Тукай музеена рәхим итегез!

«Казанның кайсы җире күңелеңә иң якыны?» – дип сорасагыз, «Тукай урамы», – дип әйтер идем. Гомеремнең сигез елы шушы урамда урнашкан 77 нче йорттагы фатирда үтүеннән бигрәк, шушы урамда сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әдәби музее урнашкан булуы белән кадерле ул. Чөнки Тукай – якташым да әле. Шагыйрьне бу дөньяга биргән Кушлавыч туган авылым – Олы Мәңгәрдән кул сузымында гына. Берара – узган гасырның 80 нче еллары ахырында – алар әле бер колхоз составында иделәр. Шунысы да бар: Олы Мәңгәр Тукаебыз эзләрен кадерләп саклаучы, «Тукай юлы» маршрутына кертелгән авыл да әле.

Ә инде Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеена килгәндә, бинасы ук шагыйребез йөрткән урамның йөзек кашына тиң мәгърифәт учагын хәтерләтә ул. Берара тирәсендә калкып чыккан биек йортлар күләгәсендә тоныкланып калгандай тоела башлаган иде. Ни әйтсәң дә, 1986 елда элеккеге Шамил йортында ачылган музей бинасы иде шул. Бәхетебезгә диик, Татарстан хөкүмәтенең матди ярдәме белән аңа капиталь ремонт уздырылды һәм узган елның 30 августында – Татарстан Республикасы көнендә кабаттан ачылды. Хәзер бу музеебызда – бөтенләй яңа рух, яңа сулыш. Музей бусагасын атлап керүгә үк бар күңелең белән үзеңне Тукай мохитенә килеп кергәндәй хис итәсең. Хезмәткәрләренең йөзләреннән үк Тукай иҗатына, Тукай шәхесенә ихлас мөкиббән булуларын тоемлыйсың. Музей директоры Гүзәл ханым Төхвәтованың киң күңелле, бик тә мөлаем, эрудицияле булуыннандыр ул.

DSC00744

Бар рухы-җаны белән Тукай иҗатына, Тукай шәхесенә мөкиббән галимә ул. Үзе – филология фәннәре кандидаты. Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее тарихында – бишенче директор, әмма хатын-кызлардан – беренчесе. Музей дилбегәсен моңарчы җитәкләгән ир-атларның ышанычлы дәвамчысы. Музейда атна саен татар күңелен җилкендерердәй, үтемле чаралар узып торуында, барыннан да бигрәк, аның тынгысызлыгы, елдамлыгы сәбәпчедер. Әле узган атнада гына күренекле мәгърифәтче Зәйнәп ханым Максудовага багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе уздырган булсалар, бу атнада исә фольклорчы галим, әдип Нәкый ага Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган очрашу кичәсенә җыячаклар. Әле болар өстенә, бу көннәрдә музейда башкалабызның беренче сыйныф укучылары өчен Әлифба бәйрәмнәре уздыру белән дә мәҗ килеп йөри алар. Килгән кунакларга музей буйлап мавыктыргыч экскурсияләр уздыруларын әйткән дә юк!

DSC00757

Бер сүз белән әйткәндә, Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее коллективы Тукай ае дип апрель җиткәнен генә көтеп ятмый. Халкыбызга Тукай рухын иңдерүдә, Тукай шигъриятен пропагандалауда ел әйләнәсе Тукай диеп яши, заман белән бер сулышта иҗат итә. Шуңа да мең тапкыр ишеткәнче бер тапкыр барып күрүең күпкә яхшырак дигән гыйбарәне истә тотып, Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеена килеп, андагы сөекле шагыйребезгә кагылышлы тарихи документлар, мемориаль ядкарьләр белән танышып чыгу җаен тапсагыз, һич кен дә үкенмәссез!

Таһир САБИРҖАНОВ
Расиха ФАИЗОВА фотолары

Добавить комментарий