Логотип Магариф уку
Цитата:

Тынгы белмәс ветеран мөгаллимә Рәисә Муллахмәтова

Безнең Мамадыш районы территориясе буйлап агучы Шыя елгасының озынлыгы күпме дисезме? 65 км икән. Кем үлчәгәнме? Рәисә Абдулла кызы Муллахмәтова һәм аның укучылары. Өстәмә белем бирү системасының 100...

Безнең Мамадыш районы территориясе буйлап агучы Шыя елгасының озынлыгы күпме дисезме? 65 км икән. Кем үлчәгәнме? Рәисә Абдулла кызы Муллахмәтова һәм аның укучылары. Өстәмә белем бирү системасының 100 еллыгы уңаеннан өстәмә белем бирү өлкәсендә хезмәт куйган ветеран педагогларны барлыйбыз икән, бу исемлектә аның исеме дә лаеклы урын били. Районның кайсы гына мәктәбендә эшләсә дә, түгәрәк җитәкчесе булып эшләү аның дәресләр укыту белән бәйле педагогик эшчәнлегенең икенче яртысы була. Төп белгечлеге география укытучысы булганлыктан экология түгәрәге дә, тарих укытуы сәбәпле төбәкне өйрәнү түгәрәге дә ят булмый аңа. Икесен бергә бәйләп, укучыларны үз артыннан ияртеп йөри Рәисә Абдулловна. Югары Сон мәктәбендә эшләгәндә ул укучылары белән өч көнгә Шыя елгасы бассейнына карый торган тарихи урыннар буйлап чыгып китә. Ни җитте ир-ат та өчәр көнгә чыгып китми хәзер. Кумырыкта эшләсәме, Кече һәм Югары Сондамы, Түбән Сондамы –мондый походларны әле дә хәтерли аның элекке укучылары. Рәисә Абдулла кызының эш кредосын болай аңлатыр идем мин: максаты – укучыларга дөньяның зурлыгын, тормыш матурлыгын күрсәтергә тырышу; сызылып таң атканда сайраган кошлар тавышын ишеттерү; урман юлы буенда оялаган кырмыскаларның яшәү өчен ничек тырышканнарын күрсәтү; чишмә суларын учлап эчкәндә укучыларның нәни йөрәгендәге шатлыкны сиземләү. Адәм балалары – табигать балалары. Шуңа да табигать кочагында йөртергә, урман шавын, кошлар сайраганын, чишмәләр җырлаганын, яңгыр яуганын яратырга өйрәтте ул аларны.
Кече Сон мәктәбендә Яруллиннарга багышлап музей ачкан вакытта, туган як буенча материаллар туплауда да, үзенең шәкертләре белән беренче була мөгаллимә. Яруллиннар иҗатын тирәнтен өйрәнеп, «Авылыбызның моң чишмәләре» исемле музыкаль монтаж эшләп, аны республика матбугатында бастыра.
Кече Сон яклары үзләре сирәк бара торган, каралмаган, чистартылмаган, күпләргә билгеле дә булмаган, урман эчендә урнашкан «Зәңгәр күл» исемле күлне табып, укучылары белән чистартып кайталар.
Туган төбәк тарихы буенча күпьеллык өйрәнүләр нәтиҗәсендә тупланган материал авторларының берсе Рәисә Абдулла кызы булган. Аның бу язмалары районыбызның туган якны өйрәнүчеләре өчен әзерләнгән «Мамадыш төбәге тарихы» методик кулланмасында урын алган.
Тырыш хезмәт төрле дәрәҗәдәге хөкүмәтебез бүләкләре белән бәяләнгән. Аларның барын да санап чыгу мөмкин дә булмас иде. Ветераныбыз лаеклы ялда булса да, ул әле һаман да кул кушырып утырмый. Төбәк тарихын барлау буенча эшчәнлеген дәвам иттерә. Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан «Ак калфак» оешмасының Мамадыш районы бүлеген җитәкләүне дә аңа тапшырганнар. Чөнки нигә генә тотынса да башкарып чыгачагын беләләр.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Балалар һәм яшүсмерләр йортының өстәмә белем бирү педагогы, «Туган якны өйрәнүчеләр» берләшмәсе җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ