак директор Мөнирә Мәүлет кызы өлкә башлыгы бүлмәсеннән хан сарае алган кебек шатланып чыга. Башланган эш – беткән эш дигәндәй, бик күп милләттәшләр, шул исәптән татарстанлылар да ярдәмгә килә. Ринат Закиров үзе контрольгә алып, бинаны ремонтлатырга республикадан 1 млн сум күчертә, белем учагы ачылгач, дәреслекләр һәм компьютерлар белән тәэмин итә.

        Ә моңа ирешкәнче, Ульяновск өлкәсе hәм Татарстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре, РФнең гомуми белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре Мөнирә Мәүлет кызы Джумаевага, халкының нибары 13 процентын татарлар тәшкил иткән Татарстаннан читтәге өлкәдә татар мәктәбе ачтыртып, татар милли мәгарифен үстерүдә үзеннән бәhасез өлеш кертергә, татар теле, татар халкының киләчәге өчен исәпсезхисапсыз зур эшләр башкарырга кирәк була.

Фотода: мәктәп ачылу тантасында. Беренче рәттә: В.А. Шерин, Димитровград шәһәре башлыгы урынбасары; Р.Ф.Шәйхелисламов, ТР Мәгариф һәм фән министры; Р.З. Закиров, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе; мәктәп директоры М.М. Джумаева. Икенче рәттә: күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин (2004 ел).

1987 елда Казан дәүләт педагогика институтындагы филология факультетының татар бүлеген тәмамлаган кыз турыдан-туры Димитровград мәгариф бүлегенә юл тота һәм, анда эшләүчеләрне шаккаттырып: «Минем татар теле укытасым килә», – ди. Мәктәпләрендә бер генә татар сыйныфы да булмаган шәһәрдә аның бу сүзләренә, әлбәттә, көлеп кенә карыйлар. Тырыш, эшчән, чын татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән Мөнирә бирешергә уйламый да: шәһәрнең 9 нчы мәктәбендә татар телен факультатив төстә укыта башлый. «Ул вакыттагы мәктәп директоры Наил Ибраһим улы Гайнуллин зур теләктәшлек күрсәтте», – ди үзе. Язмышның бер бүләге булгандыр инде, ул елларны мәгариф бүлекләренә өстән татар балалары булган мәктәпләрдә татар теле дәресләре кертергә дигән күрсәтмә килеп төшә. Менә шунда мәгариф бүлегендә чая, тәвәккәл, үз милләте өчен янып торган кыз исләренә төшә. Аны тиз генә табып алып, бүлеккә милли мәсьәләләр буенча методист итеп билгелиләр. Агымсу үзенә юл тапкан кебек, Мөнирә Мәүлет кызы да һәр мәктәптә диярлек татар телен укытуны һич югында факультатив итеп башлый. Мөгаллимнәр таба, укучылар туплый. Әлбәттә, 6–7 дәрес укып, арып беткән балаларга телне өстәмә сәгатьләрдә өйрәтү авыр булачагын яхшы аңлый ул. Шуңа да мәгариф идарәсе җитәкчесенең ишек тупсасын таптый-таптый, татар сыйныфлары ачуга ирешә. «Мәгариф идарәсе җитәкчесе А.В. Кузин кызу канлы, әмма кешелекле кеше иде, – дип искә ала хәзер Мөнирә ханым. – Мин, әйдәгез, тагын бер генә татар сыйныфы ачыйк инде дип керәм дә, ул мине: «Нинди бер бетмәгән татар сыйныфы булды инде», – дип сүгеп ташлый. Башымны иеп, әкрен генә чыгу ягына атлыйм. Ә аның кабинеты бик зур иде, мин ишек төбенә килеп җиткәнче, Александр Викторович торып баса. «Ярар, әйдәгез, уйлап карыйк, ничек башкарып чыгып булыр икән?» – ди».

Бер-бер артлы ачылган татар сыйныфларына шатланып туя алмый Мөнирә ханым, әмма күңел түренә яшерелгән хыялы – татар мәктәбе ачу аңа тынычланырга ирек бирми. Мәктәп ачу – сыйныф ачу гына түгел шул. Ел артыннан ел үтә, нинди генә бусагаларны таптамасын, хыялы тормышка ашмый да ашмый. Ләкин кем-кем, ә менә Мөнирә Джумаева бирешә торганнардан түгел. Шәһәрдә ул Татар милли автономиясе оештырып, эшләтеп җибәрүдә беренчеләрдән булып йөри. Ә әлеге оешманың биш еллык юбилеена Татарстаннан чакырылган мәртәбәле кунак Ринат Зиннур улы Закиров татар мәктәбен булдыру эшләрен урыныннан кузгатып җибәрә дә инде.

Язмама шушындый керештән соң, милли батырлык кылган ханымның үзе белән аралашу сәгате сукты. Тик дөньяны яулап алган таҗвирус пандемиясе безнең эшкә дә үзгәрешләр кертү сәбәпле, Димитровградтагы татар мәктәбенең ишекләрен читтән торып, ягъни дистанцион төстә ачып керергә туры килә. Безне мөлаем, тыйнак, туган телен буыннанбуынга тапшыруда утнысуны кичкән директор «каршы ала».

– Мөнирә Мәүлетовна, республикадан читтә таралып яшәүче татарлар, яшь буынга туган телен өйрәтү, милләтенең гореф-гадәтләрен саклап калу юлларын үзләре эзләп таба. Менә Сез дә, Татарстаннан читтә яшәсәгез дә, татар теленең кирәклеген дәлилли алгансыз.

– Әйе, 2004 елда Димитровградта – рус җирлегендә беренчеләрдән булып урта белем бирүче 22 нче татар мәктәбе ачылды. Бу, беренче чиратта, ата-аналарның зур теләгенә нигезләнеп эшләнде.

Мәктәбебезне ачу эшләре Ульяновск өлкәсенең бүгенге губернаторы Сергей Морозовның турыдан-
туры әмере һәм ярдәме белән башланып китте. Әлбәттә, Татарстан хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Ульяновск өлкәсе, Димитровград шәһәре хакимияте һәм Татар милли-мәдәни автономияләре дә әлеге саваплы эштә үзләреннән зур өлеш кертте, – дип башлады сүзен сөйкемле ханым. – Белем учагыбыз инде уналтынчы елын уңышлы эшләп килә. 2011 елда мәктәп ишегалдына бөек шагыйребез Габдулла Тукай бюсты куелды. 2016 ел да безнең өчен истәлекле ел булып күңелләрдә сакланып калды. Беренчедән, 27 июльдә шәһәр Думасы карары нигезендә мәктәбебезгә татар халкының сөекле улы Габдулла Тукай исеме бирелде; икенчедән, «Татар халкының тарихы, тормыш-көнкүреше һәм мәдәнияте» дип исемләнгән музей ачылды.

Сергей Иванович мәктәбебезне ачты да безне онытты түгел. Ул – безнең чараларда даими кунак. Моннан ике ел элек шагыйрь, рәссам Гакыйл Сәгыйровның 80 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән татар теле һәм мәдәнияте фестиваленә килгәч, өлкә башлыгы: «Балаларга белем бирү белән бергә, татар халкының буыннан-буынга күчкән гореф-гадәтләрен саклап калу эшенә зур өлеш кертүче әлеге мәктәп бинасы шәһәрдә иң матуры булырга тиеш», – диде һәм аны яңарту буенча үз сүзендә торды.

Татарстан Республикасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән шулай ук тыгыз элемтәдә торабыз. Алар безгә һәрвакыт ярдәм итә. Күптән түгел Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев яңа компьютер классы ачуда катнашты, Татарстан Президенты бүләкләрен тапшырды. Шулай ук Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рамис Сафин, Димитровград шәһәре татар милли-
мәдәни автономиясенең элеккеге рәисе Фәрит Хәлиуллин да эшләребез белән кызыксынып, кирәксә, ярдәм кулы сузып торалар.

– Сер түгел: хәзер ата-аналар баласына мәктәп сайлауга бик таләп-
чән карый. Аннары соңгы арада туган телләргә каршы алып барылган сәясәт тә татар мәктәпләренә бала-лар туплауда авырлыклар өстәде. Мәктәбегезгә татар балаларын җәлеп итү буенча кемнәр белән, ниндирәк эшләр алып барасыз?

– Бүгенге көндә мәктәбебездә 300 гә якын татар баласы белем ала, аларга татар милләтеннән булган югары һәм беренче квалификация категорияле 18 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Мәктәп, ата-аналарга татар теле – халкыбызның буыннан-буынга күчеп килүче рухи, мәдәни байлыгын саклаучы, буыннар чылбырын тоташтыручы, көнкүрештә барлык өлкәләрдә кулланыла торган аралашу чарасы икәнлеген дәлилли алды. Шуның нәтиҗәсе буларак, беренче сыйныфка килүчеләр саны елдан-ел арта бара. Укучыларыбыз һәр көн мәктәпкә шәһәребезнең төрле почмакларыннан ашкынып килә, иртән үк ишекне ачып керүгә, ана телебездә исәнләшеп, яңгырап торган татар көйләрен ишетеп, татар моңы дәрьясына күмеләләр.

Мәктәпкә I сыйныфка татар телен төрле дәрәҗәдә белгән балалар килгәнгә, ата-аналар белән дә өстәмә эшләр алып барабыз. Яшь әти-әниләрнең күбесе туган телдә иркен аралаша алмый, шуңа да телне балалары белән бергә өйрәнәләр. Татар телендә күрсәтелгән мультфильмнарны, төрле биремнәрне сайтлардан карап, үзлекләреннән шөгыльләнәләр.

Шунысы шатландыра: ата-аналар туган телне өйрәнүгә каршы түгел. Алар татар телен артык тел дип санамый, киресенчә, аның кирәклеген аңлап, шәһәребезнең ерак почмакларыннан безнең мәктәпкә балаларын туган телне өйрәнү максаты белән китерәләр. Татар телен оныткан, ләкин үзаңын югалтмаган, үзләрен татар дип санаган милләттәшләребез әле бик күп, һәм алар белән эш алып бару үз нәтиҗәсен озак көттерми.

Балаларны мәктәпкә туплауда безнең тагын бер үтемле чарабыз бар.
Ул – өлкәбездә татар телендә чыгып килүче бердәнбер «Өмет» газетасы. Басманың баш мөхәррире Исхак Хәлимов мәктәбебез тормышын газета битләрендә даими рәвештә яктыртып бара.

Фотода: Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В. Шәйхразиев мәктәп укучылары белән.

– Хәзер Татарстанда да саф татар телендә генә белем бирүче мәктәпләр юк диярлек. Татар гимназияләре, татар мәктәпләре исемен йөртүче урта белем бирү уку йортларының күбесендә укыту процессы тулаем рус телендә бара, дәрестән тыш эшчәнлек кенә милли телдә алып барыла. Сездә татар телен, татар әдәбиятын укыту ни дәрәҗәдә? Дәрес биргәндә, мөгаллимнәр нинди методикалардан файдалана?

– Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен тиешле дәрәҗәдә алып бару – иң беренчел һәм иң әһәмиятле бурычыбыз. Шулай булганда гына, һәр бала үзенең туган телен теләп өйрәнәчәк. Белгәнебезчә, татар әдәбияты дәресләре рухи һәм әхлакый тәрбия бирүнең нигезен тәшкил итә. Укытучы әдәбият ярдәмендә укучыны олы тормышка әзерли. Әдәбият фәне – иң тормышчан фән. Мәктәптә баланы яшәргә, кешеләр белән аралашырга, теге яки бу хәлдә үз-үзен ничек тотарга өйрәткән башка фән юк. Әдәбият программаларында һәр сыйныф өчен фольклор әсәрләре тәкъдим ителә. Дәреслекләргә кертелгән халык авыз иҗаты укучыларга татар халкының бай рухи дөньясын тирәнрәк һәм тулырак аңларга, күп гасырлар буена тулыландырып, туплап килгән югары әхлак-әдәп кагыйдәләрен, күркәм гореф-гадәтләрен яратырга һәм үзләштерергә ярдәм итә.

Безнең мәктәптә эшләп килүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе дә үзебездә генә түгел, ә тулаем Димитровградта татар халкының рухи мирасын саклап калу буенча зур эшләр алып бара. Мәктәбебезнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» дигән Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Гүзәл Илдус кызы Сәмигуллина тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән бара бу эш. Рус мәктәпләрендә укучыларның татар телен белү дәрәҗәсе һәм аралашу мөмкинлекләре төрлечә. Шуны исәпкә алып, дәресләрдә заманча белем бирү технологияләрен кулланырга, ягъни яңа стандартлар нигезендә укытуга күчәргә кирәк дибез. Болай укыту укучыларда татар телен өйрәнүне тагын да активлаштыра һәм җиңеләйтә. Татар теле дәресләре академик, психология фәннәре докторы Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча алып барыла. Ә татар әдәбияты дәресләре Альберт Яхин методологиясе нигезендә укытыла. Бу технологияләрне тормышка ашыруда педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Миңгаян Гаяз кызы Мозаффарова нык ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк.

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә оештырылган дәрестән тыш эшчәнлеккә дә зур игътибар бирелә. Беренче сыйныфтан алып сигезенчегә кадәр «Күңелле татар теле» дип исемләнгән түгәрәккә сәгатьләр бүленеп бирелә. Бу түгәрәкләр төрле форматта үткәрелә, дәрестә алган белемнәр тагын бер кат ныгытыла, телне өйрәнүгә кызыксыну уятыла. Шулай укытканда, бер укучы да читтә калмый, алар иркенләп, матур итеп сөйләшергә өйрәнәләр, төрле әдәби әсәрләр укыйлар, татар теленең грамматикасы белән кызыксыналар. Татар теле һәм әдәбияты буенча белем сыйфаты да сөенерлек, яулаган җиңүләребез дә шактый. Әлбәттә, укыту һәм тәрбия процессы дөрес оештырылганда гына, зур уңышларга ирешергә мөмкин. Балалар «Мин татарча сөйләшәм» акцияләрендә, «Туган телем – иркә гөлем» атналыкларында, йолаларга бәйле бәйрәм кичәләрендә, «Шигъри сабантуй»ларда һәм башка төрле чараларда бик теләп катнашалар.

Фотода: Гакыйл Сәгыйров укулары. Мәктәп мөгаллимнәре һәм балалары Татарстаннан килгән кунаклар
белән

– Татар телендә укыту турында сүз алып барганда, балаларга милли тәрбия бирүне читләтеп үтә алмыйбыз. Күп кенә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә милли тәрбия халык йолаларына, гореф-гадәтләренә генә кайтып кала. Уйлап карасак, милли тәрбия ул күпкә тирәнрәк һәм күпкә киңрәк, бу өлкәдә эш ничек алып барылуына карап, киләчәктә татарның тәрбиялелеге, әдәплелеге, зыялылыгы билгеләнә.

– Нәкъ тә шулай. Тәрбия эшенең нигезендә бар яктан тәрбияле булган, илен, телен, халкын яратучы, аның гореф-гадәтләрен саклап калырга омтылучы патриот, илебездә базар мөнәсәбәтләре урнашкан заманда олы тормыш юлында үз урынын таба алырлык шәхес тәрбияләү бурычы ята. Тәрбия эше – күпкырлы һәм катлаулы процесс. Мәктәп, гаилә һәм җәмгыять бергә эшләгәндә генә, заман таләпләренә җавап бирерлек, тормыш авырлыкларын җиңә алырлык, үз максатына ирешә алырдай шәхесләр тәрбияләп булачак. Ә менә бу максатларга ирешү өчен, сез әйтеп киткән халык йолалары, гореф-гадәтләрдән башка милли тәрбияне күз алдына китереп булмый. «Каз өмәсе», «Сөмбелә», Корбан бәйрәме, Ураза бәйрәме, «Аулак өй», «Татар халык җырлары» фестивале, «Гаилә бәйрәме», Сабантуй кебек чараларны даими уздырабыз.

Татарстаннан килгән һәм өлкәбездә, шәһәребездә яшәүче язучыларыбыз, шагыйрьләребез белән даими очрашулар булып тора. Үзе исән чакта Роберт Миңнуллин белән танышып калдык. Күренекле язучы Разил Вәлиев белән дә күңелле очрашу узды. Бүгенге көндә шәһәребездә яшәп иҗат итүче, өлкәбезнең татар язучылары берлеге җитәкчесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Равил Шәфигуллин да – мәктәбебездә көтеп алынган кунак. Һәр очрашуда балаларыбыз авторларның шигырьләрен, әсәрләрен яттан сөйлиләр. Бу очрашулар матур әдәбиятка, телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла. Татарстанның күренекле язучылары белән Казан шәһәрендә оештырылган татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара һәм төбәкара олимпиадалар кысаларында да аралашабыз.

Укучыларыбыз ел саен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган төрле чараларда, конкурсларда, олимпиадаларда бик теләп катнашалар, чөнки бу чараларның барысы да һәрвакыт югары дәрәҗәдә оештырыла һәм үткәрелә. Без моңа сокланабыз. Казанга килгән укучылар һәм укытучылар өчен һәр елны, төрле төбәкләргә таралып яшәгән татарларны аралаштыра һәм берләштерә торган яңадан-яңа, төрледән-төрле кызыклы һәм эчтәлекле чаралар оештырыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы хезмәткәрләре Гөлия Фәргать кызы Мусина һәм Әлфия Гафиятулла кызы Әхәтова, Казан шәһәрендә оештырылган һәр чара турында безгә мәгълүмат җиткереп, төбәкләрдә яшәүче укытучыларны, укучыларны барлап, Татарстаннан читтә гомер кичерүче татарлар өчен җан атып торалар. Укучылар өчен генә түгел, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын да һәр елны мастер-классларда, һөнәри конкурсларда катнаштырып, зур дәрәҗәгә күтәрәләр.

Мәктәп ачылганнан бирле «Карлыгач», «Сандугач» балалар ансамбльләре эшләп килә. Алар, үзләренең чыгышлары белән шәһәр һәм төбәк халкын шатландырып, татар җыр-моңына күмәләр. Дәресләрдән соң укучыларыбызның яртысыннан күбесе безнең уку йорты базасында оештырылган музыка мәктәбендә шөгыльләнә. Милләтебезнең йөзек кашы булган Салих Сәйдәшев, Заһидулла һәм Фәрит Яруллиннар, Нәҗип Җиһанов әсәрләре курай, пианино, скрипка, баян, аккордеон тавышлары аша мәктәбебезнең һәр почмагыннан яңгырап тора.

Шулай ук үз халкыбызга, әдәби телебезгә, тарихыбызга, һәм мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Казан шәһәренең җыр һәм бию коллективлары, Башкортстаннан, Әлмәт, Буа шәһәрләреннән килгән театр артистлары бездә еш чыгыш ясый. Балаларыбыз, аларга карап, үзләре дә татарча спектакльләр, чаралар, концертлар әзерли. Телебезне гореф-гадәтләребезне саклап калу максаты белән Казан, Кырлай, Биләр, Болгар төбәкләрендә урнашкан истәлекле, тарихи урыннарга ел саен сәяхәтләр оештырыла, ә җәй көннәрендә балаларыбыз Казанның «Сәләт», «Идел», «Болгар – туган тел» лагерьларында ял итә.

Быел мәктәбебездә «Шаян ТВ» каналының телевизион блогерлар филиалы ачылды. Бу тантанада каналның баш редакторы Рамилә Сәхәбетдинова үзе катнашты. Укучыларыбыз эфирда мәктәп тормышын, монда үткән очрашулар, бәйрәмнәрне яктыртып бара.

Мәктәбебез үз казанында гына кайнап яшәми. Татарстанның Казан, Нурлат шәһәрләре, Спас, Аксубай, Буа, Апас, Әлки районнарындагы белем учаклары белән хезмәттәшлек итә. Алар белән берлектә төрле семинарлар, конференцияләр оештырабыз, тәҗрибә уртаклашып эшлибез. Бездә гаилә белән эшләүгә дә зур әһәмият бирелә. Һәр эш, һәр башлангыч ата-аналар катнашында уза, шуңа күрәдер дә алар, иренеп тормыйча, үзләренең балаларын шәһәрнең төрле почмакларыннан безгә укырга алып килә. Башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан оештырылган «Гаилә бәйрәме», Өлкәннәр көне уңаеннан «Әбекәй-алтыным – минем иң якыным», Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган очрашулар тирән эчтәлекле булулары белән аерылып тора.

***

Мөлаем йөзле, кешегә игътибарлы, сабыр холыклы, татар дөньясында билгеле шәхес Мөнирә Мәүлет кызы Джумаева күп еллар буе балаларга бөтен күңелен, дәртен, көчен, күңел җылысын бирә, алар турында кайгырта, уйлана, уңышлары өчен куана, шатлана. «Чит илләргә чыксаң, озак торма – гыйбрәт алыр өчен чык икән», –
дип җырлана. Димитровградтагы татар мәктәбенә үрнәк алыр өчен чыгарга кирәк икән. Татарстан мәктәпләренең күп кенә җитәкчеләренә…

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Фотолар Бөтендөнья татар конгрессы рәсми сайтыннан һәм М. Джумаеваның шәхси архивыннан алынды.

Добавить комментарий