Логотип Магариф уку
Цитата:

Уку йортларында татар теле бармы?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың кайбер уку йортларында татар телендә белем бирү югалу турында ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов белдергән сорауны тикшерәчәк. Моның турында “Би...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың кайбер уку йортларында татар телендә белем бирү югалу турында ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов белдергән сорауны тикшерәчәк. Моның турында “Бизнес-онлайн” порталына ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Татар теле бөтенләй юкка чыккан уку йортлары бар. Бу махсус эшләнгән эш түгел, әлбәттә. Әйтик, КНИТУ-КАИның инженерлык лицей-интернатында, минемчә, бөтенлән татар теле юк, уку 7 сыйныфтан булса да. Мондый хәл ни өчен килеп чыга һәм без моңа ничек тә булса йогынты ясый алабызмы?"- дип сорады Әминов министрдан республика парламенты утырышында.
«Сез сөйләгән хәлне, һичшиксез, тикшерербез, чөнки татар, рус һәм башка телләр ата-аналар гаризасы буенча сайлап алына. „Мәгариф турында“гы законның 11 һәм 14 маддәләрендә туган телләр буенча барысы да язылган. Телибезме, юкмы, телне гариза буенча сайлыйбыз», — диде Һадиуллин.
Министр шулай ук республика дәреслекләр белән тулысынча тәэмин ителгән, дип белдерде.
«Ел саен республика Президенты һәм Министрлар Кабинеты дәреслекләр сатып алуга 400 млн сумнан артык акча бүлеп бирә, шулай ук уку әсбаплары һәм аларның исемлекләре яңартыла, — дип ассызыклады ТР Мәгариф һәм фән министры.
Әминов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә 1-10 сыйныф укучылары өчен татар телендә дәреслекләрнең тулы линейкасы юк. 1-9 сыйныфлар өчен әдәбият бар, әмма уку әсбаплары 2016 елда барлыкка килгән федераль исемлеккә кертелмәгән.
«Хәзерге вакытта 1-4 сыйныфлар өчен дәреслек эшләнгән, без хәзер аны апробациялибез. Ә 10-11 сыйныф укучылары сайлап алган дәреслекләр сатып алынган», — диде Һадиуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ