Логотип Магариф уку
Цитата:

Туймазы театры артистлары — Казанда

5,6,7 ноябрь көннәрендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында Туймазы Татар дәүләт драма театры гастрольләре үтәчәге мәгълүм булды. Бу хакта журналистларга мул итеп театрның...

5,6,7 ноябрь көннәрендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында Туймазы Татар дәүләт драма театры гастрольләре үтәчәге мәгълүм булды. Бу хакта журналистларга мул итеп театрның директоры Фирзат Габидуллин белән баш режиссеры Илнур Муллабаев сөйләде.
Туймазы иҗатчылары Татарстан башкаласы тамашачыларына өч спектакль: Хәбибулла Ибраһимовның “Җизнәкәй”, Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” һәм Әнгам Атнабаевның “Игезәкләр” дигән спектакльләрен тәкъдим итәргә җыеналар. Гастрольләр бүген кич Х. Ибраһимовның “Җизнәкәй” музыкаль комедиясе белән башланып китә. Әсәрдә барган барлык вакыйгалар авылдан шәһәргә бәхет эзләп килгән Гыйззәт исемле егет тирәсендә куертыла. Гыйззәт шәһәрдә эш табып кына калмый, аңа бай кызына өйләнү мөмкинлеге ачыла. Авылда сөйгән ярының кайтуын көтеп калган сылуына тугры калырмы егет? Ни кадерлерәк: саф мәхәббәтме, әллә байлыкмы? Сорау заманына күрә бик тә актуаль. Аңа төгәл җавапны тамашачы бүген спектакль карага килгәч табар дип уйлыйбыз. Рәхим итегез!
Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: театр-туймазы.рф

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ