Тукай музеенда – кунакта

Мәктәбебез статусы буенча рус мәктбе саналса да. укучыларыбызны татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән таныштырып баруны изге максатыбыз дип саныйбыз. Шул максаттан татар театрларына, музейларга да еш йөрибез. Әле шушы арада мәктәбебезнең VI сыйныф укучылары белән бергәләп башкалабыздагы Габдулла Тукай әдәби музеена экскурсиягә бардык. Биредә укучыларыбыз Тукайның кечкенә Апуштан мәшһүр шагыйрьгә кадәр үткән гомер юлы белән якыннан таныштылар. Музейда Тукайның яшәешенә һәм көнкүрешенә нисбәтле экспонатлар: юл кәрзине, түбәтәе, карандаш савыты һ.б. бар. Алар чын мәгънәсендә музейның горурлыгы булып тора. Укучылар белән музей буйлап сәяхәт иткәндә Тукайның тормыш юлы эзеннән атлагандай булдык.
Әйе, Тукайның гомере кыска булса да, иҗат ялкынын да дөрләп торган, ул үзеннән соң күпкырлы шигъри һәм публицистик мирас калдырган. Тукай – татар әдәбияты күгендә генә түгел, ә барча төрки телле халыклар мәдәниятендә якты йолдыз ул. Без музейда аның шигырьләренә, әкият-поэмаларына язылган көйләрне дә тыңлау бәхетенә ирештек.
Теләсә кайсы милләтне милләт иткән ике төп нәрсә бар. Аларның беренчесе – туган тел, икенчесе – милли музыка, милли көй, милли моң. Без боларның барысын да музейда күрдек һәм тойдык.
Г.Тукай белән, нәни Апуш белән, укучыларыбыз сабый чактан ук таныш: шигырьләрен ятлыйлар, әкиятләрен тыңлыйлар. Күпме генә укысаң да алар ялыктырмый, киресенчә, туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияли.
Укучыларыбыз белән музейда булып кайтканнан соң, аның иҗатын тагын да киңрәк итеп күңелгә салып булганлыгын аңладык.
Тукайның тормыш юлы турында сөйләгәндә, музей һәм аның эшчәнлеге белән бәйләп аңлатабыз, аның тормыш юлын һәм әсәрләрен өйрәнгәндә музейдан башка күз алдына китерә дә алмыйбыз. шуңа да укучыларыбыз белән музейда еш булабыз һәм булачакбыз да.Чөнки музей экспонатлары белән әсәрләрен бәйләп аңлату бик отышлы. Бигрәк тә Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре, Ә.Фәйзинең «Тукай» романын укып өйрәнгәндә музей экспонатлары – дәрес өчен иң кирәкле кулланма. Музей буйлап экскурсия барышының Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик очеркындагы вакыйгалар агымы белән аваздаш булуы бигрәк тә отышлы.
Рәмзия МУЛЛАХМӘТОВА, Казандагы 137 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Добавить комментарий