Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телне саклап – кинога!

Бүген Халыкара туган тел көне айлыгы йомгакларына багышланган матбугат конференциясе узды.Аның кысаларында 21 гыйнвар – 21 февраль аралыгында үткәрелгән чаралар турында хисап тотылды.«Айлык кысаларынд...

Бүген Халыкара туган тел көне айлыгы йомгакларына багышланган матбугат конференциясе узды.
Аның кысаларында 21 гыйнвар – 21 февраль аралыгында үткәрелгән чаралар турында хисап тотылды.

«Айлык кысаларында 360 лап чара үткәрелде. Барлык районнарның гомуми белем бирү оешмаларында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган конференцияләр, түгәрәк өстәлләр үтте. Китапханәләрдә тематик күргәзмәләр оештырылды, мәктәп музейларында эш активлашты. Республикабызда яшәүче халыкларның мәдәниятен, тарихын яктыртуга юнәлдерелгән бәйгеләр, иҗади кичәләр, Татарстанның сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар, туган тел укытучылары һәм югары уку йортлары җитәкчеләре өчен семинарлар оештырылды. Олимпиада үзәге нигезендә туган тел, әдәбият, Татарстан тарихы буенча республикакүләм олимпиадалар узды, аларда чама белән 1500 кеше катнашты», – дип, ай дәвамында үткәрелгән чараларны санап чыкты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина.

Әлеге айның тагын бер мөһим чарасы булып, «Панорама» Республика халыклары кинофестивален билгеләргә мөмкин.    Ул – ТР Халыклар дуслыгы йорты белән «Татаркино» оешмасының уртак җимеше.
«Әлеге проект – Татарстан халыклары җәмәгатьчелеге һәм төрле ил кинематографистлары кебек ике зур хәрәкәтнең кушылмасы. Фестиваль ел дәвамында барачак. Фильмнар бары тик туган телдә генә яңгырый, тәрҗемәсе субтитрларда күрсәтеләчәк. Барлыгы егермеләп тел катнаша», – дип сөйләде Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.

Туган телне саклауга багышланган чаралар айлыклар белән генә чикләнми, әлбәттә. 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителгәнгә, Мәдәният министрлыгы тарафыннан гына ел ахырына кадәр 148 чара үткәреләчәк, дип көтелә.
Лилия САДРЕТДИНОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ