«Тукай әкиятләре дөньясында» конкурсына эшләр килә

#өйдәкал шигаре безнең бәйгеләребезгә кагылмый. «Тукай әкиятләре дөньясында» конкурсына иҗат җимешләрен кабул итү дәвам итә. Гаилә белән бергәләп рәсемнәр, кул эшләре башкарырга җае да туры килеп тора. Күп укучыларыбыз үзләренең эшләрен электрон адреска юлласа, гадәти почта аша да хатлар килеп тора.

Сез дә вакытны бушка уздырмагыз, дуслар! Өйдә утырганда элемтәләр тагын да якынайсын!

Бәйгенең шартлары белән Нигезләмәдә таныша аласыз.

Добавить комментарий