Тугандаш шагыйрьнең элгәре турында

Моннан кырык-илле еллар элек без, әдәбиятчылар, шуңа игътибар итә башладык: тугандаш казах әдәбиятында тарихи темаларны күтәрү һаман саен куәтләнә бара иде. Әдип-шагыйрьләр, галимнәр үз кавемнәренең үткәннәре турындагы хәлләрне, хатирәләрне яңа буыннарга китереп җиткергән, гореф-гадәтләрен, электән килгән яшәү рәвешләрен саклаган элгәрләренең кылган гамәлләрен бөртекләп барлауны, аларның сурәтле образларын тудыруны үзләре өчен бер мөһим бурыч дип санадылар. Тора торгач аңлашылганча, бик тә дөрес иткәннәр икән. Теге яки бу эшчәнлекнең барлыкка килүенә һәм аның хуплануына булган ихтыяҗ туу аерым төркемнәрнең яки шәхесләрнең теләге белән генә түгел, җәмгыятьтәге гомуми хәл-әхвәлнең торышына да бәйле була. Элеккеге Советлар Берлегендәге мәгълүм борылышның алтмышынчы еллар башындагы иҗтимагый хәлнең йомшарып алуы белән бәйле икәнлеге бүген барыбызга да ачык. Җәмгыяттәге вакыйгалар барышының барометры булган каләм әһелләре бу үзгәрешләрнең киләсен гадәттә иң беренче булып сизәләр. Бу юлы да шулай булды.

Егерменче гасырның күренекле акыл ияләренең берсе Мохтар Ауэзов мисалы да моны ачык итеп раслый. Ул төрки халыклар әдәбиятчыларыннан беренче булып диярлек үз халкының ерак тамырларын барлауга алынды һәм моны киң эпик мәйданда җанлы образларда һәм халык тормышы мохите шартларында сурәтләп бирде. Аның “Абай” ( “Абай юлы”) дигән киң колачлы эпик романы бу өлкәдә башка төрки халыклар язучылары өчен дә бөек үрнәк булды. Безнең Сәрвәр апа Әдһәмова, әсәрнең җылылыгын киметмичә, аны татар теленә күчерде. Шунысы да мөһим, ул аны турыдан-туры казах теленнән тәрҗемә итте. Шуңа күрә татар укучысына оригиналдагы милли үзенчәлекләр, рухи кыйммәтле яклар тулысында диярлек сакланып тәкъдим ителде. Әсәр 1957 елда Татарстан китап нәшриятында сигез меңлек тираж белән басылып чыккан иде. Әмма аңа ихтыяҗ шулкадәр зур булды, өч елдан соң ул ун мең данәдә кабат бастырылды, анысы да тиз арада укучылар кулына күчте.

Бу үрнәк татар язучыларын да рухландырып җибәрде. Н. Фәттах үзенең атаклы тарихи романнарын китап киштәләренә куйды. М. Хәбибуллин җиденче гасырдагы Кубрат хан образын замандашларыбызга якынайтты. И. Нуруллин “Атаклы кешеләр” сериясендә Г. Тукай белән Ф. Әмирханнарны китапларының үзәк геройлары итте. Шуннан соң инде тарихыбызны образлы гәүдәләндерү юнәлешендә В.Имамов, Ф. Латыйфи, Т. Әйди, Ф. Бәйрәмова, А. Хәлим, С. Шәмси һәм башка каләмдәшләребез өлгерлек һәм түземлелек күрсәтте, берсеннән-берсе уңышлы әсәрләр белән әдәбиятыбызны баетты. Соңгы унъеллыкларда М. Әмирханов үзенең каләмен тарих катламнарын барлауга уңышлы хезәт иттерә. Аның Габдулла Тукаебызның әнисе Мәмдүдә абыстайга багышлап әле генә иҗат иткән романы да укучыларның күңелен кинәндерде.

Бүгенге көндә дә тарих катламнарына мөрәҗәгать итү казах әдәбиятында аеруча көн үзәгендә дип беләбез. Бу җәһәттән Ерлан Сыдыков иҗаты аеруча үрчемле. Без аның “Жамбыл”, “Шәкәрим. Бөек дала шәхесләре”, “Көнчыгыш урда” дигән китапларын белә идек. Казахның күренекле шагыйре Абайның тууына 175 ел тулган узган елда аның тагын бер китабы дөнья күрде. Ул “Конанбай” атала, ягъни шагыйрьнең әтисе Конанбай Үскенбваевның тормышын һәм эшчәнлеген сурәтләүгә багышланган. Әсәрнең авторы Казахстанда, алай гына да түгел, күрше-тирә республикаларда да мәгълүм тарихчы галим Ерлан Балташ улы Сыдыков. Күрәсең, ул казахлар өчен яхшы таныш герое турында башкаларның да белүен теләгән, шуңадыр әсәрен турыдан-туры рус телендә язган. Китапның Мәскәүдә “Яшь гвардия” нәшриятында басылып чыгуы да шуның белән аңлатыла торгандыр.

Сүз дә юк, Конанбай Үскенбаев шәхесе, классик шагыйрь Абайның әтисе булуы сәбәпле, әдәбият сөючеләрдә зур кызыксыну уята. Дөрес, ата белән ул М. Ауэзов тарафыннан да, башкаларның әсәрләрендә һәм хезмәтләрендә дә табигый рәвештә берсе икенчесе аша ачылып, моңа кадәр дә сурәтләнә килделәр. Халык язмышына гаять зур тәэсир ясаган әлеге тарихи шәхесләр хакында мондый бәйләнешсез бәян итеп булмый да торгандыр.

Әмма бу очракта әйтергә туры килә, Конанбай ата, аерым алганда да, колачлы әсәр герое булырга лаеклы олы шәхес. Китапның алгы сүзендә автор үзе дә шундый ук караш белдерә. “Аның турында “Абай юлы” дигән бөек роман персонажы буларак түгел, бәлки тормышның үзендә яшәгән шәхес икәнлеген сурәтләп бирү вакыты җитте. Ил тарихындагы шундый билгеле тарихи эшлекленең биографиясен искә алмыйча, милли культура матрицасы формалашу процессын дөрес һәм дәлилле дип санап булмый. Ник дигәндә, һәр мәшһүр шәхеснең үткән юлы – милләт байлыгы”.

Һәр дәвер үзенең тормыштагы урыннары, эш-гамәлләре, холык-фигыльләре белән кабатланмас шәхесләрне һәм исемнәрне тудыра. Алар тарихи барышта халыкның тере символ-билгеләрен тәшкил итүче булып әвереләләр. Әлеге китапта да Конанбай Үскенбаев казах далаларының Россия империясе структурасына керүе чорындагы ыруглык идарәсен гәүдәләндерүче буларак тәкъдим ителә. Бу автор ихтыяры белән генә эшләнми, дөресендә дә Конанбай шундый кеше булган да. Аның барлык уйларында һәм гамәлләрендә казах халкының язмышына һичшиксез уңай тәэсир итә торган мәсьәләләр һәм вакыйгалар төенләнеше чагыла.

Казах шагыйре һәм фикер иясе Абайның әтисе Конанбай Үскенбаев, бабасы Шәкәрим Ходайбирдеевләрнең Е. Б. Сыдыков тарафыннан яктыртылган тормышы казахның ХIХ гасыр тарихы белән аерылгыыз рәвештә бәйләнгән. Шунысын да әйтергә туры килә, татар укучысы биредә гәүдәләндерелгәннәрне кабул итәргә әзер дияргә була. Ник дигәндә, үзебезнең классигыбыз Галимҗан Ибраһимовның “Казакъ кызы” романында без бу кардәшләребезнең ыруглык идарәчелеге шартларындагы яшәеше белән шактый җентекле очрашкан идек. Би сайлау вакытында ыруглар арасындагы киеренке көрәш, моның хәтта, дала кешеләренең шәхси тормышларына һәм мөнәсәбәтләренә килеп чыгып, бу тартышларны тагын да катлауландырып җибәрүе, зур осталык белән тасвирланып, укучыларны әсәрдә сурәтләнгәннәр эченә бөтереп алып кереп китүе, ягъни мавыктыру көченә ия булуы әдәбият галимнәребез тарафыннан бер генә тапкыр икърар ителмәде. Без беләбез, Г.

Ибраһимовның иҗаты зур һәм катлаулы, хәзерге вакытта аның унбиш томлык академик басмасы чыгып килә. Шул кадәр байлык арасында без әйтәбез: татар әдәбияты классигының иң сәнгатьчә камил әсәрләреннән берсе – менә шул “Казакъ кызы” романы. Аның егерменче елларның икенче яртысында һәм шәхес культы хөкем ителгән илленче еллардан соң казах дусларыбыз тарафыннан да бик җылы кабул ителүе дә авторның талантын тану булып тора. Романның казах әдәбиятының гаять талантлы шагыйре Мәгъҗан Җомабаевтан алынган эпиграф белән ачылып китүе үзе бер тирән мәгънәгә ия.

Һәр ике әсәрдә дә үзәккә кеше һәм хакимият мөнәсәбәтләре мәсьәләсе дә куела. Алар буенча нәтиҗә ясаганда, шул ачыклана: би итеп кайсы гына ыру башлагы сайланса да, халык ул шартларда үзенең даладагы яшәешенә өмет белән караудан гаҗиз. Бу нәрсә әсәрдә бөтен ачыклыгы белән күз алдына килеп баса. Байтүрә белән Сарсымбай арасындагы көч сынашу казахларның гомуми тормыш хәлен яхшырту өчен түгел, бәлки үз ыруларының, бигрәк тә шәхси мәнфәгатьләрен кайгырту икәнлеге укучыга бик яхшы аңлашыла. Ике казах түрәсе һәм алар карамагындагы халыкның бер-берсеннән өстен чыгу өчен җан талашуларын ак патша хакимияте өстән генә күзәтеп тора. Ул, гүя, әйтә: тартышыгыз, сугышыгыз, әмма ахыр чиктә барыбер сезнеңчә булмый ул, монда мин ничек телим – шулай булачак! Шул рәвешле, далада ике хөкемдар бар: шәхси-милли рәвештәге каршылыкны Биремҗан әкә юлга салырлык абруйга ия булса, икенче якта халык фикеренә колак салуны үзләре өчен түбәнлек дип санаучы патшаның биредәге түрәләре. Ягъни сәяси җирлектәге карашлар төрлелеген килештерерлек көч гомумән юк. Шуңа күрә моны Калтай кебек явыз, аумакай табигатьле кешеләргә алдашу, яла ягу, ягъни дөреслеккә хилафлык итү юлы белән хәл итәргә генә кала. Ялган белән вакытлыча гына җиңүгә дә ирешергә мөмкин, әмма тарихи барышның дәвамлырак юлында андыйлар барыбер тормыш тарафыннан кире кагылалар. Г. Ибраһимов романыннан килеп чыга торган төп фикер менә шул.

Конанбай Үсенбаев та шушы ыгы-зыгының үзәгендә. Без аның эш-хәрәкәтләрендә “Казакъ кызы”ндагы Биремҗан әкә өлешенә төшкән вазифаларны күргәндәй булабыз. Шәхси тормышыннан бигрәк туган кавеме язмышы турында гамьләнгән зат буларак, ул, гомумиләштереп караганда, милләт атасы булып кабул ителә башлый. Абайның соңыннан иҗатында иң мөһим нәрсәләр турында халык зурлыгындагы мәсьәләләрне күтәреп чыгуы һавадан алынмаган, ул әтисенең күңел дөньясын, уйларын, омтылышларын, изге максатка тартылып кылганнарыннан килеп чыккан. Ерлан Сыдыков шуларны укучыга җиткерү бурычын һәрвакыт исендә тота, сурәтләү барышында Абайның фикер иясе, шагыйрь булып җитлегә баруын әсәрне кабул итүченең күзаллавындагы хәрәкәтен күрсәтүгә ирешә. Менә шушы нәрсә ата белән ул арасындагы мөнәсәбәтләрнең кан белән генә түгел, уртак гамь, фикер һәм гамәл белән дә аерылмас булып береккәнлеген раслауга мөмкинлек биргән. Шөкер, Конанбай, Бирмеҗан әкә кебек, хакимиятле көчләр тарафаннан читкә тибәрелеп калдырырлган зат түгел, ул шушы ыгы-зыгыларның үзәгендә. Ягъни сүзе белән дә, эше белән дә вакыйгаларга тәэсир итү мөмкинлекләренә ия. Шуның белән ул казахларның үзләренә хас яшәү һәм көн итешләренә тәэсир итүдә тарафдарларына таяну юлларын эзли. Монысы, әлбәттә, милләт атасы өчен иң дөрес һәм киләчәге булган юл.

Булачак шагыйрь Абай шуларны күреп, күзәтеп һәм алар белән бәйле хис-тойгыларны кичереп үсә. Болар аның киләчәктәге фикерләү хасиятләренең һәм эчтәлеген, һәм шәкелен билгеләвенең нигезе булып тора. Халык яшәеше бүгеге белән генә бетми, аеруча күзгә ташланган нәрсә шул – ата-бабадан күп гасырлар буе килгән асыл сыйфатлар кире кагыла бара, алдагы буыннарны ни көтә дигән сорау үзәккә куела. Конанбайның уйланулары, борчылулары, аның шул изге нәрсәләрне мөмкин кадәр сакларга тырышып ясалган табигый гамәлләренең төрле киртәләргә юлыга торуы, шуларга каршы ныклы ихтыяр көчен куюы романның эчке җегәрен тәэмин итә. Дөресен әйткәндә, Конанбай Үскенбаев бөек далада яшәүчеләрнең уртак бер акыл иясе, үзе артыннан ияртерлек абруйга ия олуг заты булып гәүдәләнә.

Бер заманда гадәттә өч-дүрт буын бергә яши. Әмма һәр буынның тормышта үз вазыйфалары бар. Өлкәннәр электән килгән, үләренең затлылыгын раслаган гореф-гадәтләрне, яшәү кануннарын яңа шартларда да саклауны тәэмин итүне изге бурыч дип санасалар, яшьрәкләре исә үзләре белән ниндидер яңалыклар алып киләләр. Менә шул традицияләр белән яңалыкларны бергә табигый үрә белү алга барышны тәэмин итә дә инде. Конанбай казах даласы тормышының күнегелгән тәртипләренә заманча үзгәрешләр кертүнең дә кануный хәл булырга тиешлеген аңлаучы буларак гәүдәләнә. Шуңа күрә аның әйткәннәре һәм иң мөһиме гамәлләре һәммәсе өчен абруйлы үрнәк булып хезмәт итә.

Шул рәвешле, Ерлан Сыдыков тудырган Конанбай образы, тарихилыкка тугры калу белән бергә, бүгенгебез өчен дә кыйммәтле сыйфатларга ия булуы белән укучыларны җәлеп итә. Ул төрки кавемнәр даирәсендә, әлбәтә, иң әүвәл казахлар арасында яратып кабул ителер, тиешенчә бәяләнер дип ышанырга тулы нигез бар. Бу, һичшиксез, Е. Сыдыковның гына түгел, гомумән казах әдәбиятының да матур бер казанышы.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН, КФУ профессоры

Добавить комментарий