Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларыбыз кулланучы хокукларын ни дәрәҗәдә белә?

Товар җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында һәрвакыт көрәш бара кебек. Берсе алдарга, икенчесе алданмаска, сатып алынган товардан максимум файда алырга тырыша. Тик тормыш булгач, алданган чаклар...

Товар җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында һәрвакыт көрәш бара кебек. Берсе алдарга, икенчесе алданмаска, сатып алынган товардан максимум файда алырга тырыша. Тик тормыш булгач, алданган чаклар да булырга мөмкин. Хәләл акчаңны түләп алган товар яраксыз, кимчелекле булса – ни эшләргә? Нәкъ шундый вакытта сине яклардай РФнең «Кулланучы хокуклары турында»гы Законына мөрәҗәгать итәргә тиеш буласың. Тик бөтен кеше дә бу законны беләме соң? Югары сыйфатлы товар сатып алуга, сатып алынган товарның сәләмәтлек һәм тормыш өчен куркынычсыз булуына хокукларыбыз бар икәнен барыбыз да беләбезме соң?
Шушы закон белән балаларны яшьтән таныштыру максаты белән Татарстан Республикасынын Дәүләт алкоинспекциясе инде җиденче ел рәттән VIII – XI сыйныф укучылары арасында республикакүләм олимпиада уздыра. Олимпиада өч турда уздырыла. Беренче турда укучылар онлайн рәвештә тестлар чишә. Быел әлеге олимпиаданың I турында 10 меңләп укучы катнашты. Ләкин икенче турга шуларның 900 дән артыграгы гына чыга алды. Икенче турда укучыларга иҗади эш башкарырга кирәк иде. Бирелгән темаларның берсенә эссе язды алар. Шуннан соң өченче турда катнашучылар сайлап алынды. Алар 90 лап кына калган иде инде.
Шулар арасында безнең Урта Кирмән урта мәктәбе укучысы Гөлинә Фәрхуллина да бар иде. Өченче турны ике шәһәрдә бүлеп уздырдылар: Кама аръягы районнары катнашучыларын – Түбән Камага, Казан тирәсе районнарын Казан шәһәренә җыйдылар. Түбән Камадагы олимпиада химиклар каласының 37 нче мәктәбендә узды. Һәр катнашучыга бүләкләр тутырылган сумкалар әзерләнгән иде. Мәктәп кафесында иртәнге чәйдән соң олимпиданың тантаналы ачылышы узды. Ачылыштан соң укучылар махсус бүлмәләргә III турның беренче этабы биремнәрен башкарарырга китте. Кыска гына вакыт эчендә Законны белүне тикшерергә корылган тестлар чиште алар.Тиешле балл җыя алган укучылар  өченче турның икенче этабы биремнәрен эшләргә тиеш булды. Бу этапта укучылар жюри әгъзалары – юристлар, икътисадчылар, укытучылар белән әңгәмә кордылар.

Гомуми нәтиҗәләр олимпиаданың III туры Казан шәһәрендә дә узганнан соң ясалачак.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ